учитель татарского языка и литературы

МБОУ “Больше-Ошняковская ООШ”

Рыбно-Слободский муниципальный район

Республика Татарстан.

(на татарском языке)

Источник вдохновения (на татарском языке).

Нечкә күңелле, мәгърифәтле җаннар яшәгән урында җыр туа, шигырь туа, шагыйрь – язучылар туа. Вакыйф Нуруллин, Әхәт, Рәкыйп, Ринат Гаффарлар, Фоат Гайсин, Ильяс Гарипов, Илшат Хәлиуллиннар кебекләр туа. Алар юкка гына әдәбият-сәнгатькә гашыйк булып үсмәгәннәрдер. Әллә суы шифалы, әллә башка хикмәт бар. Язучылар, шагыйрьләр туып кына тора авылыбызда. Авылыбызның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре аша әдәбиятыбызга үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.

Без бик бәхетле: безнең киңәш бирерлек, уңышларыбызны, беренче җимешләребезне күреп сөенерлек кешеләребез бар. Ә бу бәхет түгелмени? Бервакытта да туган туфракка, туган якка, иҗат дөньясына бәйләп торучы буыннар җебе өзелмәсен иде!

Әйе, буыннар җебе нык булырга ошаган. Иҗат дөньясында яшь иҗатчыларыбыз да сер бирергә уйламый. Әтисе ярган юлдан туры гына атлап баручы Сөмбел Гаффарова, Алинә Бикмуллина, Гөлназ Гарипова, Сиринә Бәдретдинова – мәгърифәтле төбәгебезнең лаеклы дәвамчылары.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Татар театры сәхнәсендә Әшнәкле Ирек Хафиз – зәвыклы сәхнә тотучыларыбызның берсе.

Баладагы беренче сәләтне, беренче омтылышны үстерергә, ныгытырга кирәк. Ә бу тулысы белән мәктәпнең татар әдәбияты укытучылары өстенә төшә. Зур юллар кечкенә сукмактан, беренче адымнардан башлана бит. Олы юлга чыкканчы, укучыларым матур әдәбият әсәрләрен укырга өйрәнергә, ялгышлардан сакланырга, гүзәл табигатебезнең матурлыгын күрә белергә, үзләренең күзәтүләрен энҗе бөртекләре кебек кәгазьгә төшерә белергә тиеш. Укучыларым белән табигать кочагында үткәргән мизгелләребез – йөрәк түрендәге иң истәлекле ядкарь. Төрле үләннәр салып, самоварда чәй кайнатып эчүләр, учак янында хыялланулар дисеңме – барысы да хәтер сандыгыбызның иң түрендә. Беребезгә дә сер түгел: авыл баласының да, әти-әнисенең дә һич кенә дә шәһәргә барып, аның истәлекле урыннары белән танышып йөрергә вакыты да, бәлки теләге дә юктыр. Бу нисбәттән, мин, әдәбият укытучысы буларак, өлкән сыйныф укучыларын меңьеллык Казан һәм аның истәлекле урыннары белән таныштырырга бик теләп алып барам. Бергәләшеп Бауман урамында йөрибез, Кол Шәриф мәчетендә булабыз, ә кичен исә К. Тинчурин театрына юл алабыз. Ник дисәң, сере бар: анда ирле-хатынлы авылдаш артистларыбыз – Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовлар эшли. Эх, рәхәт соң зур сәхнәдә үз авылыңнан чыккан артистларның уенын карап утыру. Читтән генә күзәтеп утырам: укучыларымның күзләрендә горурлану да, әзрәк мактану да бар. Соңыннан олы сәхнәгә менеп артистлар белән фотога төшү тагын да куаныч өсти. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: рухи байлык җыеп кайткан баланың үз-үзен тотышы бер башка югары була. “Күп йөргән – күп белгән”, диләрме әле? Күзләр очкын белән тулы, сөйләр сүзләр бихисап, уй-фикерләрнең иге-чиге юк. Шуңа да укучыларым һәртөрле район, респулика бәйгеләрендә һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар, ышанычлы чыгыш ясыйлар. 2010-11 нче уку елында 9 нчы сыйныф укучысы Сәлахетдинова Гөлназның татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында 2 нче урынны яулавы – шуның ачык мисалы.

Әдәбият дәресләрендә сыйныф белән китапханәгә йөрү матур гадәткә әйләнде. Гадәттә хәзерге компьютер балаларының китап укырга вакыты да, теләге дә юк. Ләкин нинди генә компьютер технологиясе дә рәхәтләнеп китап уку ләззәтен алыштыра алмый. Бүгенге көндә өлкән сыйныфларымда Зифа Кадырованың “Сагынырсың – мин булмам” повесте кулдан-кулга күчеп йөри.

Ни кызганыч, бертуктаусыз рекламаланган “тамашалар” алгы планга чыгып, матур әдәбиятны бик нык кысрыклады. Бүген китап укучылар саны азаю күзәтелә. Мәктәп укытучысы, ата-аналар алдына яшь буынга сүз сәнгате йогынтысын саклап калу проблемасы килеп басты. Бу һәрберебезне борчый, уйландыра, укучыларны матур әдәбиятка якынайту юлларын эзләргэ этәрә.

Безнең Балык Бистәсе – иҗади шәхесләр төбәге. Укучыларга әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә якташлар һәм авылдаш язучылар иҗаты гаять мөһим урын алып тора. Әсәрләрендә үз ягының елга-күл, урман атамаларын очрату күңелдә кызыксыну уята һәм турыдан туры әсәргә кереп китәргә юл ясый. Күңелдә туган күпсанлы сорауларга, икеләнүләргә туган җир җылысы салынган әдәби әсәрдә җавап яисә шул турыда тирәнтен уйлану таба икән, укучы андый иҗатка битараф кала алмый. Кызыксынып уку һәм үз фикерләре белән уртаклашу теләге дә уяна.

Ә укымаган кешедә фикер булмый. Ә үз фикерең булу бик кирәк. Бигрәк тә бердәм дәүләт имтиханына әзерлек шартларында С вариантын башкарган вакытта үз дәлилен, үз фикерләрен булмаса, эшең харап. Район олимпиадасы һәм бердәм дәүләт имтиханы эшләрен тикшергән вакытта хәйран каласың: укучыларның фикерләү сәләте сай, автор тарафыннан куелган проблеманы таба алмый, үз дәлилен китереп анализлау аксый, еш кына бөтенләй читкә китү күзәтелә.

Шушы мәсьәләләрне күзаллаган хәлдә, мин әдәбият дәресләрендә соңгы вакытта нәшер ителгән әдәби әсәрнең кызыктырырлык матур өлешләрен алам(авторын күрсәтәм) һәм С вариантындагы кебек сораулар куям. Берьюлы ике көймәнең койрыгын тотам. Беренчедән, әдәби әсәр укытуга кызыксыну тудырыла, икенчедән, укучыдан автор текстында күтәргән проблемаларны аңлап уйлануы, үзенчә дәлилләп бирүе сорала. Өченчедән, татар әдәби теленең сүз байлыгы һәм грамматикасын яхшы белүе, иҗатка сәләте барлыгын күрсәтү дә бик кирәк.

Әйе, без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән “укырга” өйрәтергә тиешбез. Юкка гына Галимҗан Ибраһимов:”Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысыдыр”, - димәгән шул.