Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

РАСПОРЯЖЕНИЕ

БОЕРЫК

2010 ел, 1 февраль

б-158

г. Казань

«Хайваннар дөньясы турында» Федераль законның 36, 37 статьялары нигезендә:

1. Җаваплылыгы чикләнгән «Забава» җәмгыятенә Питрәч муниципаль районында урнашкан «Забава» аучылык хуҗалыгының 6050 гектар мәйданлы территориясен, акваториясен бу боерыкка теркәлгән кушымтада күрсәтелгән чикләрдә 49 елга хайваннар дөньясы объектларыннан аучылык максатларында файдалану өчен бирергә.

2. Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенә:

җаваплылыгы чикләнгән «Забава» җәмгыятенә хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануга озак вакытлы лицензия бирергә;

җаваплылыгы чикләнгән «Забава» җәмгыятенә территорияләрне, акваторияләрне хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану өчен бирүгә шартнамә төзүне билгеләнгән тәртиптә тәэмин итәргә.

3. Бу боерыкның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенә йөкләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Миңнеханов