Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2010 ел, 30 декабрь

1140

г. Казань

Белем бирү учреждениеләрен башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт бюджет белем учреждениесен урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә кушу юлы белән үзгәртеп оештыру турында

Татарстан Республикасының һөнәр белеме бирү учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү һәм квалификацияле эшчеләрне һәм белгечләрне өзлексез һөнәри әзерләүне оештыру, ике дәрәҗәле һөнәр белеме бирү программаларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләү сыйфатын күтәрү, кадрлар әзерләү күләмнәрен арттыру һәм хезмәт ресурсларыннан тагын да нәтиҗәлерәк файдалану максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Кукмара муниципаль районының белем бирү учреждениеләрен башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт бюджет белем учреждениесен урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә кушу юлы белән үзгәртеп оештыру турындагы тәкъдимнәрен кабул итәргә.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

2. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына:

башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт бюджет белем учреждениесен һәм урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесен үзгәртеп оештыруга бәйле чаралар үткәрүне тәэмин итәргә;

башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт бюджет белем учреждениесенең укучылар контингентын ата-аналары (аларның законлы вәкилләре) ризалыгы белән, башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт бюджет белем учреждениесендә тудырылган шартларны һәм уку-укыту программаларын саклап, урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә күчерергә;

эштән азат ителә торган хезмәткәрләргә гарантияләр һәм компенсацияләр бирүне хезмәт турындагы законнар нигезендә тәэмин итәргә;

башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт бюджет белем учреждениесенең оператив идарә хокукында урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә тапшырылырга тиешле мөлкәте исемлеген Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына кертергә;

бер ай эчендә:

Урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесе уставына тиешле үзгәрешләр кертергә;

урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесе өчен гамәлгә куючы йөкләмәсенә тиешле үзгәрешләр кертергә;

урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесендә белем алучылар әзерләнәчәк белгечлекләр исемлеген билгеләргә.

3. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесе уставына тиешле үзгәрешләр керткәннән соң урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә түбәндәгеләрне беркетергә:

урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесе эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, шәһәр тибындагы Кукмара поселогы, Рабочий переулок урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан, элек башлангыч һөнәр белеме бирүче «39 нчы һөнәр училищесы» дәүләт автоном белем учреждениесенә элек оператив идарә хокукында беркетелгән Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен (шул исәптән аеруча кыйммәтле мөлкәтне) бер ай эчендә урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә оператив хокукында;

урта һөнәр белеме бирүче «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном белем учреждениесенә беркетелә торган күчемсез мөлкәт объектлары биләгән, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, шәһәр тибындагы Кукмара поселогы, Рабочий переулок урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген бер ай эчендә даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында.

4. Гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен үтәвен финанслар белән тәэмин итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Автоном учреждениеләрнең дәүләт йөкләмәсен үтәвен финанс тәэмин итү кагыйдәләрен раслау турында» 2007 ел, 23 апрель, 139 нчы карары белән расланган тәртиптә гамәлгә куючы йөкләмәсеннән һәм ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән раслана торган башлангыч һәм урта һөнәр белеме бирү белгечлекләре буенча финанс чыгымнары нормативларыннан һәм мөлкәтне карап тоту нормативларыннан чыгып гамәлгә ашырыла, дип билгеләргә.

5. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына «2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2009 ел, 15 декабрь, ТРЗ-64 нче Татарстан Республикасы Законына тиешле үзгәрешләр кертү хакында билгеләнгән тәртиптә тәкъдимнәр кертергә.

6. Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2010 елга Татарстан Республикасының башлангыч һөнәр белеме учреждениеләре мөлкәтен карап тоту нормативларын һәм финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» 2009 ел, 31 декабрь, 942 нче һәм «2010 елга Татарстан Республикасының урта һөнәр белеме учреждениеләре мөлкәтен карап тоту нормативларын һәм финанс чыгымнары нормативларын раслау турында» 2009 ел, 31 декабрь, 944 нче карарларына аларны бу карарның 1 нче пунктына яраклаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү хакындагы карар проектын билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карауга кертергә.

7. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры