Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2009 ел, 19 июнь

396

г. Казань

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәсьәләләре» 2005 ел, 6 июль, 325 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәсьәләләре» 2005 ел, 6 июль, 325 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

3.3.14 нче пунктның унҗиденче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итү федераль органының Татарстан Республикасы буенча территориаль органы төзи торган аукцион комиссияләре яки конкурс комиссияләре утырышларын әзерләүдә һәм үткәрүдә законнарда билгеләнгән тәртиптә катнаша;»;

3.3.14 нче пунктка түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:

«Татарстан Республикасы территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар ятмалары булган җир асты байлыклары кишәрлекләрендә яки җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрендә гомумтаралган файдалы казылмаларны геологик өйрәнүгә, эзләүгә һәм чыгаруга яки гомумтаралган файдалы казылмаларны эзләүгә һәм чыгаруга хокук бирү өчен аукционнар оештыра һәм үткәрә;».

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Мићнеханов