КАБИНЕТ МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
| ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ | ||||
| ||||||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ | КАРАР | |||||
2011 ел, 16 март | № | 192 | ||||
г. Казань | ||||||
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы төбәк яки муниципальара әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буйлап авыр йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чаралары китерә торган зыян күләмен билгеләү турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер норматив хокук актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 ел, 2 сентябрь 699 нчы карарына үзгәреш кертү турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Респуб-ликасында гомуми файдаланудагы төбәк яки муниципальара әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буйлап авыр йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чаралары китерә торган зыян күләмен билгеләү турында һәм Татарстан Респуб-ликасы Министрлар Кабинетының кайбер норматив хокук актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 ел, 2 сентябрь 699 нчы карарына түбәндәге үзгәрешне кертергә:
әлеге карарга теркәлгән кушымтаның 2 нче таблицасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2 нче таблица
Транспорт чарасының һәр күчәренә төшә торган рөхсәт ителгән иң чик күчәр авырлыклары күрсәткече арттырылганда китерелә торган зыян күләме
Транспорт чарасы күчәренә төшә торган күчәр авырлыклары рөхсәт ителгән иң чик күрсәткечтән арту | Зыян күләме, 100 километрга сум |
10 процентка кадәр | 925 |
10 проценттан 20 процентка кадәр | 1120 |
20 проценттан 30 процентка кадәр | 2000 |
30 проценттан 40 процентка кадәр | 3125 |
40 проценттан 50 процентка кадәр | 4105 |
50 проценттан 60 процентка кадәр | 5215 |
60 проценттан артык | аерым исәп-хисап буенча* |
* Зыян күләмен хисаплау транспорт чарасының һәр күчәренә төшә торган күчәр авырлыклары рөхсәт ителә торган иң чик күрсәткечләрдән артып киткәндә зыян күләме күрсәткечләрен математик экстраполяцияләү ысулын кулланып гамәлгә ашырыла.».
Татарстан Республикасы
Премьер-министры




