Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто
- 30% recurring commission
- Выплаты в USDT
- Вывод каждую неделю
- Комиссия до 5 лет за каждого referral
Занков системасы белән татар теле дәресе.
Укытучы: I квалификацион категория.
Тема. Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары.
Максат.
1. Башлангыч сыйныф укучыларында фигыль сүз төркеме төшенчәсен формалаштыру өчен шартлар булдыру.
Бурычлар.
- Проблеманы күрү, аны тәгъбирләү, тикшерүгә максат кую.
- Эш барышын планлаштыру, нәтиҗәсен чыгару.
- Тикшерү нәтиҗәләрен анализлап йомгак чыгару.
- Анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү аша фикерләүне үстерү.
- Фикерләүне белдерү мөнәсәбәтләрен, ихтыярлылык сыйфатларын формалаштыруны дәвам итү.
Җиһазлау.
Компьтер, экран, видеопроектор, слайдлар; рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары, 1-11 сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел; . Татар теле, рус телендә белем бирүче дYртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек, Казан ''Мәгариф'' нәшрияты, 2008 ел.
ДӘРЕС ПЛАНЫ
I. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
II. Өйрәнгән белемнәрне актуальләштерү.
Табышмаклар әйтү, җавабын табу
1. Үзе йөзә - чылбыр тезә. (Каләм) 1 нче слайд күрсәтелә.
- Табышмакның җавабын нинди сүзләргә карап белдегез? ( Йөзә, тезә)
- Мин ул сүзләрне тактага язам.
2. Аннан һәркем белем ала,
Тик ул бер дә ярлыланмый,
Тирән белемле булып кала. (Укытучы) 2 нче слайд күрсәтелә.
- Сезнеңчә, укытучы нинди ул? Сезнең иң яхшы җавапларыгызны мин тактага язам (Белемле, акыллы)
- Табышмакларның җавапларын да тактага язам. ( Укытучы, каләм)
- Ә хәзер бу сүзләрне тагын бер кат укыйк.
- Аерым билгеләренә карап бу сүзләрне төркемнәргә бүлеп языгыз. (Сүзләрне өч төрле сүз төркеменә бүлеп язарга була)
II. Язганнарны тикшерү. (Укытучы тактага сүз төркемнәре исеме язылган плакатлар элә: исем, сыйфат)
- Такта янына ике укучы чыга сүзләрне төркемнәргә бүлеп яза.
- Һәр сүз төркеме турында нәрсә беләсез? Шуның турында сөйләгез.
- Ә хәзер, әйдәгез тикшерәбез, сүзләр төркемнәргә дөрес бүленгәнме икән? (һәр сүзне тикшерәбез.)
Каләм – исем, предметны белдерә, нәрсә? соравына җавап бирә.
Укытучы – исем, предметны белдерә, кем? соравына җавап бирә.
Белемле – сыйфат, предметның билгесен белдерә, нинди? соравына җавап бирә.
Акыллы – сыйфат, предметның билгесен белдерә, нинди? соравына җавап бирә.
- Ә ни өчен бу сүзләрне (йөзә, тезә) бер төркемгә дә кертмәдек? (Без аларны кайсы сүз төркеменә кертергә белмәдек, чөнки алар исем, сыйфат сүз төркемнәренә кермиләр)
- Ә хәзер бу сүзләрне тагын бер кат укыгыз.
- Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
- Без аларны ничек атарбыз икән? (Гомумиләштереп әйтеп карыйлар)
IV. Дәреснең максатын хәбәр итү.
- Фигыль турында якыннанрак танышыр өчен мин сезгә түбәндәге планны тәкъдим итәм. Без сезнең белән бергәләшеп тикшерү үткәрәбез. (План тактада язылып куелган)
План
1. Нәрсә ул – фигыль?
2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
3. Фигыль нәрсәне белдерә?
- Хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз. (Укучылар җөмләләр төзиләр)
- Укучылар, без бу сүзләрне үзебезнең сөйләмебездә кулландык. Димәк, бу нинди сүзләр соң? Нәрсә ул – фигыль?
Балалар нәтиҗә чыгара: фигыль – сүз төркеме. 3 нче слайд күрсәтелә.
- Укучылар, без сезнең белән планның беренче соравына җавап таптыкмы? Үзегезнең мисалларыгызны китерегез.
- Ә хәзер мин планның икенче соравын укыйм. Һәм без сезнең белән кечкенә генә диктант язып карарбыз.
Ямьле яз җитте. Якты кояш җылыта. Карлар эри. Тиздән җырчы кошлар кайтыр.
Ял минуты, күзләргә зарядка ясау.
- Шушы ук җөмләләр тактада да бар. Ә хәзер дөрес яздыгызмы икән, тикшереп карагыз.
- Бер укучы тактага чыга һәм исемнәрне табып астына бер сызык сыза. ( Укучы тактада эшли)
- Сез аның фикере белән килешәсезме?
- Икенче укучы сыйфатларны табып астына дулкынлы сызык сыза.
- Сез аның фикере белән килешәсезме?
- Җөмләләрнең калган сүзләренә сорау куеп карагыз. (Укучылар сорау куялар)
Балалар нәтиҗә чыгара: фигыль нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирә. 4 нче слайд күрсәтелә.
- Ә хәзер өченче сорауга җавап эзләп карыйк. Фигыль нәрсәне белдерә?
Укучылар үзләренең эзләнүе һәм укытучы ярдәме белән нәтиҗә чыгаралар: фигыль предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә. 5 нче слайд күрсәтелә.
V. Үзләштергән белемнәрне тикшерү.
- Без планның барлык сорауларына да җавап бирдек. Ә хәзер, әйдәгез, шушы җаваплардан файдаланып бер уртак кагыйдә төзибез. Аның өчен тагын бер кат сорауларны укыйбыз һәм килеп чыккан кагыйдәгә игътибар итәбез.
Укучылар укыйлар:
Фигыль – сүз төркеме. Ул нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирә, предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә. 6 нчы слайд күрсәтелә.
VI. Хәзер бераз шаярып алсак та буладыр.
Укытучы таба, кара, җәя, ага, яра сүзләрен әйтә. Укучылар аларны кертеп җөмләләр төзиләр һәм ул сүзләрнең нинди сүз төркемнәрен белдерүен билгелиләр.
VII. Йомгаклау. Өй эше бирү.
- Сез кайсы өй эшен алырга телисез?
Фигыль турында әкият уйларга.
Фигыльнең портретын ясарга.
- Берсен сайлап языгыз.
- Укучылар, без алдагы дәрестә нинди тема өйрәнербез дип уйлыйсыз?
- Фигыльне өйрәнүебезне дәвам итербез дип уйлыйбыз.
Гарданова Халима Вазировна, учитель татарского языка и литературы, 1 категория.
Урок татарского языка по теме “Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары”, 2 класс, татарская группа.
Муниципальное образовательное учреждение «Средняя (полная) общеобразовательная школа №9 с углубленным изучением отдельных предметов» Елабужского муниципального района
РТ, , кв. 6,
Адрес электронной почты


