Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто
- 30% recurring commission
- Выплаты в USDT
- Вывод каждую неделю
- Комиссия до 5 лет за каждого referral
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе



( 9 – класста алгебра дәресе)
Төзеде: Бөрбаш урта мәктәбенең математика укытучысы
2009 ел
Максат:
Белем бирү: икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы ярдәмендә мәсьәләләр чишүне өйрәтү;
Шәхесне үстерү: математик белемнәрнең гамәли эшчәнлектә әһәмиятле булуын күрсәтү; логик фикерләүләрен, исәпләү күнекмәләрен үстерү;
Тәрбия бирү: информацион технологияләр кулланып, укучыларда математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проекцион аппарат, презентация “Икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы ярдәмендә мәсьәләләр чишү”.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Дәресне башлыйбыз. Бүген-ге дәрестә без узган дәрес материалларын кабатлап ныгытырбыз һәм яңа кү-некмәләр дә булдырырбыз. Әйдәгез, өйгә эшне тикшереп алыйк әле. (Өйгә эш тикшерелә)
2. Телдән күнегүләр. (математик диктант итеп эшләтергә дә мөмкин)
а) Менә бу нокталар, укучылар, координаталар яссылыгының кайсы чи-рекләрендә урнашкан икән? Шуларны дөрес итеп урнаштырыйк әле. А(3;7); В( -5; 4); С( -3; -6); Д(1; -6). (Нокталар чирекләргә шудырып урнаштырыла)
б) (1; 0) саннар пары кайсы тигезләмәнең тамыры булып тора?
х2 + у = 1; ху + 3 = х; у(х + 2) = 0;
в) 3х2 – 5 х = 0 тигезләмәсенең тамырлары кайсы булыр?
а) х1 = 0; х2 =
б) х1 = 0; х2 =
в) х1 = 0; х2 =
г) х1 = 0; х2 = ![]()
г) у үзгәрешлесен х үзгәрешлесе аша күрсәтегез (туры килгән җаваплар билгеләнә)
1) ху = 4; 2) 3х – у = 1; 3) 4х – 2у = 6; 4) х2 + у – 5 = 0.
а) у = 5 – х2; б) у = 3х – 1; в) у =
; г) у = 2х – 3.
II. Яңа дәрес темасы I слайд
Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле тигезләмә төзеп, мәсьәлә чишү алгоритмын искә төшерик. (көтелгән җаваплар әйтелә, дөреслеге экранда тикшерелә) II слайд
Укытучы: Мин сезгә бер мәсьәлә тәкъдим итәм. III слайд
Мәйданы 2400 м2 булган тәҗрибә участогын 200 м койма белән әйләндереп алырга кирәк. Бу участокның иңе һәм буе күпме? Укучылар, мәсьәләне ничек чишәрбез? ( укучыларның фикерләре тыңлана)
Укытучы: Әйе, укучылар, менә бу мәсьәләне чишү өчен ике үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасын төзергә һәм чишәргә кирәк. Димәк без бүген сезнең белән дәрестә мәсьәләләрне ике үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасын кулланып чишүне өйрәнербез.
Әйдәгез системаны төзеп, мәсьәләне чишеп бетерик. IV слайд
Укытучы: Ә хәзер укучылар мөстәкыйль чишү өчен сезгә 3 мәсьәлә тәкъдим ителә. V – VI слайдлар (укучылар өч төрле авырлыктагы мәсьәләләрне чишә, экраннарда җаваплары бирелә, дореслеге телдән яки тактада язып тикшерелә)
Укытучы: Укучылар, безгә агроном Искәндәр абыегыз да бер мәсьәлә җибәргән. Әйдәгез укып карыйк әле. VII слайд (экранда үзебезнең басу һәм комбайнёрлар фотосы куела һәм мәсьәлә языла. “ Бер комбайнчы участоктан бодай уңышын икенчесенә караганда 24 сәг. кә тизрәк җыя ала. Ике комбайнчы, бергәләп эшләгәндә, уңышны 35 сәгатьтә җыеп бетерәләр. Һәр комбайнчы, үзе генә эшләгәндә, уңышны ничә сәгатьтә җыя алыр?”
Мәсьәлә чишү алгоритмын кулланып, укучылар белән бергә мәсьәлә чишү өчен система төзелә, чишүне укучылар үзләре мөстәкыйль башкаралар)
Физкультминут.
III. Яңа күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы: Укучылар, хәзер үзегез сайлап төрле авырлыктагы мәсьәләләр чишеп карагыз әле. VIII слайд (Экзаменга эзерлек җыентыгыннан яки олимпиада мәсьәләсеннән берничә мәсьәлә тәкъдим ителә. Бер укучы тактада эшли).
Укытучы: Ә хәзер тест ярдәмендә белемнәребезне тикшереп алыйк. IX слайд (ЕГЭга әзерлек максатыннан тест эшләү күнекмәсе ныгытыла, җаваплар экран ярдәмендә үк тикшерелә һәм һәр укучы үзенә үзе билге куя)
IV. Өйгә эш.
Укытучы: Укучылар, өйгә эш 274 һәм 281 нче мәсьәләләрне сайлап эшлисез. Үзегез дә икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы ярдәмендә чишелә торган мәсьәлә төзеп карагыз.
V. Дәресне йомгаклау.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез бүгенге дәрес турында тагын бер тапкыр фикерләшеп алыйк әле.
-Укучылар икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы чишүнең алгоритмын тагын бер тапкыр искә төшерик.
- Бу системаларны чишүне без кайчан кулланабыз?
- Нинди ысуллар кулланып чишәбез?
Ә хәзер җөмләләрне дәвам итегез X слайд.(экрандагы җөмләләрне тәмамлыйлар)
-Бүгенге дәрестә мин кабатладым...
-Бүгенге дәрестә миңа ошады...
-Бүгенге дәрестә мин өйрәндем...
Укучылар, рәхмәт, дәрес тәмам, хушыгыз.


