Автор проекта | ||
Фамилия, имя отчество | Ибрагимова Ильгамия Мухамитовна | |
Регион | ||
Населенный пункт, в котором находится школа/ОУ | Казань | |
Номер и/или название школы/ОУ | МОУ СОШ № 000 | |
Описание проекта | ||
Название темы вашего учебного проекта | ||
Якты шигърият безне дә аклыкка, пакьлеккә дәшә | ||
Краткое содержание проекта | ||
Проект максаты: Х. Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында яңа белемнәр бирү, укучыларда йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, рус милләтеннән булган укучыларда татар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту. | ||
Предмет(ы) | ||
Бу проектны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, тәрбия сәгатьләрендә кулланырга була. | ||
Класс(-ы) | ||
8 – 11 сыйныфлар | ||
Приблизительная продолжительность проекта | ||
6 атна | ||
Основа проекта | ||
Образовательные стандарты | ||
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата: Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле. Татар әдәбиятын укытуның максатлары: - матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру; - тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру; - укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү , эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү; - телдән һәм язма сөйләмне үстерү; әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру; туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау; | ||
Дидактические цели / Ожидаемые результаты обучения | ||
Бу проект ахырында укучылар Хәсән Туфан яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм әдәби үзенчәлекләрен аера беләчәк; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табып, системалаштырып файдалана алачак. | ||
Вопросы, направляющие проект | ||
Основополагающий вопрос | Якты шигърият нәрсәгә кирәк? | |
Проблемные вопросы учебной темы | Хәсән туфанның Әниебез – Әдәбият, сөйгән ярыбыз – Шигърият дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз?. | |
Учебные вопросы | Булачак шагыйрьнең әти-әнисе кемнәр булган соң? Хәсән Туфан кайларда укый, кайларда белем ала? Шәхес культы нәрсә ул? Колония шартларында ничек шигырь язмак кирәк? “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре кемгә багышланган? Авторның үз тормышы белән бәйләнеше бармы? | |
План оценивания | ||
График оценивания | ||
До работы над проектом | Ученики работают над проектом и выполняют задания | После завершения работы над проектом |
Укытучы интернеттан мәгълүмат эзли, презентация төзи. Проект планы белән укучыларны таныштыра. | Интернеттан укучылар мәгълүмат эзлиләр. Укучылар укытучы тәкьдимнәрен искә алып эш башкаралар. (презентация, реферат). Үзара белемнәр белән уртаклашу. Әзер материалларны исәпкә алу битен тутыру. Дәрес барышында укучылар үз эшләрен күрсәтә, укытучы бәя бирә. Белем тикшереп тест уздырыла. Фикер алышу. | Проект темасы буенча кичә. Укучылар чыгышы. Алдан бирелгән критерийлар белән укучылар иҗатын анализлау, бәяләү. Актив укучыларны, җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү. |
Описание методов оценивания | ||
Проект өстендә эш укучылар белән әңгәмә үткәрүдән һәм укытучының презентациясеннән башлана. Билгеләнгән тема буенча укучылар материаллар җыялар. Татар теле һәм әдәбият буенча гомуми белем бирү стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә. Шулай ук контроль үз бәяләү үткәрелә.Проект эшенә кадәр укучылар бәяләү нормалары белән танышалар. Эш барышында укучылар үзенә бәя бирү таблицасын тутыралар. Укытучы үзенең контроль бланкасын тутыра. Укучылар укытучы тәкъдим иткән дидактик материалларны сайлап алалар. Проект эше беткәч, төркемнәрнең үз бәяләү таблицасы тутырыла. | ||
Сведения о проекте | ||
Необходимые начальные знания, умения, навыки | ||
Укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана белү, укылган текст буенча эчтәлек сөйли белү, нәтиҗә ясау,үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү Офис программалары белән эшләү күнекмәләре булырга тиеш. | ||
Учебные мероприятия | ||
Беренче этап. Төрле чыганаклардан проект өчен мәгълүмат туплау. Буклет, презентация төзү. Дәресләргә дидактик материал әзерләү. Группада эшне бәяләү, укучының үз-үзен бәяләү кәгазьләрен төзү. Укучыларның презентацияләрен бәяләү өчен критерийлар билгеләү. Проект темасы буенча проект башланганчы укучыларның белемнәрен тикшерү. Төп этап. Проект буенча беренче дәрестә презентация күрсәтү. Буклетларны тарату. Презентация конкурсы игълан итү. Укучылар үзләре сайлаган тема буенча төркемнәргә бүленергә мөмкин. Проект буенча дәресләрдә укучыларның алган белемнәрен тикшерү. Укучылар ясаган презентацияләрне җыю. Өстәмә консультацияләр. 3. Йомгаклау этабы. Проект темасы буенча мәктәпкүләм конференция. Укучылар чыгышы. Алдан бирелгән критерийлар белән укучылар иҗатын анализлау, бәяләү. Актив укучыларны, презентация конкурсында җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү. | ||
Материалы для дифференцированного обучения | ||
Ученик с проблемами усвоения учебного материала (Проблемный ученик) | Бирелгән сорауларга җавап бирә. Презентация ясый. Әдипнең тормыш юлы турында сөйли. | |
Ученик, для которого язык преподавания не родной | Презентацияләр ясау. Укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу. Әдипләрнең тормышы, иҗат юлы турында тулы мәгълүмат туплап, аңлатып бирә белү. | |
Одаренный ученик | Хәсән Туфан әсәрләренә анализ ясау аша шагыйрь поэзиясенә хас үзенчәлекләрне барлау; эчтәлеген, фәлсәфи фикерен, нечкәлеген ачыклау. Х. Туфан шигырьләренең поэтик, композицион хасиятләрен ачыклау. | |
Материалы и ресурсы, необходимые для проекта | ||
Технологии – оборудование (отметьте нужные пункты) | ||
DVD диск, компьютерлар, принтер, санлы фотокамера, интерактив такта мультимедиа проекторы булган компьютер. | ||
Технологии – программное обеспечение (отметьте нужные пункты) | ||
CD- ROM форматындагы белешмәлекләр, мультимедиа системалары, электрон китапханә | ||
Материалы на печатной основе | “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (, , Р. Р. Җамалетдинов, Р. Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003) Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(, ,, , Хәмидуллина , 2005.) 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (Х. Й. Миңнегулов, .. Казан, “Мәгариф”, 2005.) Дәреслек. Х. Й. Миңнегулов, .. Татар әдәбияты. 10 сыйныф, 2005. | |
Другие принадлежности | 1. ”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” IIтом, шагыйрьнең төрле елларда чыккан китаплары, дәреслек, хрестоматия, журналист В. Исхакованың Х. Туфан истәлекләре язылган аудиоязмасы, Х. Туфанга багышланган компакт-диск. 2. Ахунҗанова Р. Туфан шигъриятендә фикер һәм хис берлеге. “Мәгариф” журналы. Казан: 1999, №7, 19-20б. 3. Т. Гайфуллина. Х. Туфанның мәхәббәт лирикасы белән танышу. “Мәгариф” журналы. Казан: 1986, №5, 18-20б. 4. Авторлар коллективы. Туфан. Истәлекләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. 5. Хәсән Туфан. Лирика. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980. 6. Хәсән Туфан. Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. 7. 10 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Казан: “Мәгариф”, 1995. 8. 11 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Казан: “Мәгариф”, 1996. 9. Күренекле шәхесләр. Хәсән Туфан. CD диск. Төзүчесе: Газимҗанова Р. Г. Хәсән Туфанның тууына 100 ел. Буклет. Аксубай, 2000. | |
Интернет-ресурсы | http://. ru/tyfan. php Хасан туфан электронная библиотека http://alsunur. *****/publ/khasan_tufan/1-1-0-5 Хасан Туфан http://tatars. *****/small_g_t/new_g_t_small/hasan_tufan. htm http://vrm. *****/M2656 Дом-музей Хасана Туфана http://tt. wikipedia. org/wiki/Хәсән_Туфан http://www. *****/index. php? st=9911327&type=3&rubrika=95&lang=2 Тел дәресләрендә Хәсән Туфан әсәрләре | |
Другие ресурсы | Югары уку йортыннан фәнни хезмәткәрләрне чакырырга була. | |
Методические рекомендации по выполнению реферата по дисциплине «История и философия науки»
НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?


