Ответы к дистанционной олимпиады по татарскому языку и литературе

для учащихся 7-8 классов.

1. Ярдәмлек сүз төркеменнән торган төркемне табыгыз.

1) кебек, як, шунда, тик, әллә, һәм;

2) анда, шикелле, өчен, һич, ләкин;

3) әгәр, турында, әмма, ләкин, иң;

4) белән, шуның өчен, фәкать, гел.

Җавап: 3 төркем, чөнки ул төркемдәге сүзләр барысы да ярдәмлек сүз төркеменнән алынганнар.

2. Кайсы күренекле галим Себер татарлары телен өйрәнгән?

1) М. Зәкиев;

2) Д. Тумашева;

3) Ф. Юсупов;

4) Ф. Сафиуллина.

Җавап: Тумашева, чөнки ул күп вакытын Себер татарларын өйрәнүгә арнаган һәм халыкның тормышын белеп, өйрәнеп – “Словарь диалектов Сибирских татар” дигән китап язган, күренекле галим Зәкиев - татар теле һәм аның грамматикасын белеп бик күп китаплар язып чыгарган, Юсупуп Болгар татарларын өйрәнгән, ә Сафиуллина татар теленең диалект синтаксисын өйрәнгән.

3. Асаба, куз, бистәр, көләкәй сүзләрен нәрсә берләштерә?

Җавап: бу сүзләр барысы да борынгы татар теленнән алынганнар - Архоизмнар. Асаба - җирле халык, куз - утлы күмер, бистәр- тастымалның төре, көләкәй - (морфологик диалетизм)- көләч.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

4. Тыштан керүченең бүрегенә, иңнәренә бәс коелган, керфекләрендә дә боз эреп бетмәгән иде. Күпнокталар урынына куелырга тиешле сүз әйбернең үз парыннан ясалып өстенә утырган юка гына кар катламы (кыраудан башка) дигән мәгънәне аңлата. Ул нинди сүз?

Җавап: ул сүз - бәс.

5. Ат өстендә бу юлы ни эшли дип әзерлзп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының койрыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге белән бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән берсе иярле ике ат калды җөмләсендә ничә компонент бар?

Җавап: бу җөмләдә 6 компонент бар.

6. Каһарман угълан Кошчак белән Челтәр тутайның туе туй гына булмады, мәмләкәт күләмендә олугъ бәйрәм булып узды. Туй артыннан туй, уен артыннан уен, җыен артыннан җыен, дуен артыннан дуен гөрләп торды юллары кайсы әсәрдән алынган?.

Җавап: өзек Батуллиннның “ Сөембикә кыйссасы” дигән әсәрдән алынган.

7. Балалар өчен язылган шигырьләрдән сүз уйнатуга берәр мисал китерегез

Җавап: Ш. Галиев – “ Безнең безләр” һәм Р. Миңнуллин “Автобуста”

1)  Без безсез яшәмибез, 2) Ишек ачылып киткәчтек,

Безсез без эшләмибез, Мин кем керә дип торам,

Итекче без өчебез, Малайларны да уздырып

Өчебезгә ике без. Килеп керде ак буран.

Җәяүче буран да хәзер

Алдатмый, ай - яй оста

Безнең кебек рәхәтләнеп

Йори ул автобуста.

3)

Без без без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек – бал ашадык,

Келәткә кердек - май ашадык,

Бер тактага тезелдек - таң атканчы юк булдык.

8. Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасыннан башка кайсы әсәрләрдә Кисекбаш образын очратырга була?

Җавап: 13нче һәм 14нче гасырларда язылган- “Кисекбаш китабы” һәм Г. Тукай “Кисекбашка гыйләвә” (өстәмә)

9. Кайсы автор нинди әсәрендә революцияне “шайтан төкереге” белән тиңләштерә?

Җавап: Равил Әмирханның “ Әмирханнәр”( Тәфсилле шәҗәрә) дигән әсәрендә.

10. Бикмүш карт, Әйдүк, Шаһбаз образларын нәрсә берләштерә?

Җавап: алар барысы да Революция вакыты турында язылган әсәрләрнең баш образлары.

Сопроводительное письмо

- ; 8 класс

- МОБУ СОШ д. Тугузлы, МР Кигинский район РБ

- ; учитель татарского языка и литературы; МОБУ СОШ д. Тугузлы МР Кигинский район РБ, .

- Учи, Школа - , Домашний телефон участника - .