КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2009 ел, 24 апрель

270

г. Казань

2009 елга Татарстан Республикасы театрлары

мөлкәтен карап тоту нормативларын һәм

финанс чыгымнары нормативларын гамәлгә кую

турында

Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрен норматив финанслау системасын үстерү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1. 2009 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы театр сәнгатенең түбәндәге учреждениеләре чыгымнарын финанслауның норматив принцибына күчәргә:

“Түбән Кама дәүләт татар драма театры” дәүләт учреждениесе;

“Әлмәт дәүләт татар драма театры” дәүләт учреждениесе;

“ исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры” дәүләт учреждениесе;

“Яр Чаллы дәүләт татар драма театры” дәүләт учреждениесе;

“Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры” дәүләт учреждениесе;

“Буа дәүләт драма театры” дәүләт бюджет учреждениесе;

“Яр Чаллы дәүләт курчак театры” дәүләт учреждениесе.

2. 2009 елга түбәндәгеләрне (карарга теркәләләр) расларга:

Татарстан Республикасы театрларында спектакльләр, халык өчен башка тамашалар оештыруга, куюга һәм күрсәтүгә һәм аларга бәйле хезмәтләр күрсәтүгә финанс чыгымнары нормативларын;

Татарстан Республикасы театрлары мөлкәтен карап тоту нормативларын;

Татарстан Республикасы театрлары мөлкәтен карап тоту нормативларына төзәтү коэффициентларын;

күчеш чорына театрларны финанслау нормативларына төзәтү коэффициентларын;

Татарстан Республикасы театрлары тарафыннан спектакльләр, башка тамашалар күрсәтүнең норматив санын һәм Татарстан Республикасы театрларының спектакльләргә, башка тамашаларга билетлар реализацияләүдән алына торган керемнәренең норматив күләмнәрен.

3. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына йөкләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Мићнеханов