Казанда Бәйсез директорлар институтын оештыру буенча киңәшмә булды
(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстан Икътисад министрлыгында Бәйсез директорлар институтын оештыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә булды. Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда катнашучылар арасында республика предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе вәкилләре бар иде. Министрлык ягыннан киңәшмәдә министр Марат Сафиуллин, министрның беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева катнашты.
Киңәшмәне Марат Сафиуллин ачып җибәрде. “Бүген республикада Бәйсез директорлар институтын оештыру буенча бик тә мөһим очрашу уза, - дип ассызыклады ул. – Әлеге институт компанияләр белән сыйфатлы идарә итү проблемасын хәл итүне максат итеп куячак, компанияләр менеджментының нәтиҗәлелеген һәм аларның эшчәнлегенең ачыклыгын арттыруга ярдәм итәчәк, бу предприятиеләрнең капиталлашуы һәм имиджына йогынты ясаячак. Бәйсез директорлар пулында әхлакый яктан тотрыклы, зур һөнәри осталыкка ия, нәтиҗәле эшләүче һәм намуслы кешеләрнең булуы мөһим”.
Министрның беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева бәйсез директорлар реестрын МВА, Президент программасын тәмамлаучылар, Арбитраж идарәчеләр, предприятие җитәкчеләре составыннан формалаштырырга тәкъдим ителүен ассызыклады. Бәйсез директор ролен дәгъвалаучылар милекчеләр формалаштырачак яки аларны директорлар советында эшләү өчен җибәрүчеләрнең таләпләре нигезендә белемнәрен арттырыга, квалификацияләрен күтәрергә тиеш булачак. Бәйсез вәкил роленә кандидатура сайлауда катнашырга теләгән кеше тәңгәл килергә тиешле критерийлар ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган махсус анкетада күрсәтелгән.
Казан вертолет заводының Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев Татарстанда Бәйсез директорлар институты оештырылырга тиешлегенә басым ясады. “Республикада “Татнефть”, “Түбән Кама Нефтехим”, “Ак Барс банкы”, “КАМАЗ” предприятиеләре һәм акционерлык җәмгыятьләренең бәйсез директорлары бар инде. Финанс базары буенча финанс хезмәте чыгарган документ нигезендә Россия биржаларына керүче барлык компанияләрнең дә директорлар составында бәйсез директорлар булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында
Очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап биреп, икътисад министры Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы квалификация күтәрү программалары хакында сөйләде. Әлеге идарәче кадрлар әзерләү буенча Федераль программа күбесенчә югары җитәкче вазифалар биләүче һәм техник яки икътисади белеме булган кешеләргә тәгаенләнгән. Уку вакыты 9 ай тәшкил итә. Әлеге программа буенча ел саен 138-145 кеше үз квалификациясен арттыра. Президентның икенче программасы нигезендә республика ел саен студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, предприятие, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең квалификациясен күтәрүгә 150 миллион сум акча бүлеп бирә. Уку вакыты 2 атнадан алып 3 айга кадәр тәшкил итә. Квалификация күтәрүчеләр стажировканы чит илдә узганлыктан, программада катнашучыга чит тел белү мәҗбүри. Әлеге программа буенча уртача алганда ел саен 530-610 кеше укый.
Киңәшмә ахырында Марат Сафиуллин ассызыклаганча, кайбер предприятиеләрдә эксперименталь тәртиптә тагын да зирәгрәк директорлар советлары формалашырга мөмкин һәм очрашуда катнашучылар фикер алышына торган мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен быелның сентябрь урталарына кадәр Икътисад министрлыгына тәкъдим итә ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.


