КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2009 ел, 10 март

139

г. Казань

Татарстан Республикасында башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләре студентларына һәм укучыларына стипендияләр күләм-нәрен арттыру турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1. 2009 елның 1 февраленнән стипендияләрнең түбәндәге күләмнәрен билгеләргә:

югары һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы студентларга – 1100 сум;

югары һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы студентлар арасыннан I һәм II төркем инвалидлары-студентларга, ятимнәргә, шулай ук ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга – 1650 сум;

урта һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы студентларга; башлангыч һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы укучыларга, туклану белән тәэмин ителмәгәндә – 400 сум;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы укучылар арасыннан инвалид-укучыларга, ятимнәргә, шулай ук ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга – 600 сум;

башлангыч һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы укучыларга, туклану белән тәэмин ителгәндә – 286 сум;

урта һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә башлангыч һөнәри белем бирү программасы буенча йөреп укучы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән белем алучы укучыларга, туклану белән тәэмин ителгәндә – 286 сум.

2. Бу карарның 1 нче пунктын тормышка ашыруга бәйле чыгымнар 2009 елга Татарстан Республикасы бюджетында башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрен тоту өчен каралган акча исәбеннән гамәлгә ашырыла, дип билгеләргә.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләре студентларына һәм укучыларына стипендияләр күләмнәрен арттыру турында» 2007 ел, 24 октябрь, 592 нче карары үз көчен югалткан дип санарга.

4. Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә уку вакыты 10 айдан артык булган башлангыч һөнәри белем бирү программасы буенча укучыларның көндәлек туклану рационы кыйммәтен 2009 елга бер көнгә 35 сум күләмендә билгеләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Мићнеханов