Эльза ХАММАТОВА

«Татарстан яшьлэре», 10.02.2011

"Тагын корылык була дигән кешенең авызына сугасы килә"

Узган елгы корылык шаукымы әле дә булса үзен онытырга ирек бирми. Үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек булмау сәбәпле, көзге ярминкәләрдә күбрәк читтән кертелгән азык-төлек белән сату иттеләр. Халык кырылып бәрәңге, кишер, чөгендер алды. Читтән кертелгән бәрәңгенең генә куанычы әллә ни зур булмады: кышка кергәнче үк череп бетте. Кышын яшелчә бәяләре тагын да өскә үрмәләде, бүтән елларда 10-15 сум торган кишер 50 сумга җитте. Шәһәр халкы бүген бәрәңгене алма бәясенә сатып алырга мәҗбүр. Базарда аның бәясе 50 сумга җитте. Шуны исәпкә алып, халыкны арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү максатында, Татарстан Хөкүмәте 12 февральдән 30 апрельгә кадәр кышкы ярминкәләр оештыру турында карар кабул итте. Һәр шимбәдә Казан һәм Чаллы базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшлиячәк. Анда арзан бәядән ит, бәрәңге, ярма һәм яшелчә сатылачак. Ул беренче чиратта аз керемле халыкны күздә тотып оештырыла. Ярминкәләрне Президент үзе контрольдә тотачак.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Авыл хуҗалыгы продукциясе кыйммәт дип зарлансак та, Татарстанда көн дә кирәкле азык-төлек җыелмасы илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә арзан. Моны шушы дәрәҗәдә тоту республикага 15 млрд сумга төшә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, инде ике ел дәвамында корылык булуга карамастан, республика азык-төлек кытлыгы кичерми, запас җитәрлек. "Гыйнвар аенда ипи бәясе 20 процентка артты. Яңа уңыш җыеп алганчыга кадәр Татарстанда ипи бәясе бүтән күтәрелмәячәк", — дип ышандырды министр. Бүгенге көндә ит һәм сөт ризыкларының да үзебездә җитештерелгәне җитә, шуңа күрә аларны читтән кертү ихтыяҗы юк. Димәк, бәяләре дә тотрыклы сакланачак, дигән сүз. Дөрес, терлек азыгын читтән сатып алып ашатырга туры килгәнлектән, ит бәясе алдагы елдагыга караганда кыйммәтрәк. Ләкин үзеңдә җитештерелгән әйбергә җитәме соң! Моңа без Белоруссия бәрәңгесен ашап караганнан соң инандык инде. Ярминкәләрдә бәяләрне мөмкин кадәр арзан куярга тырышалар. Министр әйтүенчә, бу нисбәттә республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче компанияләре белән килешүләр төзелгән. "Татплодоовощпром", ВАМИН Татарстан", "Татпотребсоюз", "Майский" җәмгыятьләре, Яшел Үзән сөт комбинаты, Лаеш кошчылык комплексы, Шәймәрдән ит комбинаты һәм башка күп кенә авыл хуҗалыгы компанияләре продукцияләрен — 10, хәтта 20 процентка арзанрак бәядән чыгарырга әзер. Аларның юл чыгымнары һәм ярма (шул исәптән карабодай) бәясе субсидияләнәчәк. "Көзге ярминкә вакытында килосын 23 сумнан алган бәрәңгене халыкка 17 сумнан саткан идек. Монысында үзебездә үстерелгән бәрәңгене сатуга чыгарачакбыз. Саклануда 6 мең тоннадан артык бәрәңге бар, — диде Марат Әхмәтов. — Ярминкәгә чыккан бәрәңгенең килосы 30 сумнан да артмаска тиеш". Министр әйтүенчә, бүгенге көндә карабодайның күпләп сатып алу бәясе 75 сум. Халыкка аны 60 сумнан сатачаклар. Министр, ярминкәдә кишер, кызыл чөгендерне — 30, борчакны — 16, арпаны — 14, сөтне — 17, сыер итен — 170, дуңгыз итен — 150, сарык итен 200 сумнан да арттырып сатарга тиеш түгелләр дигән сүз әйтте. Моны иҗтимагый палата күзәтчелектә тотачак. Карабодай, бәрәңге һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең буй җитмәслек булып күтәрелүен министр — спекуляция галәмәте, моңа чик куярга кирәк, дип саный.

Ярминкәләргә кагылышлы брифингта Марат Әхмәтов мөгезле эре терлекләрнең кышлавы мәсьәләсенә дә кагылып үтте. "Авырлыкларга карамастан, терлекләр яхшы кышлый, югалтулар юк дәрәҗәсендә. Ләкин узган ел белән чагыштырганда сөтне кимрәк җитештерәбез. Бу терлек азыгы белән дә бәйле, — дип аңлатты министр. — Кыйммәт бәягә сатып алган терлек азыгын яңа үлән шытып чыкканчыга кадәр җиткерергә тырышырга кирәк. Терлекләрне тагын 3 ай буе шул запасны ашатып асрарга туры киләчәк. Терлекләргә тиешеннән азрак күләмдә азык бирелгәнгә күрә сөтне дә азрак савып алабыз". Ләкин көнлек савым республика халкын сөт ризыклары белән тәэмин иткәннән соң, читкә сатарлык та кала икән.

Министр көзен, мөгезле эре терлекнең баш санын саклап калу максатында, шәхси хуҗалыкларга һәр сыерга 4 мең 130 сум 65 тиен исәбеннән акча таратуны да искә алып үтте. Шушы максатта халыкка 513 миллионга якын акча бирелгән. Аның әйтүенчә, акчаны алып та, терлекләрен пычак астына кертүчеләр дә бар икән. Андый кешеләрдән ул акчаны кире алачаклар.

Күз курка, кул эшли дигәндәй, ничек кенә авыр булмасын республиканың авыл хуҗалыгы тармагы кышны да әлләни югалтуларсыз гына чыгып килә. Алда — яз, чәчү чоры. Киләсе җәй нинди булыр? Галимнәр быел тагын корылык булырга мөмкин дип куркыта. Марат Әхмәтов корылык турында сүз чыгуга: "Тагын корылык була дигән кешенең авызына сугасы килә, — диде. — Быел да җәй коры килсә, монысын кичерә алмаячакбыз. Самара, Саратов кебек терлекчелек белән шөгыльләнми торган өлкәләргә ярый ла ул, безгә терлек азыгы әзерләргә кирәк бит. Быел карның күп булуы күңелне бераз җылыта. Кышка карап җәйнең килүен исәпкә алсак, июнь, июль айларында яңгыр ишеп яварга тиеш".

P. S. Кышкы ярминкәләр гадәттәгечә иртәнге сәгать 6 да түгел, ә сәгать 8 дә башланачак.