КАБИНЕТ МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ | ||||
| ||||||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ | КАРАР | |||||
2012 ел, 29 февраль | № | 172 | ||||
г. Казань | ||||||
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре өчен тарифларга махсус өстәмә түләүләр хисабыннан финанслана торган 2011 елга Татарстан Республикасын газлаштыру программасы турында» 2010 ел, 17 декабрь, 1077 нче карарына үзгәреш кертү хакында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре өчен тарифларга махсус өстәмә түләүләр хисабыннан финанслана торган 2011 елга Татарстан Республикасын газлаштыру программасы турында» 2010 ел, 17 декабрь, 1077 нче карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 ел, 29 июль, 614 нче карары белән кертелгән үзгәрешне исәпкә алып) түбәндәге үзгәрешне кертергә:
әлеге карар белән расланган Җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казань» җәмгыятенең газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтләре өчен тарифларга махсус өстәмә түләүләр хисабыннан финанслана торган 2012 елга Татарстан Республикасын газлаштыру программасын бу карарга теркәлгән кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры




