2008 ел, 14 ноябрь 806

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм балаларга транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет бирү тәртибен раслау турында» 2005 ел, 7 апрель, 161 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм балаларга транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм балаларга транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет бирү тәртибен раслау турында» 2005 ел, 7 апрель, 161 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм балаларга транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет бирү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

а) 10 нчы пунктка түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:

«Транспорт оешмаларына транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билеты буенча гражданнарга транспорт хезмәтләрен күрсәтүгә бәйле рәвештә тотылган чыгымнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсацияләр бу Тәртипкә теркәлгән кушымтада бәян ителгән методика нигезендә җәмәгать транспорты хезмәтләренә түләү буенча төбәк стандартларыннан чыгып бирелә.»;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

б) 12 нче пунктның икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Транспорт хезмәтләре ике һәм аннан да күбрәк транспорт оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган муниципаль районнарда (шәһәр округларында) транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билетларны һәм транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билетларын реализацияләүдән алынган акча транспорт оешмаларына Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әлеге муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдимнамәләре буенча кабул иткән акчаны бүлү турындагы карарлар нигезендә күчерелә.»;

в) Тәртипкә түбәндәге эчтәлектәге кушымтаны өстәргә:

«Татарстан Республикасында транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм балаларга транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет бирү тәртибенә кушымта

Транспорт оешмаларына транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билеты буенча гражданнарга транспорт хезмәтләрен күрсәтүгә бәйле чыгымнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан конпенсацияләр күләмен исәпләү

методикасы

1. Транспорт оешмаларына муниципаль районда (шәһәр округында) транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билеты буенча гражданнарга транспорт хезмәтләрен күрсәтүгә бәйле чыгымнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан конпенсацияләр күләмен исәпләп чыгару түбәндәге формула буенча гамәлгә ашырыла:

К = ((Ст х П - Цв) х Рв х12 ай + (Ст х П - Цц) х Рд х 12 ай) - Ф,

монда:

К - транспорт оешмаларына муниципаль районда (шәһәр округында) транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билеты буенча гражданнарга транспорт хезмәтләрен күрсәтүгә бәйле чыгымнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсацияләр күләме;

Ст – муниципаль районда (шәһәр округында) транспортта бер тапкыр бару исәбеннән чыгып, җәмәгать транспорты хезмәтләренә түләүнең төбәк стандарты;

П – транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билет һәм транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билеты буенча исәпләү өчен кабул ителә торган бер айда 50 тапкыр юл йөрү;

Цв - транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билетның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән кыйммәте;

Цд - транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән кыйммәте;

Рв – муниципаль районда (шәһәр округында) транспортта йөрү өчен бердәм айлык социаль билетларның бер айда реализацияләнгән уртача саны;

Рд - муниципаль районда (шәһәр округында) транспортта йөрү өчен балалар бердәм айлык социаль билетларының бер айда реализацияләнгән уртача саны;

Ф – җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өчен федераль бюджеттан алынган акча хисабыннан муниципаль район (шәһәр округы) буенча транспорт оешмаларына бүлеп бирелгән акча күләме.

2. Транспорт хезмәтләре ике һәм аннан да күбрәк транспорт оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган муниципаль районнарда (шәһәр округларында) әлеге муниципаль берәмлекләрдәге транспорт оешмалары чыгымнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсацияләр Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан – фактта йөртелгән гражданнар исәбе мәгълүматлары нигезендә, ә андый исәп алып барылмаган очракта, муниципаль районнарның (шәһәр округларының) башкарма комитетлары Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдимнамәләре буенча кабул иткән акча бүлеп бирү турындагы карарлар нигезендә күчерелә.».

2. Бу карарның гамәле 2008 елның 1 июненнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, дип билгеләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Мићнеханов