КАБИНЕТ МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ | ||||
| ||||||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ | КАРАР | |||||
2013 ел, 11 октябрь | № | 751 | ||||
г. Казань | ||||||
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2013 елга Татарстан Республикасында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче хөкем ителгән затларны һөнәри әзерләүгә финанс чыгымнары нормативларын һәм һөнәри әзерләүне тормышка ашыруга хезмәтләр күрсәтү күләмнәре нормативларын раслау турында» 2012 ел, 11 декабрь, 1076 нчы карарына үзгәреш кертү хакында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2013 елга Татарстан Республикасында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче хөкем ителгән затларны һөнәри әзерләүгә финанс чыгымнары нормативларын һәм һөнәри әзерләүне тормышка ашыруга хезмәтләр күрсәтү күләмнәре нормативларын раслау турында» 2012 ел, 11 декабрь, 1076 нчы карарына түбәндәге үзгәрешне кертергә:
әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче хөкем ителгән затларны һөнәри әзерләүгә финанс чыгымнары нормативларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Татарстан Республикасында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче хөкем ителгән затларны һөнәри әзерләүгә
ФИНАНС ЧЫГЫМНАРЫ НОРМАТИВЛАРЫ
Әзерлек юнәлеше (белгечлек) коды | Әзерлек юнәлеше (белгечлек) | Уку-өйрәнү вакыты, ай | Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүче хөкем ителгән затларны һөнәри әзерләүгә финанс чыгымнары нормативы, хөкем ителгән бер затка сум |
шәһәр җире | авыл җире |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
15220 | Облицовщик-плитка ябыштыручы | 4 | 6713 | 7818 |
12680 | Ташчы | 3 | 4050 | 4635 |
14621 | Санитар-техник системаларны һәм җиһазларны монтажлаучы | 4 | 6713 | 7818 |
16185 | Тегү җиһазлары операторы | 3 | 4050 | 4636 |
16185 | Тегү җиһазлары операторы | 4 | 6713 | 7818 |
16185 | Тегү җиһазлары операторы | 6 | 13957 | 16567 |
16675 | Аш пешерүче | 4 | 4852 | 5509 |
18511 | Автомобильләр ремонтлау буенча слесарь | 4 | 6608 | 7685 |
19203 | Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты | 5 | 7435 | 8557 |
19727 | Штукатур | 3 | 4040 | 4623 |
19727 | Штукатур | 4 | 6713 | 7818 |
19756 | Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы | 3 | 4050 | 4635 |
19756 | Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы | 6 | 13976 | 16590 |
19861 | Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер | 5 | 6827 | 7801». |
2. Бу карарның гамәле 2013 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры
751



