КАБИНЕТ МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ | ||||
| ||||||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ | КАРАР | |||||
2012 ел, 26 декабрь | № | 1151 | ||||
г. Казань | ||||||
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджет өлкәсенең кайбер хезмәткәрләрен дәүләткә карамаган пенсия белән тәэмин итү турында» 2004 ел, 30 декабрь, 584 нче карары белән расланган Татарстан Рес - публикасы бюджет өлкәсенең кайбер хезмәткәрләрен дәүләткә карамаган пенсия белән тәэмин итү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджет өлкәсенең кайбер хезмәткәрләрен дәүләткә карамаган пенсия белән тәэмин итү турында» 2004 ел, 30 декабрь, 584 нче карары белән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 ел, 9 октябрь, 507 нче; 2009 ел, 6 апрель, 201 нче; 2009 ел, 19 июнь, 403 нче; 2011 ел, 21 гыйнвар, 33 нче һәм 2011 ел, 30 декабрь, 1104 нче карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) расланган Татарстан Республикасы бюджет өлкәсенең кайбер хезмәткәрләрен дәүләткә карамаган пенсия белән тәэмин итү турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
3.2 нче пунктның 3.2.2 нче пунктчасындагы «2012 елның 31 декабренә кадәр» дигән сүзләрне «2013 елның 31 декабренә кадәр» дигән сүзләргә алыштырырга;
4.1 нче пунктның 4.1.1 нче һәм 4.1.2 нче пунктчаларында:
«2012 елның 31 декабренә кадәр» дигән сүзләрне «2013 елның 31 декабренә кадәр» дигән сүзләргә алыштырырга;
5.1 нче пункттагы «түләнә» дигән сүзне «исәпләнә» дигән сүзгә алыштырырга;
5.15 нче пункттагы «2012 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча» дигән сүзләрне «2013 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча» дигән сүзләргә алыштырырга;
6.1 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«6.1. Дәүләткә карамаган (өстәмә) пенсиядә катнашучыга инвалидлык теркемен алган очракта түләү бирү туктатып торыла.»;
6.2 нче пункттагы «күрсәтелгән очракларда» дигән сүзләрне «күрсәтелгән очракта» дигән сүзләргә алыштырырга;
6.5 нче пунктта:
беренче абзацтагы «эштән киткәндә (инвалидлык билгеләнгәндә)» дигән сүзләрне «инвалидлык билгеләнгәндә» дигән сүзләргә алыштырырга;
икенче абзацтагы «хезмәт кенәгәсе беренче һәм соңгы битләренең (инвалидлык билгеләү турындагы белешмә кәгазенең)... таныкланган күчермәләрен» дигән сүзләрне «инвалидлык билгеләү турындагы белешмә кәгазенең ... таныкланган күчермәсен» дигән сүзләргә алыштырырга;
өченче абзацтагы «күчермәләре» дигән сүзне төшереп калдырырга;
6.6 нчы пункттагы «хезмәт кенәгәсенең беренче һәм соңгы битләре,» дигән сүзләрне төшереп калдырырга;
6.9 нчы пунктны төшереп калдырырга.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры
F:\KARAR\2012\1151.doc




