КАБИНЕТ МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ | ||||
| ||||||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ | КАРАР | |||||
2011 ел, 4 ноябрь | № | 915 | ||||
г. Казань | ||||||
Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклау буенча өстәмә чаралар турында
«Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында» 1998 ел, 8 гыйнвар, ФЗ-3 нче Федераль закон, «Гражданнар сәламәтлеген саклау турында» 1998 ел, 18 июнь, 1659 нчы Татарстан Республикасы Законы, «Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында» 2009 ел, 29 октябрь, ТРЗ-50 нче Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2011 ел, 3 ноябрь, ТРЗ-78 нче Татарстан Республикасы Законы нигезендә һәм кодеинның һәм (яки) аның фармакология ягыннан актив башка матдәләр белән катнаш тозларының аз күләмнәре кергән дару препаратларыннан (алга таба – кодеинлы дару препаратлары) медицинага карамаган максатларда куллану артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. Кодеинлы дару препаратлары үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыра торган теләсә кайсы оештыру-хокук рәвешендәге, милек рәвешендәге һәм теләсә кайсы ведомствога караган даруханә оешмаларында, дару препаратлары белән күпләп сәүдә итүче оешмаларда һәм медицина оешмаларында предмет-сан исәбенә алынырга тиеш, дип билгеләргә.
2. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына 2011 елның 7 ноябренә кадәр үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыра торган теләсә кайсы оештыру-хокук рәвешендәге, милек рәвешендәге һәм теләсә кайсы ведомствога караган даруханә оешмаларында, дару препаратлары белән күпләп сәүдә итүче оешмаларда һәм медицина оешмаларында предмет-сан исәбенә алынырга тиешле кодеинлы дару препаратлары исемлеген расларга.
3. Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына Татарстан Республикасында кодеинлы дару препаратларын реализацияләү мәсьәләсе буенча халыкка аңлату өчен мәгълүмат бирүне оештырырга.
4. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының наркотикларга каршы эшләрне яраштыру бүлегенә йөкләргә.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры



