Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2010 ел, 4 март

107

г. Казань

Биектау муниципаль районында җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Карьероуправление-плюс” ябык акционерлар җәмгыятенең Биектау муниципаль районында урнашкан џђм “Карьероуправление-плюс” ябык акционерлар җәмгыяте милкендә булган 18,05 гектар гомуми мәйданлы авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җир кишәрлекләрен түбәндәге кадастр саннары белән кадастр паспортларында күрсәтелгән чикләрдә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару максатларында сәнәгать җирләре һәм башка махсус әһәмияттәге җирләр категориясенә күчерү турындагы тәкъдимен кабул итәргә:

Җир кишәрлегенең кадастр саны

Мәйданы, гектар

16:16:20 05 01:70

3,225

16:16:20 05 01:71

3,225

16:16:20 05 01:72

3,225

16:16:20 05 01:73

3,225

16:16:27 12 01:151

2,3337

16:16:27 12 01:152

2,8163

Барлыгы

18,05.

2. Татарстан Республикасы буенча “Жир кадастры палатасы” федераль дәүләт учреждениесенә, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә күчемсез мөлкәт дәүләт кадастры документларына һәм Күчемсез мөлкәткә хокукларның һәм алар белән алыш-бирешләрнең бердәм дәүләт реестрына билгеләнгән тәртиптә тиешле үзгәрешләр кертүне тәкъдим итәргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Мићнеханов