КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2013 ел, 14 ноябрь

874

г. Казань

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре техник торышына күзәтчелек итү идарәсе турында» 2011 ел, 26 декабрь, 1064 нче карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары булмаган вазыйфалар биләүче һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары эшчәнлеген техник яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр хезмәте өчен түләү системасын камилләштерү турында» 2013 ел, 26 сентябрь, ПУ-943 нче Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре техник торышына күзәтчелек итү идарәсе турында» 2011 ел, 26 декабрь, 1064 нче карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 10 март, 204 нче;
2012 ел, 28 май, 425 нче; 2012 ел, 25 август, 737 нче; 2012 ел, 28 декабрь, 1165 нче карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

3 нче пунктта:

беренче абзацтагы «96» һәм «346,511» саннарын шул ук эзлеклелектә «75» һәм «310,133» саннарына алыштырырга;

икенче абзацтагы «84,907» санын «89,522» санына алыштырырга;

өченче абзацтагы «79» һәм «261,604» саннарын шул ук эзлеклелектә «58» һәм «220,611» саннарына алыштырырга.

2. Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре техник торышына күзәтчелек итү идарәсенә законнар нигезендә бу карарның 1 нче пунктын тормышка ашыруны тәэмин итә торган оештыру карарларын кабул итәргә.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре техник торышына күзәтчелек итү идарәсе турында» 2011 ел, 26 декабрь, 1064 нче карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2012 ел, 28 декабрь, 1165 нче карары үз көчен югалткан дип санарга.

4. Бу карарның 1 нче һәм 3 нче пунктлары 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә дип билгеләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры

вазыйфаларын башкаручы

F:\KARAR\2013\874.doc