КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2011 ел, 14 гыйнвар

7

г. Казань

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыруның барышы хакында» 2009 ел, 21 декабрь, 866 нчы карарын үтәү турында

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, « елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасын, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министр-лар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1.Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына, Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына:

« елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасын үтәү чараларын тормышка ашыру турында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе секретариатына квартал саен хисап кертергә;

2011 елның 20 гыйнварына кадәр « елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасы проектына кертү өчен Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе секретариатына тәкъдимнәр җибәрергә.

2. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотога һәм кинога төшерү, видеоязма функцияләре булган махсус техник чаралар, шул исәптән билгеләнеп бара торган тәртип бозу күренешләрен зурайту юлы белән тәртип бозуларны билгеләп баруны алга таба үстерү эшен дәвам иттерүне;

наркотик чараларны медицина әһәмиятендә булмаган максатларда кулланучы затларның, шулай ук сәламәтлекләренең торышы буенча чикләүләр булу сәбәпле транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат ителгән затларның машина йөртүче таныклыкларын Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә алу буенча өстәмә чаралар күрүне;

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, мәктәп автобусларында юл хәрәкәте иминлеге буенча реклама урнаштыруны оештыруны;

Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, халыкка юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу сәбәпләре турында, бигрәк тә балаларны утырту җайланмалары булмау аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең һәр факты буенча мәгълүмат җиткерүне тәэмин итүне;

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары белән берлектә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен яктыртуда массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлекне дәвам иттерүне;

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатларында, юлларда мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балаларның, урта һәм югары һөнәр белеме бирү учреждениеләре укучыларының үз-үзләрен закон таләп иткәнчә тотуларын формалаштыру эшен дәвам иттерүне;

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» дәүләт учреждениесе, «Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» дәүләт учреждениесе, «Россия тимер юллары» ачык акционерлар җәмгыяте филиалы – Горький тимер юлының Казан хезмәт күрсәтү төбәге, «Россия тимер юллары» ачык акционерлар җәмгыяте филиалы – Куйбышев тимер юлының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән берлектә, тимер юллар кисешкән урыннарга керү юлларын тиешенчә карап тотуны тәэмин итү, сакланмый торган тимер юллар кисешү урыннарын төзекләндерү яки ябу, җиһазландырылмаган тимер юллар кисешкән урыннарда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотога-видеога төшерү юлы белән билгеләп бару системасын кую мәсьәләләре буенча фикер алышуны.

3. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына:

төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы юлларда юл хәрәкәтен оештыру буенча проектларны, схемаларны һәм башка документларны «Юл хәрәкәте иминлеге турында» 1995 ел, 10 декабрь, ФЗ-196 нчы Федераль закон таләпләренә туры килү-килмәү буенча тикшерергә;

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе белән берлектә, муниципальара автобус элемтәсенең автоматлаштырылган төбәк мәгълүмат-идарә итү системасын формалаштыруны дәвам иттерергә;

Татарстан Республикасы территориясендә пассажирлар йөртүне даими гамәлгә ашыручы пассажирлар автобусларын «ГЛОНАСС+112» спутник навигациясе системасы белән җиһазландыру чараларын үткәрергә;

юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннарда төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшен оештырырга;

автоюлларны проектлауның, төзүнең һәм реконструкцияләүнең сыйфатын тикшерүдә тотуны көчәйтергә, проектлау-смета документларын әзерләү процессын һәм аны юл-төзелеш машиналары белән идарә итү буенча санлы системадан файдаланып эшләр башкару өчен бирүне яхшыртырга һәм тизләтергә мөмкинлек бирә торган заманча программа белән тәэмин итү продуктын куллануны тәэмин итәргә;

заманча күчмә лабораторияләрдән файдаланып, автомобиль юлларына һәм ясалма корылмаларга диагностика үткәрергә һәм аларны тикшерергә, диагностика нәтиҗәләреннән агымдагы чорга һәм озак вакытка юл эшләрен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын планлаштырганда файдаланырга;

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе белән берлектә:

хәрәкәтнең киеренкелеген исәпкә алу приборларын һәм метеокүзәтү системаларын урнаштырырга һәм өстәмә урыннар билгеләргә;

Татарстан Республикасы төбәк юл челтәренең геомәгълүмат системасын эшләүне дәвам иттерергә;

2011 елның 1 мартына кадәр 2011 елның язгы чорында Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турындагы карар проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертергә;

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты белән берлектә:

2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларына илтә торган урамнарны һәм юлларны төзүне һәм реконструкцияләүне тәэмин итәргә, бу вакытта шәһәргә керү юлларында һәм метрополитенның соңгы станцияләре янындагы территорияләрдә автотранспортны вакытлыча куеп тору өчен өстәмә урыннар (шул исәптән башка шәһәрләрдән килгән транспорт өчен) оештыруны күздә тотарга;

2011 елның 1 мартына кадәр шәһәр зонасында транспорт чарасының альтернатив төре сыйфатында канат буенча йөри торган транспорт системасын куллану мөмкинлеге турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертергә.

4. Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, кичектергесез хезмәтләрнең юл-транспорт һәлакәтләрендә эш итүләренең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар билгеләргә.

5. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына:

автомәктәпләр өчен производство белеме бирү мастерларын һәм укытучыларын максатчан әзерләүнең сыйфатын һәм аларның һөнәри квалификациясен күтәрү буенча өстәмә чаралар күрергә;

«Балаларның тереклек иминлеге фәнни үзәге» дәүләт учреждениесе белән берлектә:

2011 елның 1 мартына кадәр «Юлларда тереклек иминлеге» бүлеге өчен уку-укыту-методик комплекс эшләргә;

2011 елның 1 февраленә кадәр балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү планын төзергә;

кимендә елга бер тапкыр балаларны, үсмерләрне һәм яшьләрне юлларда үз-үзләрен имин тоту кагыйдәләренә өйрәтүнең сыйфатына мониторинг үткәрергә;

елга кимендә ике тапкыр юлларда балаларны һәм яшьләрне үз-үзләрен имин тотуга өйрәтү программасын тормышка ашыручы педагогларның квалификациясен күтәрү курслары өчен уку-укыту-методик комплектларга һәм программаларга экспертиза үткәрергә, кирәк булган очракта, программаларга һәм уку-укыту-методик кулланмаларга үзгәрешләр кертергә;

«Юлларда тереклек иминлеге» бүлеген мәгариф учреждениеләренең барлык хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү курслары программаларына кертергә;

«Региональ оборона спорт-техника оешмасы – Татарстан Республикасының РОСТО (ДОСААФ)» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе белән берлектә, республиканың белем бирү учреждениеләрендә 10-11 сыйныф укучыларын укыту өчен 200 автосыйныф урнаштыру турында тәкъдимнәр әзерләргә;

«Региональ оборона спорт-техника оешмасы – Татарстан Республикасының РОСТО (ДОСААФ)» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе аша мәктәп автобусларына хезмәт күрсәтүне оештыру системасын эксперимент тәртибендә эшләтеп карарга һәм республикада аны тарату буенча тәкъдимнәр кертергә.

6. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына:

автомобиль йөртүчеләрне юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүче затларга беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтү тәҗрибәсен дәвам иттерергә;

Казан шәһәрендә өстәмә наркология кабинетларын ачу мөмкинлеген карарга;

М-7 «Волга» магистраль федераль автомобиль юлы буйлап травматология үзәкләренең җаваплылык зоналары буенча юл-транспорт имгәнүләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре салган зыяннарның авырлыгы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенең юл-транспорт һәлакәте урынына килеп җитү вакыты анализын алып баруны һәм квартал саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертүне тәэмин итәргә.

7. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казан шәһәрендә «112» кизү-диспетчерлык хезмәте өчен бүлмәләр бүлеп бирү, аларны техника һәм мөлкәт белән җиһазландыру, аның эшчәнлеген финанслау, Яр Чаллы шәһәрендәге «112» кизү-диспетчерлык хезмәтен оештыру һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү турында тәкъдимнәр әзерләргә.

8. «Татарстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесенә:

трассаның катлаулы участокларына, шулай ук «Иминлекнең космик коридоры» проектын тормышка ашыру кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннарга бәйләп, табигый һәм техноген куркынычлар мониторингы системаларын үстерүне һәм камилләштерүне дәвам иттерергә;

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, мәктәп автобусларына куелган алкойозакларны «ГЛОНАСС+112» спутник навигациясе бердәм системасына интеграцияләүне төгәлләргә.

9. Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен өстәмә яктыртуны оештырырга.

10. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына, Татарстан Республикасыныћ Гражданнар оборонасы эшлђре џђм гадђттђн тыш хђллђр министрлыгына «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Fiat Ducato базасында янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре өчен тиз эш итә торган автомобильләр җитештерүне финанслау эшен дәвам иттерергә.

11. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенә, Татарстан Республикасының кызыксынучы министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә, Балык Бистәсе, Менделеевск, Аксубай, Нурлат һәм Зеленодол муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указы үтәлешен тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерүне тикшерергә.

12. «Юл хәрәкәте иминлеге» республика дәүләт учреждениесенә, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына, «Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт учреждениесенә, «Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» дәүләт учреждениесенә, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән берлектә, Татарстан Республикасы территориясеннән уза торган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын, юл сервисы объектларын, бүлеп бирелгән полосаларны һәм юл буе полосаларын санитария-экология таләпләренә һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләренә туры китерүне дәвам иттерергә.

13. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

Казан шәһәренең тимер юл вокзалы янында юл хәрәкәтен һәм транспорт чаралары парковкасын оештыру турындагы карарны тормышка ашыру чараларын күрүне;

парковкалар һәм тукталышлар төзү (шул исәптән метрополитенның соңгы станцияләре янындагы территорияләрдә һәм аңа керә торган юлларда) эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру эшен дәвам иттерүне;

шәһәрнең үзәк өлешенә барлык милек рәвешендәге йөк транспортының керүен чикләү чараларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерүне;

Казан шәһәрендә, җәмәгать транспортына өстенлек биреп, юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган адаптив системасын кертү чараларын күрүне.

14. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

2011 елның 30 гыйнварына кадәр «Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» дәүләт учреждениесенә 2011 елга юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча муниципаль максатчан программалар кертүне;

квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның 5 енә кадәр, «Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» дәүләт учреждениесенә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча муниципаль максатчан программалар буенча үткәрелгән чаралар турында хисаплар кертүне;

район территориясендәге юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннар анализы нигезендә аларны бетерү буенча чаралар үткәрүне дәвам иттерүне;

җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыннарын норматив документлар таләпләре нигезендә төзекләндерүне, торак пунктларда урамнарны ясалма яктыртуны, җәяүлеләр өчен тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен киртәләр булуны күздә тотуны;

«Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт учреждениесе белән берлектә, юлларны карап тотудагы һәм инженерия таләпләре нигезендә төзекләндерүдәге кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү өчен муниципаль райондагы гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын тикшерүдә актив катнашуны;

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, торак фонды объектларында юл хәрәкәте иминлеге буенча реклама урнаштыруны;

торак йортлар төзегәндә, бер фатирга бер машина-урын исәбеннән чыгып, автомобильләр өчен парковка урыннары санын исәпкә алуны;

тоткарланган транспорт чараларын транспортировкалау һәм муниципаль берәмлек территориясендәге вакытлыча транспорт куеп тору өчен махсуслаштырылган урыннарда саклау чыгымнарын каплау өчен әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы вәкаләтле оешмага 2011 елга муниципаль берәмлек бюджетында акча күздә тотуны;

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, «Имин шәһәр» проекты кысаларында Казан шәһәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны видеога язып алу системаларын кую тәҗрибәсен исәпкә алып, мондый системалар кую эшен дәвам иттерүне.

15. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыруның барышы хакында» 2009 ел, 21 декабрь, 866 нчы карары үз көчен югалткан дип санарга.

16. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасы буенча
Эчке эшләр министрлыгына йөкләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры

вазыйфаларын башкаручы