КАБИНЕТ МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ | ||||
| ||||||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ | КАРАР | |||||
2011 ел, 13 август | № | 667 | ||||
г. Казань | ||||||
З. Н.Хәйруллин турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. Зиннур Нигъмәт улы Хәйруллинны, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 77 статьясындагы беренче өлешнең 3 нче пункты һәм «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законның 33 статьясындагы беренче өлешнең 3 нче пункты белән каралган нигезләр буенча тиешле елларны эшләгән өчен дәүләт пенсиясенә китүгә бәйле рәвештә, 2011 елның 8 августында Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасыннан азат итәргә.
2. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына З. Н.Хәйруллинга «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 26 статьясындагы беренче өлеш белән каралган нигездә пенсиягә китү көнендә башкарган вазыйфасы буенча ун айлык акчалата тулы керемнәре күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне бирү өчен Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына акча бүлеп бирергә.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры




