Утверждаю:
Завкафедрой________
Составитель_________
уч. г.
Вопросы к экзамену по курсу «Детская литература»
“Балалар әдәбияты” курсы буенча экзамен сораулары
1. Балалар әдәбияты предметы, аның өйрәнү объекты. Анны өйрәнүнең максаты һәм бурычлары. Татар балалар әдәбиятын өйрәнү тарихы. Бу өлкәдә язылган хезмәтләр.
2. Балар әдәбиятына хас үзенчәлекләр. Бу предметның башка предметлар белән бәйләнеше.
3. Татар балалар фольклоры. Фольклор әсәрләрен төркемләү. Бала багу поэзиясе, аның жанрлары. Һәр жанрга 2-3 мисал китерергә.
4. Балачак поэзиясе, аның жанрлары. Һәр жанрга 2-3 мисал китерергә.
5. Уен фольклоры, аның төрләре. Драматик уеннарга һәм җырлы-биюле уеннарга 2-3 мисал китерергә.
6. 19 нчы гасырда татар балалар әдәбиятының формалашуы. К. Насыйри иҗаты. “Буш вакыт” китабы. “Әбугалисина кыйссасы”, эчтәлеге. “Кырык бакча”, “Кырык вәзир”, “Фәвакиһел-җөласә фил әдәбият” китаплары.
7. 20 нче йөз башында балалар өчен вакытлы матбугат барлыкка килү. “Тәрбиятел-әтфал”, “Ак юл” журналлары. Ф Агиев эшчәнлеге. Аның әдәби әсәрләре.
8. Дәрдмәнднең балалар өчен язган шигырьләре, хикәяләре: “Бәллү-бәү”, “Сабый”, “”Нури белән Зәйнәп”, “Басуда үскән күлмәк”, “Ике туган”, “Кояшның нурлары”. “Кораб”, “Бәллү” шигырьләрен яттан сөйләргә.
9. Г. Тукай иҗатында туган табигать, туган ил, туган җир темасы. “Туган авыл, “Җәйге таң хәтирәсе” шигырьләрен яттан сөйләргә. Шагыйрь иҗатында хезмәт тәрбиясенә багышган әсәрләр. “Эш”, “Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен яттан сөйләргә.
10. Г. Тукай иҗатында мәгърифәтчелек темасы: “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Сабыйга” шигырьләрен яттан сөйләргә. Шагыйрь иҗатында кошлар, хайваннар дөньясы. “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Карлыгач” шигырьләрен яттан сөйләргә.
11. Г. Тукай әкиятләре: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, “Алтын әтәч”. Г. Тукай мәсәлләре һәм хикәяләре: “Ташбака илә куян”, “Ишәк вә сандугач”, “Мактанчык куян” һ.б. Рус әдәбиятыннан тәрҗемәләр.
12.Ф.Әмирханның “Корбан”, “Нәҗип”, “Ул үксез бала шул хикәяләре.
13. МГафуриның балаларга багышланган шигырьләре һәм мәсәлләре.: “Сарыкны кем ашаган?”, “Аксак кырмыска”, “Җанварларга килгән үләт”, “Бабай белән аю” һ.б.
нче елларда татар балалар әдәбияты. Күзәтү.
15. Һ Такташның балалар өчен язган әсәрләре: “Ләйлә”, “Мокамай”, “Тәуфыйклы песи”, “Кави әкияте”, “Караборынның якын дусты”. Һ.Такташ иҗатына яңача караш.
16.Г. Ибраһимовның “Яз башы”, “Көтүчеләр”, “Алмачуар” әсәрләре.
нчы еллар татар балалар әдәбияты. Күзәтү.
18. М.Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләре. “Чишмә”, “Карак песи”, “Сәгать”, “Себерке әкияте” шигырьләрен яттан сөйләргә.
19.А. Алиш әкиятләре: “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Чукмар белән тукмар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Куян кызы” һ.б.
нче еллар татар балалар әдәбияты. Күзәтү. Проза әсәрләренең тематикасы.
21. Ф. Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Кыҗгыраулы яшел гармун”, “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әсәрләре.
22. Г. Гобәйнең “Маякчы кызы” повесте. Эчтәлеге. Илсөяр, Бикмуш бабай, Костин образлары.
23. Җ.Тәрҗеманов шигырьләре һәм әкиятләре: “Шуктуган”, “Көмеш койрык”, “Шаян белән Наян” һ.б.
24. Ә.Фәйзи әсәрләре. “Кечкенә Апуш” романы. “Бал корты” шигырен яттан сөйләргә.
25. Н. Исәнбәт иҗатының күп тармаклы булуы. Фольклор җыентыклары. Әкиятләре: “Мырауҗан агай хәйләсе”, “Куян маҗаралары”, “Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган”.
нче еллар татар балалар әдәбиятына комуми күзәтү.
27. Ш. Галиевның “Аю агачлар белән сөйләшә”, “Җил кошларны җыя”, “Шикәр ничек өстәлгә килде” һ.б. әсәрләре.
28. Бүгенге балалар прозасында дини тәрбия: Ф. Яхин, Ф. Бәйрәмова әсәрләре.
29. Әдәби әкият жанры. Батулла, Ф. Яруллин әкиятләре.
30. З. Туфайлова, Р. Вәлиева, Ә. Бикчәнтәеваларның балалар өчен язган әсәрләре”.
31.Балалар драматургиясе. Батулла, Т. Миңнуллин, Г. Нәбиуллин әсәрләре.
32. Себер-татар язучысы Я. К.Зәнкиевның “Кайчыколак” җыентыгына күзәтү.


