ФГБОУ ВПО «БГПУ им. М. Акмуллы»

Центр развития одаренности школьников

Кафедра татарского языка и литературы

Задания для дистанционной олимпиады по татарскому языку и литературе

для учащихся 9-11 классов (2 тур)

1. Бер әйбернең шул әйбердә булган яки булмаган әйбер, төшенчә аркылы ачыклануына мисал итеп сүзтезмә китерегез.

2. Җөмләгә тиешле сүзне куеп языгыз:

Кинәт көчле давыл дулкынны Таушалдырып бәрде көймәгә. ... да, ишкәкчеләр дә Һәлак булды, давыл юк итте. Күпнокталар урынына куелырга тиешле сүз руль ярдәмендә көймә, судно хәрәкәтенә юнәлеш бирүче кеше дигән мәгънәне аңлата.

Кинәт көчле давыл дулкын Тауландырып бәрде көймәгә. Койрыкчы да, ишкәкчеләр дә Һәлак булды, давыл юк итте.

3. Күлмәк печәргә бару, куш күлмәк, кендек күлмәге сүзтезмәләре татар теленең кайсы диалектына карый?

Күлмәк печәргә бару – урта диалектының казан арты керәшеннәре (Татарстан), бөре (Башкортостан), бастан (Рязань өлкәсе) сөйләмләрендә, мишәр (көнбатыш) диалектының чүпрәле (Татарстанның Чүпрәле, өлешчә Буа районнары, Чувашстан), валын (Ульяновск өлкәсе), ләмбрә (Мордовиянең Ләмбрә һәм Рузаевка районнары), кузнецк (Пенза өлкәсе) сөйләмләрендә “кисү” (резать, кроить) мәгънәсендә файдаланыла;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Куш күлмәк – мишәр (көнбатыш) диалектының кузнецк (Пенза өлкәсе) сөйләшендә туйда кызягынан каената белән каенанага икесенә берьюлы бүләк ителә торган күлмәкләрне аңлата; мишәр (көнбатыш) диалектының карсун сөйләмендә (Ульяновск өлкәсе) шулай ук туй вакытында парлы туганнарга бүләкителә торган ир һәм хатын-кыз күлмәкләре мәгънәсендә йөри;

Кендек күлмәге – мишәр(көнбатыш) диалектының сергоч (Түбән Новгород өлксе) сөйләмендә яңа туган балага кидерелә торган күлмәк мәгънәсендә йөри. Русчасы – “распошонка”.

4 .Мәкальне дәвам итегез: Тапканым да капканым, ...

5. Җөмләдәге күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз: В роли... мы употребляем различные слова с ... карамастан.

6. Шәраб, күбәләк, гөл, сәмруг кош, матур кыз образларының барысын да әдәбиятта һәм фәлсәфәдә булган нинди юнәлеш берләштерә?

Шәраб, күбәләк, гөл, сәмруг кош, матур кыз образларын әдәбиятагы һәм фәлсәфәдәге суфичылык юнәлеше бершләштерә. Бүгенге галимнәр билгеләвенчә, әлеге тәгълимәт инде 2500 еллар элек үк Урта Азиядә барлыкка килеп, Аллага (Тәңрегә) карата шашынган мәхәббәт хисләре белән аерылып торган. Поэзиядә биремдә аталган образлар Аллаһның матурлыгын, бөеклеген аңлату өчен хезмәт иткәннәр. Алар Өмли Камал, Мәүлә Колый, Габерәхим Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки, Һибатулла Салихов, Гали Чокрый, Әбелмәнех Каргалый шигърияте өчен хас.

7. Ә мин әйтәм, сез - милли Обломовлар сүзләре кайсы әсәрдән? Аның авторы кем?

8. Сагынудан саргаю мотивын дәлилләп “Идегәй”дастаныннан мисал китерегез. Башкорт халкының нинди дастанында шундый ук мотивны күрергә була?

Сагынудан саргаю мотивын дәлилләп “Идегәй” дастаныннан күпсанлы өзекләр китерергә мөмкин. Шуларның берсе – Норадынның Туктамыш хан тарафыннан Болгардан куылып, Аксак Тимер сараенда әтисе-Идегәй белән очрашкач әйткән сүзләре:

Ир Норадын аны әйтте:

- Ат сөренми җир танымас,

Ир сөренми ил танымас,

Иелдәй илем барында,

Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,

Һич күңелемә якмыйдыр,

Таңы таң булып атмыйдыр,

Суы су булып акмыйдыр.

Җаектан ашу Актүбә,

Актүбәгә менгәндә,

Идел-йортны күргәндә,

Туфрагын үбеп ярсулап,

Идегәй анда тулгады:

– И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт –

Иелеп тәзем кылган йорт

Анам килен булган йорт –

Иелеп сәлам әйткән йорт;

Кендегемне кискән йорт,

Керем-коңым юган йорт;

Бия сауган сөтле йорт,

Кымыз эчкән котлы йорт;

Идел-Җаек арасы

Елкы белән тулган йорт,

Казан-Болгар арасы

Кала белән тулган йорт;

Ашлы белән Ибраһим

Ашлык белән тулган йорт,

Ата-бабам тоткан йорт,

Котлы булсын туган йорт!

Айдан якты нәрсә юк

Кара болыт басмаса,

Адәм гарибә шул булыр –

Кайтып илен тапмаса!

Мин барамын, барамын,

Үз илемне аламын;

Агачы айбар күренгән,

Маллары суга иелгән,

Яфраклары калкандай,

Ботагы көмеш алкадай,

Алмасы бар йөрәктәй,

Балтырганы беләктәй,

Син түгелме туган йорт,

Ач тамагым туйган йорт?

Котлы булсын туган йорт!

Утыра идек җайлашып,

Күк тугайга бия бәйләшеп,

Колын тайдай уйнашып,

Ияләшеп утырып,

Иделдән саба тутырып,

Тиң-кордашка кушылып,

Монда кымыз эчкән без идек.

Яфракларың саргаеп,

Күк тугаең каралып,

Хан Туктамыш кулында

Син ни булдың, туган йорт?

Синдәй илдән аерылган

Мин ни булдым, туган йорт?

Оч-албаты өлкән су

Унике йортны сугарган,

Суы тәмен салмаган,

Эчмәгән җан калмаган

Идел белән Җаегым,

Чулман белән Нократым,

Синдәй йортым булганда

Сине миннән аерган,

Мине синнән аерган,

Бай йортымны кол иткән,

Тук йортымны ач иткән

Туктамышны чабыйм дип,

Үз йортымны алыйм дип,

Сиңа килдем, туган йорт!

Шушы ук мотив башкорт халкының “Заятүләк менән Һыуһылыу” дастанында да очрый. Заятүләк Су патшасында яхшы тормышта яшәсә дә, туган йорты, илен сагына.

9. 1)“Әбугалисина кыйссасы”, 2)“Беренче театр”, 3)“Намус” романы. Бу әсәрләр нинди принцип буенча тезелгәннәр?

1)“Әбугалисина кыйссасы”, 2)“Беренче театр”, 3)“Намус” романнары әлеге исемлектә язылу вакытларына карап, тарихи-хронологик принциптан чыгып тезелгәннәр: Каюм Насыйри “Әбугалисина кыйссасы” (1872); Галиәсгар Камал “Беренче театр” (); Гомәр Бәширов “Намус”(1948).

10. Итальян шагыйре Алигьери Дантеның “Илаһи комедия”се - үлеп терелү, үлгәч тә, дөньялыкта кылган гамәлләр өчен җавап тоту сюжетына корылган әсәр. XIV йөздә иҗат ителгән нинди поэма шуңа аваздаш?

Итальян шагыйре Алигьери Дантеның “Илаһи комедия”се сюжетына Хөсам Кятибның “ Җөмҗөмә Солтан” (XIV гасыр) дастаны аваздаш. Монда дөньялыкта кылган явызлыклары, мәҗүсилеге өчен Җөмҗөмә солтанның үлгәч тәмуг утында янып җәзалануы тасвирлана, “Илаһи комедиясе” кебек үк теге дөнья картиналарын сүрәтләүгә зур урын бүленә.