Хоккей мәйданчыгын кышкы сезонга ачу тантанасы.

Катаншалар:

1ал. б. –

2ал. б. –

1куян –

2 куян –

3 куян –

Мәйданчыкта спорт, сәламәтлек темасына музыка яңгырый. Мәйданчык шарлар, флагчыклар белән бизәлгән. Алып баручылар чыга (егет, кыз).

1ал. б. Хәерле көн, хәрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Исәнмесез!

2ал. б. Без бүген Пучы җирлегендә хокей мәйданчыгын кышкы сезонга ачу тантанасына җыелдык.

1ал. б. Рөхсәт итегез сезне шушы уңайдан барыгызны да котларга.

2ал. б. “Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә” дигән Гиппократ.

1ал. б. Әйе, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.

2ал. б. Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә сихәт, җанга - рәхәт,

Бергә. Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Сәламәт буласың килсә - спортны ярат!

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

1 ал. б. Җәен футбол яратсагыз,

Кышын хоккей уйнагыз.

Хәрәкәтле уеннардан

Беркайчан да туймагыз.

Чаңгыда да шуыгыз сез,

Чабыгыз, узышыгыз.

Таза булгач, якты булыр

Киләчәк тормышыгыз.

Куяннар килә (әти, әни, бала куяннар).

2ал. б. Исәнмесез, сез кая йөгерәсез! Әле яңа гына каршабызга Тиенкәй очрады, ул бүген Пучы җирлегендә хоккей мәйданчыгының кышкы сезонга ачылуын хәбәр итте, соңга калмасак ярар иде дип ашыгып килдек. Күрүебезчә соңга калмаганбыз икән, (бергә) җитештек.

1ал. б. Әйе, мәйданчык кышкы сезонга ачылу белән һәркөн балаларның шат авазы тирә-юньгә яңгырап тора.

2ал. б. Ә кичләрен әти-әниләре белән кече яшьтәге мәктәп балаларын шушында күрергә була.

Куяннар. 1 куян. Без мәйданчыкка керә алабызмы?

1ал. б. Әлегә юк. Бу мәйданчык гади генә түгел, ул тылсымлы.

2ал. б. Мәйданчыкка керү өчен сезгә берничә бирем үтәргә туры киләчәк.

Куяннар. 2 куян. Нинди биремнәр икән, әйтеп карагыз әле.

1ал. б. 1 бирем. “Тапкырга – табышмак” дип атала. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавап бирерсез.

Куяннар. 1 куян. Яра, тырышып карыйк әле (куяннарга карап әйтә, куяннар әйе... дип баш кагалар).

1ал. б. Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан? (Кыш)

2ал. б. Кулсыз –аяксыз тәрәзә кага. (Җил)

1ал. б. Килә уйный – уйный,

Китә елый-елый. (Кар)

2ал. б. Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба –

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар. (Чаңгы)

1ал. б. Килсен бозлы көз генә,

Ике туган - без генә,

Йөзне терәп көзгегә,

Сырлы бизәк-эз генә-

Төшерәбез тиз генә;

Тик сыгылма тез генә

Тота алсын төз генә. (Тимераяклар)

2ал. б. Утырып шуам аңа:

Табаннары бик шома.

Шуам ятып та аңа,

Нәрсә булыр ул?... (Чана)

1ал. б. Ә хәзер мин сезнең зирәклегегезне сынап карыйм. Алдаг бирем зирәкләр өчен мәкальләр. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итәрсез. (Куяннарга чиратлашып әйтәләр).

Байлык бер айлык, саулык-гомерлек.

2ал. б. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

1ал. б. Саулыкны сатып алып булмый.

2ал. б. Таза булсаң, таш та ярып була.

1ал. б. Саф һава-тәнгә дәва.

2ал. б. Саулык - зур байлык.

1ал. б. Шулай, бары тик сәламәт булсак кына барысынада ирешеп була.

2ал. б. Кеше сәламәт булcын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш соң? (Укучылардан сорый, укучылар әйтә алмаса куяннар чиратлашып җавап бирәләр)

-Җитез,

- Сабыр,

- Чыныгырга,

- Гимнастика ясарга,

- Көндәлек режимны үтәргә,

- Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә,

- Максатчан булырга.

1ал. б. Бик яхшы, болай булгач сезне шугалакка кертергә була. Сезнең тимераякларыгыз бармы соң?

Куяннар. Әйе. (тимераякларын кия башлыйлар)

2ал. б. Туктап торыгыз әле, безнең бит шугалак ачылмаган. Бу шугалакны безгә бүләк иткән җитәкчеләргә рәхмәт! Мәйданчыкның бозын катыруда, мәктәпнең физик культура укытулылары: Шагалиев Расим Фатих улы, уллары укучылар белән берлектә мәйданчыкны бүгенге көнгә әзерләделәр. Аларга зур рәхмәт!

1ал. б. Ә хәзер, хоккей мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:

-  Актаныш муниципаль районы башлыгы _______________________________ бирәбез. Рәхим итегез!

-  Пучы гомуми белем бирү мәктәбе директоры ___________________________

-  котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим итегез!

-  Мәктәпнең физкультура укытучысы ___________________________________

-  да безгә җиткерер сүзләре бар, рәхим итегез!

Килгән кунаклар, җитәкчеләр тасма кисәләр.

2ал. б. Ә хәзер шугалакка рәхим итегез! (Алып баручылар, куяннар шугалакта шуып чыгалар, тезелешеп басып)

Бергә. Бозы шәп!

1ал. б. Хоккей мәйданчыгына мәктәбебезнең иң өлгер, җитез егетләрен хоккей уйнарга чакырабыз.

Алар ___________ классның _____________ командасы,

_______ классның ___________ командасы. Рәхим итегез! Уңышлар сезгә!

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта белем бирү мәктәбе

 Хоккей м?йданчыгын 

кышкы сезонга ачу 

тантанасы

Педагог – оештыручы :

Фазуллина Гөлшат

Хавил кызы

2014 ел