Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Аксубай муниципаль районы “Мәгариф бүлеге” МУ

Лексика буенча йомгаклау дәресе.

(5 нче сыйныф татар теле).

“Иске Мукшы лицее” гомуми белем

учреждениесенең 1 кв. категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин

кызы

Тема: Лексика буенча йомгаклау дәресе.

(5 нче сыйныф татар теле).

Максат:

1.  Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, лексика буенча күнекмәләрне ныгыту.

2.  Кабатлауны ярыш формасында оештырып туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, сүз байлыкларын арттыру.

3.  Милли гореф-гадәтләребезгә карата кызыксыну, ихтирам, горурлану хисләре уяту.

Дәрес формасы: Нәүрүз бәйрәме.

Дәрес төре: Ныгыту дәресе.

Җиһазлау: Слайдлар, магнитофон, аудиокассеталар.

Дәрес барышы.

I.  Оештыру өлеше: (Дәрес укытучының кереш сүзе белән башлана).

Исәнмесез, кунакларым,- дип

Башлыйм әле сүземне.

Шундый истәлекле көндә

Дәрес бирү күңелле.

-  Хәерле көн, кунаклар!

-  Кәефләрегез ничек соң?

Матур кояшлы язгы көндә без бүген сезнең белән татар теле дәресенә җыелдык. Бүген без лексика бүлеге буенча өйрәнгән белемнәребезне искә төшерербез, үткәннәрне ныгытырбыз. Әле алай гына да түгел, бүген Аксубайның Үзәк урамында Нәүрүз бәйрәме була. Бәйрәмгә барасыгыз киләме?

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Бәйрәмебез күңелле узсын өчен, сезнең үткән белемнәрне искә төшерүдә актив һәм тырыш булуыгыз сорала.

Бүгенге дәрескә девиз итеп “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкалне алырбыз.

II.  Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-  Менә кунаклар, Нәүрүз бәйрәменә дә килеп җиттек. Әйтегез әле, Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм икән ул? (Көтеләсе җаваплар. Нәүрүз - фарсыча “Яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз – көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Нәүрүз – Ираннан килгән борынгы бәйрәм. Һәм Нәүрүз – мөселманча яңа елны каршылау.)

-  Тик бу бәйрәмгә билетсыз кертмиләр икән. Хәзер сез билетлар алырсыз, тик алар бушка бирелми, ә биремле. Моның өчен ике ярдәмче кирәк булачак. Алар дөрес җавап бирүчеләргә медаль тапшырырлар. Кем медальне күп җыя, шуны серле күчтәнәч көтәчәк.

-  1.Бирем. Сезгә язгы чәчәк исемнәрен әйтергә кирәк. Яз көне нинди чәчәкләр чәчәк ата икән? (Көтеләсе җаваплар. Умырзаялар, энҗе чәчәк, лаләләр, күке чәчәге, үги ана чәчәге һ.б.)

Булдырдыгыз кунаклар, димәк билетлы булдык

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога колабыз,

Аш-сый көтеп торабыз.

Нәүрүз-мөбарәкбад!

Нәүрүз котлы булсын!

Кунаклар, Нәүрүз бәйрәменең иң төп сые “Карга боткасы”

Карга боткасын бергәләп

Әйдә, пешерик әле

Халык йоласын кайтарып

Бер гөрләп алыйк әле.

2. Бирем. Карга боткасы пешкән арада, әйдәгез әле, антонимнарны искә төшереп алыйк. Антонимнар нинди сүзләр алар? (капма-каршы мәгънәле сүзләр) мин сезгә сүз әйтәм, ә сез аның антоним парын табыгыз.

Яз – (көз)

Эри – (туңа)

Кар – (яңгыр)

Аяз – (болытлы).

Кунаклар, бик әйбәт, алга таба атлыйбыз.

3.Бирем. Нәүрүз бәйрәмендә нинди генә уеннар уйнамыйлар. Әнә “Күкәйле” уен, әнә “Чокырга теш, туп” уенын уйныйлар, ә менә монда күп мәгънәле сүзләрдән “Кем тизрәк әйтер” уенын уйныйлар. Бездә катнашыйк әле. Иң элек искә төшерик. Нинди сүзләр күп мәгънәле дип атала? (Сүзләр ике яки аннан да артык мәгънәгә ия икән, бу сүзләр күп мәгънәле дип атала). Мин сезгә хәзер сүз әйтермен, ә сез шул сүзнең мәгънәсен табарсыз(баш салу, йорт салу, юл салу, су салу, тоз салу, ямаулык салу, оеткы салу, нигез салу, күз салу, баш астына мендәр салу, хат салу һ.б.)

Бик әйбәт кунаклар. Карагез әле,

Карга боткасы пешкән-

Исләре тәмле икән.

Боткасы тәмле булсын!

Нәүрүз-мөбарәк булсын!

Тик кунаклар, ботканы да бушка бирмиләр монда. Кем дөрес җавап әйтә, шуңа “Карга боткасы” эләгәчәк.

4.  Бирем. Искә төшерик әле, нинди сүзләр фразеологик әйтелмәләр дип атала? (үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле тотрыклы сүзтезмәләр фразеологик әйтелмәләр дип атала).Хәзер мин сезгә фразеологик әйтелмәләр әйтәм, ә сез мәгънәсен аңлатыгыз, килештекме?!

Авыз пешү – (авырлыкны кичерү)

Телне йоту –(бик тәмле ризык ашау)

Өф итеп кенә - (бик кадерләп, иркәләп, саклап тоту)

Түбәсе күккә тию –(шатлану)

Яхшы кунаклар.

Аксубайлылыр бүген

Нәүрүзне бәйрәм итә.

Уйнап, җырлап, ботка ашап

Рәхәтләнеп ял итә.

Кунаклар, менә телне йотарлык ботка да ашадык дип хис итегез үзегезне. Ашагач күңелләребез дә күтәрелде. Ягез инде, бергәләшеп хәзер җырлап та алыйк. (кунаклар слайдка карап “Ләйсән яңгыр” дигән җырның бер куплетын җырлыйлар)

-  Без булдырабыз, молодцы!

5.Бирем. Туктагыз әле, кунаклар, бәйрәм булган жирдә сату-алусыз булмый диләр. Монда базар да бар икән! Карагез әле, нинди матур киемнәр монда? Бу киемнәр көнкүрештән чыккан киемнәр. Ләкин алар кулланылыштан төшеп калсалар да, әби-бабайларыбыз хәтерендә әлеге киемнәр саклана. Әйтегез әле, кулланылыштан төшеп калган сүзләрне без ничек атыйбыз?(тарихи сүзләр)

- Ягез, нинди киемнәр бар икән бу базарда?(слайдка карап җавап бирәләр).

Читек –

Калфак –

Күкрәкчә -

Чулпы –

-  Бик әйбәт кунаклар, дөрес һәм тиз җавап бирдегез.

Абау, тирә - ягыгызга карагыз әле, безнең бәйрәмдә нинди генә халык юк! Нәүрүз бәйрәменә төрле авыллардан җыелганнар икән. Монда Ибрай, Карасу, Тахталы, Сөнчәле авылларыннан да кешеләр бар икән. тик бу халыкның кайбер сүзләрен аңлап бетереп булмый. Әйтегез әле, кунаклар, аерым җирлеккә караган сүзләрне ничек атыйбыз?(диалект сүзләр). Бик дөрес, ягез әле, сезнең авылларда нинди диалект сүзләр бар икән? (кунаклар җавап бирә)

Үгә- өйгә

Сүли –сөйли

әзи – абый

кучат - әтәч

смәтән - каймак

минек - себерке.

-Молодцы! Кунаклар карагыз әле, бәйрәмебезнең чын хуҗасы килә түгелме? Кем ул? (залдан җавап –Нәүрүзбикә)

Хуш киләсең Нәүрүз, хуш киләсең

Кышлар буе көттек үзеңне

Кунакларга инде ач йөзеңне,

Һәм ирештер татлы сүзеңне.

Нәүрүзбикә җавабы:

Мин үзем дә сезне сагынып килдем.

Теләкләрем ихлас күңелдән.

Юлыгызга якты бәхет юрап

Яз гөлләре булып сибелгән.

Килдем сезгә игелекләр теләп,

Күгегезгә якты нур булсын.

Минем сезгә күчтәнәчем бар

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүзбикә буш кул белән килмәгән, үзе белән күчтәнәч тә алып килгән икән. Нәүрүзбикә, безнең кунакларыбыз бу бәйрәмдә катнашып аеруча активлык күрсәттеләр. Күрәсеңме, күпме медаль яулап алганнар алар? Әйдәгез, иң күп медаль җыючыны ачыклыйк әле (җиңүчене ачыклау). Менә җиңүчене ачыкладык, хәзер сүз Нәүрүзбикәгә бирелә.

- Кулымдагы чәчәкләр бәйләмен мин иң күп җавап биргән, татар телебезне яхшы белгән кунакка бирәсем килә.(чәчәкләр бирә).

III. Йомгаклау. Менә кунаклар, бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Лексика бүлеген олы яшькә җитсәгез дә бик яхшы беләсез. Сезнең белән эшләп була. Бәйрәмдә актив катнашкан өчен сезгә зур рәхмәт! Кабат очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Аксубай муни ципаль районы “Мәгариф бүлеге” МУ

Әйтер сүзем бар.

(Сыйныфтан тыш чара).

Ток-шоу.

“Иске Мукшы лицее” гомуми белем

учреждениесенең 1 кв. категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин

кызы

Әйтер сүзем бар.

(Сыйныфтан тыш чара).

Ток-шоу.

Максат:

1.Тамашачыны әтиләрнең уңай тәрбия методлары белән таныштыру.

2. Әтиләрнең үрнәк тәрбияви мисалында балаларның киләчәк гаиләләренә карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Киләчәк тормышта тәрбияле булуга ашкыну хисе үстерү.

Җиһазлау:

Түгәрәк өстәл, ваза белән чәчәкләр, магнитофон, аудиокассета, слайдлар.

Чара барышы.

Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Шулай итеп ток-шоубызны башлап җибәрәбез.

Бүгенге очрашуыбыз гаилә проблемасына багышланган, төгәллерәк итеп әйтсәк, гаилә башлыкларының балаларын тәрбияләүгә карата әйтер сүзләре бар.

Еш кына без гаилә турында сөйләгәндә, әниләр турында күбрәк сөйлибез. Әлбәттә, газиз әниләребезнең тормыштагы роле бәя биреп бетергесезлек. Гаиләдә төп тәрбияче - әни дибез. Шул ук вакытта әтиләребез, бу мәсьәләгә караганда ничектер игътибарсызрак кала, шикелле. Шуңа күрә, хөрмәтле тамашачылар, сезнең белән бергәләп бүгенге көн проблемасын хәл итәсе иде.

1.  Әти кешенең тәрбиядәге роле нинди?

2.  Әти булу җиңелме?

3.  Гаиләдә әти кешенең статусы нинди булырга тиеш?

Безнең белән бергәләп бу сорауларга җавап бирүче, ток-шоубызга килүче кунакларыбыз да бар. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк.

1.  Мифтахов Фәсхетдин Шияп улы. Аңа 52 яшь, 4 бала әтисе.

2.  Баймөхәммәтов Фәрит Миншакир улы. Аңа 48 яшь, 3 бала әтисе.

3.  Шәрәфетдинов Раил Галиәскәр улы. Аңа 36 яшь, 2 бала әтисе.

Сез белгәнегезчә, бу әтиләр барысы да Татар Сөнчәле авылыннан. Әлбәттә, кунакларыбызга замана гаиләсенең проблемалары таныш һәм аларның бу турыда үз фикерләре бардыр.

Минем сезгә соравым бар?

Хөкүмәтебезнең 2008 елны “Гаилә елы” дип игълан итүгә, сез ничек карыйсыз? (җавап)

Тагын бер сорау биреп китәсем килә. Гаилә ныгытуда әти кешенең роле нинди? Яисә әти кеше гаилә нык булсын өчен нәрсә эшли ала?(җавап)

Хөрмәтле тамашачылар, ишеткәнегезчә иң күп балалы әти ул - Мифтахов Фәсхетдин Шияп улы. Мин аның белән сезне якынрак таныштырыр идем.

Фәсхетдин абый, минем сезгә әһәмиятле соравым бар иде. Әти булу җиңелме?(җавап)

Мин сезгә бер сер ачасым килә. Исегездәме, бер җыр бар.

Эх, бригадир мин үзем,

Комбайнер һәм тракторист.

Кирәк булса, булам танкист,

Ял иткәндә гармонист.

Әйтерсең, Фәсхетдин абый, бу җырны сезгә атап язганнар. Чөнки сез 27 ел буе шофер булып эшләгәнсез, сез оста куллы балта остасы да, оста гармунчы да.

Тамашачылар, бәлкем сезнең Фәсхетдин абыйга соравыгызда бардыр. (Залдан сорау һәм җавап).

Димәк, Фәсхетдин абый сезнең тормышыгызның мәгънәсе бар. Сез 3 малай тәрбияләгәнсез, йорт салгансыз, үзегездән соң гөлбакчалар үстерәсез. Рәхмәт сезгә. Дәвам итәбез.

Халык әйткәнчә, егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз. Минемчә, әти кешегә исә, 100 һөнәр дә аз булыр иде. Рәхим итегез, бүгенге ток-шоуда кунакта кулы бар эшкә дә килә торган Баймөхәммәтов Фәрит Миншакир улы. Минем сезгә соравым бар.Әти кеше балаларын тәрбияләгәндә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (җавап)

Хөрмәтле тамашачылар сезнең Фәрит абыйга соравыгыз бармы? (сорау-җавап)

Минем сезгә тагын бер сорау бирәсем килә. Сездә юмор хисе көчле. Әйтегез әле, әти кешегә тормышта, балаларын тәрбияләгәндә “артистлык” сәләте кирәкме? (җавап)

Димәк, сез бала тәрбияләгәндә үзегезнең тәрбияләү ысулларын тапкансыз. Бик әйбәт, рәхмәт сезгә.

Абау, бу гирны кем куйган инде монда. Ничә тапкыр абындым бит инде үзенә. Алай – болай сез куймадыгызмы аны? Бу гирның нинди катнашы бар икән монда, бәлкем сез әйтерсез? (Залдан җаваплар тыңланыла)

-  Әйе, чынлап та, дөрес әйтәсез. Мин сезнең белән килешәм. Бу гир монда юкка гына түгел икән. Алай да, кем китергән соң аны монда? (Шәрәфетдинов Раил Галиәскәр улы җавап бирә)

-  Рәхим итегез, Сөнчәле авылының атаклы спортчысы Шәрәфетдинов Раил Галиәскәр улы. Раил, сораулар биргәнче сезнең өстән тест үткәреп алыйм әле. Ярыймы?(җавап)

Ир-ат кешенең сөйләгән сүзе белән эше туры килергә тиеш. Шуның өчен карыйк әле, ничә тапкыр күтәрерсез икән бу гирны? Ә сез хөрмәтле тамашачылар ишетерлек итеп санап торыгыз. (гир күтәрү) Ышанабыз, җитте. Бу гир монда юкка түгел икән.

Әйтегезче, гир күтәрү гаилә “күтәрү” белән бер микән? (җавап)

Ә хәзер җитдиерәк сорау. Гаилә сәламәт булсын өчен әти кеше ни эшләргә тиеш?(җавап)

Рәхмәт, мин ышанам, сезнең үз балаларыгыз, сездән үрнәк алып үз гаиләләренә нык терәк булырлар.

Бүгенге очрашуыбыз, ахырына да якынлаша. Шулай итеп Сөнчәле авылының балаларын тәрбияләүдә, тәрбияләү юлының чын асылын аңлаган әтиләребез яши икән. Димәк авылыбыз да шундый әтиләр булган да, авылыбызның киләчәк буыны да өметле, якты булыр. Шул ук вакытта, әниләр дә “Әтиегез ни әйтер бит, әтиегездән башка безгә бик читен булыр иде, әле ярый әтиегез бар”, - дип, балаларда әтиләренә карата ихтирам тәрбияләргә бурычлы. Бу тәрбияне ала алмаган бала киләчәктә яхшы ир була алмый. Оныкларның әтисе яхшы булсын дисәк, әни кешенең үз баласын әтисен хөрмәт итәргә өйрәтүе зарур.

Хөрмәтле кунаклар, бик зур рәхмәт сезгә монда килеүгез өчен.

Балаларыгызның игелекләрен күреп бәхетле гаиләдә яшәвегезне теләп калам. Сау булыгыз!