КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2009 ел, 21 декабрь

866

г. Казань

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыруның барышы хакында

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:

1. « елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасын һәм Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыруда катнашучы министрлыкларга һәм ведомстволарга әлеге актларны үтәү чаралары турында квартал саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына хисаплар кертергә.

2. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына:

юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозуларны теркәп бару буенча автомат режимында эшли торган, фото- һәм кино төшерү, видеога язу функцияләре яки фото - һәм кино төшерү, видеога язу чаралары булган махсус техник чаралар, шул исәптән теркәлеп куела торган хокук бозу күренешләрен зурайтып күрсәтү юлы белән теркәп баруны яхшыртуны дәвам иттерергә;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләргә;

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының 2009 елның 1 гыйнварындагы 1 нче боерыгы белән расланган елларга Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасы бүлекчәләренең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлеген камилләштерү концепциясе кысаларында юл хәрәкәте иминлегенең актуаль мәсьәләләрен яктыртуда муниципаль районнарның, шәһәр һәм авыл җирлекләренең массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча эшен активлаштырырга;

хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядларын төзүдә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) булышлык күрсәтергә;

юл хәрәкәтендә катнашучыларның тикшерүдә тоту-күзәтчелек итү эшчәнлеген активлаштырырга.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә:

мәктәп укучыларына сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен хәрәкәттәге составны эксплуатацияләүне һәм аның техник торышын тиешенчә тикшерүдә тотуны тәэмин итеп, 100 мәктәп автобусын бүлү турында тәкъдимнәр әзерләргә;

мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның юлда үз-үзләрен үрнәк тотуын формалаштыру эшен дәвам иттерергә;

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты белән берлектә, түбәндәгеләр турында тәкъдимнәр әзерләргә:

Казан шәһәре территориясендә парковкалар һәм автомобильләр туктап тору урыннарын төзү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру;

барлык милек рәвешендәге йөк һәм җиңел автомобиль транспортына Казан шәһәре үзәк өлешенә керүне чикләү.

3. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына:

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе белән берлектә, муниципальара автобус элемтәсенең автоматлаштырылган төбәк мәгълүмат-идарә итү системасын формалаштыруны дәвам иттерергә;

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә, юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннарны ачыклау методикасын унификацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм Россия Федерациясенең Транспорт министрлыгына кертергә;

урам-юл челтәрен төзү һәм реконструкцияләү буенча юл эшләре планнарына беренче чиратта юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннар булган участокларны кертергә;

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге белән берлектә, Казан шәһәренең 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектларына илтә торган урамнарын һәм юлларын төзүне һәм реконструкцияләүне 2020 елга кадәр фараз белән 2013 елга кадәрге чорга Казан шәһәренең урам-юл челтәрен һәм шәһәр пассажирлар транспорты системасын үстерү программасы нигезендә башкарырга, шәһәргә керү юлларында һәм метрополитенның соңгы станцияләре янындагы территорияләрдә автотранспортны вакытлыча куеп тору өчен өстәмә урыннар (шул исәптән башка шәһәрләрдән килгән транспорт өчен) оештыру күздә тотарга;

Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасында юл эшләре программалары кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын үтәүгә капитал салулар лимитларын күздә тотарга;

«Татарстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе белән берлектә, социаль әһәмияткә ия булган йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чаралары, юл-коммуналь хезмәтләр, ашыгыч медицина ярдәме, янгын сүндерү машиналары һ.б. хәрәкәтен диспетчерлык тикшерүендә тоту буенча берләштерелгән үзәк төзү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертергә;

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә, мәктәп автобусларын аларга алга таба техник хезмәт күрсәтүне һәм аларны эксплуатацияләүне тиешле тикшерүдә тоту өчен автотранспорт предприятиеләренә беркетергә.

4. Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына:

янгын сүндерү, саклау-коткару бүлекчәләрен заманча һәлакәт-коткару техникасы белән җиһазландыру буенча Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар салган зыяннарны бетерү министрлыгы, « елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» федераль максатчан программасы белән идарә итү дирекциясе» федераль дәүләт учреждениесе белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итәргә;

республиканың кызыксынучы министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Янгынга каршы хезмәте турында» 2008 ел, 10 сентябрь, 656 нчы карары белән билгеләнгән торак пунктларда Татарстан Республикасы территориясендә федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар буенда янгыннар, һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр чыкканда оператив эш итү өчен «Татарстан Республикасының Янгыннан саклау хезмәте» дәүләт учреждениесе бүлекчәләрен оештыру эшен дәвам иттерергә;

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренең юл-транспорт һәлакәтләрендә эш итүләренең нәтиҗәлелеген күтәрү эшен дәвам иттерергә;

2011 елга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча республика максатчан программасы проектына тәкъдимнәр әзерләргә.

5. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына:

махсус яктылык һәм тавыш сигналларын бирү җайланмалары белән җиһазландырылган транспорт чаралары белән идарә итүче автомобиль йөртүчеләрне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Автомобиль йөртүчеләрне махсус яктылык һәм тавыш сигналларын бирү җайланмалары белән җиһазландырылган транспорт чаралары белән идарә итүгә әзерләү һәм аның белән идарә итүгә мөмкинлек бирү турында» 2007 ел, 15 декабрь, 876 нчы карары нигезендә укытуны оештырырга;

автомәктәпләр өчен производство белеме мастерларын һәм укытучы кадрларны максатчан әзерләүнең сыйфатын яхшырту һәм аларның һөнәри квалификациясен системалы рәвештә күтәрү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдимнәр кертергә;

педагогика училищелары һәм көллиятләре студентларын юлларда балаларның үз-үзләрен имин тоту кагыйдәләренә өйрәтү эшенә әзерләүне дәвам иттерергә;

белем учреждениеләрендә хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары эшчәнлеген киңәйтү, спортның техник төрләре (картинг, автоэш һ.б.) буенча секцияләр, түгәрәкләр челтәре эшен дәвам иттерергә;

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, Россия автоиминиятчеләр берлеге һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү нигезендә мәктәп автобусларын спутник навигациясе системасына интеграцияләнгән алкойозаклар белән җиһазландыру чараларын күрергә.

6. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына:

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, «Татарстан Республикасының Янгыннан саклау хезмәте» дәүләт учреждениесе хезмәткәрләрен (беренче чиратта – Татарстан Республикасы территориясендә федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар буенда урнашкан оператив эш итү бүлекчәләре) кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүне оештырырга;

ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадаларының юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга килеп җитү вакытын киметү максатларында, Һәлакәтләр медицинасы республика үзәгенә Татарстан Республикасының барлык территориясендә ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен «ГЛОНАСС» системасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре урынына җибәрү мәсьәләсен оператив хәл итү вәкаләтләрен бирергә;

Һәлакәтләр медицинасы республика үзәге базасында санитария-автотранспорты булган урынны «ГЛОНАСС» системасы буенча тикшерүдә тоту системасы һәм “112” бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте буенча территорияләрнең кичектергесез эш итү системасы эшчәнлеген тәэмин итү өчен диспетчерлар бүлеген оештырырга;

һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең экстерриториаль базасын (Татарстан Республикасының көнчыгышында – Һәлакәтләр медицинасы республика үзәге филиалларын – Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә, Татарстан Республикасының көнбатышында – патруль бригадаларын – Исаково авылында (Зеленодол муниципаль районы) Шәле авылында (Питрәч муниципаль районы) оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә;

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, гомуми файдаланудагы транспорт йөртүчеләрне юл-транспорт һәлакәтләрендә беренче медицина ярдәмен күрсәтүгә өйрәтүне оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә.

7. “Татарстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре үзәге” дәүләт учреждениесенә:

“Иминлекнең космик коридоры” проектын тормышка ашыру кысаларында трассаның катлаулы участокларына (шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннарга бәйле булган) табигый һәм техноген куркынычлар мониторингы системаларын үстерүне тәэмин итәргә;

Һәлакәтләр медицинасы республика үзәгенең диспетчерлар бүлеге хезмәткәрләрен “112” бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте буенча территорияләрнең кичектергесез эш итү системасында эшләүгә өйрәтүне оештырырга.

8. Республика “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына:

массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлегенең актуаль мәсьәләләрен яктырту эшен дәвам иттерергә;

юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауның нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында, социаль реклама мөмкинлекләреннән файдаланырга;

үз ведомствосына караган массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге буенче тематик рубрикалар ачу мәсьәләсен карарга.

9. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Татарстан Республикасыныћ Тљзелеш, архитектура џђм торак-коммуналь хуќалык министрлыгына, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенә, Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсенә, “Идел-Нократ төбәге автомобиль юлларының федераль идарәсе” дәүләт учреждениесе һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән берлектә, түбәндәгеләрне үтәүне тәэмин итәргә:

Татарстан Республикасы территориясеннән уза торган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл сервисы объектларын, бүлеп бирелә торган полосаларын һәм юл буе полосаларын санитария-экология таләпләренә һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләренә туры китерү чараларын;

“Шәһәр төзелеше. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә йортлар төзүне планлаштыру һәм төзү” дигән 6.19 СНиП 2.07.01-89 нчы пункт таләпләрен.

10. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына, Татарстан Республикасыныћ Гражданнар оборонасы эшлђре џђм гадђттђн тыш хђллђр министрлыгына “Алабуга” махсус икътисадый зонасында Fiat Ducato автомобиле базасында алар белән янгын сүндерү-коткару бүлекчәләрен җиһазландыру өчен тиз эш итә торган автомобильләр җитештерүне финанслау мәсьәләсен хәл итәргә.

11. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларына:

район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре концентрацияләнгән урыннар буенча ясалган анализ нигезендә аларны бетерү чараларын эшләүне;

торак пунктларда юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләүне һәм раслауны;

җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарын төзекләндерүне норматив документлар таләпләре нигезендә эшләүне, торак пунктларда урамнарны һәм җәяүлеләр өчен киртәләрне ясалма яктыртуны күздә тотуны;

юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең бу карарны үтәү турындагы эшенә квартал саен анализ ясауны;

“2009 елга Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү” республика максатчан программасы буенча алынган “С” класслы реанимобильләрдән максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тормышка ашыруны тәэмин итүне;

“Региональ оборона спорт-техника оешмасы – Татарстан Республикасы РОСТО (ДОСААФ)” иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенә (алга таба – Татарстан Республикасы РОСТО (ДОСААФ), Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасыныћ Хезмђт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларына, мәктәп укучыларын һәм студентларын укыткан өчен түләүне аларның законлы вәкилләренең үз акчасы яки студентларның үз акчасы, шулай ук федераль бюджет һәм республика бюджеты акчасы исәбеннән күздә тотып, “В”, “В, С” категорияле транспорт чараларын йөртүчеләр әзерләү программалары буенча 11 нче сыйныф укучыларын, югары һөнәр белеме учреждениеләре һәм урта һөнәр белеме учреждениеләре студентларын укыту өчен Татарстан Республикасының белем учреждениеләрендә автосыйныфлар оештыру өлешендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 ел, 10 август, б-999 нчы боерыгын үтәү эшен активлаштырырга;

Татарстан Республикасының Һөнәр берлекләре федерациясенә һөнәр берлекләре оешмаларын транспорт йөртүнең югары культурасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү нигезендә автомобиль йөртүчеләр белән җәяүлеләрнең үзара ихтирамлы булуын пропагандалау эшенә җәлеп итәргә.

12. Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы РОСТО (ДОСААФ) белән берлектә, Татарстан Республикасының гомуми белем учреждениеләре базасындагы автосыйныфларда һәм Татарстан Республикасы РОСТО (ДОСААФ) автомәктәпләрендә файдалану өчен лизингка өйрәткеч тренажерлар бирү механизмын эшләргә.

13. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Президентының 2007 ел, 14 ноябрь, ПУ-610 нчы Указын тормышка ашыруның барышы турында” 2008 ел, 25 декабрь, 922 нче карары үз көчен югалткан дип санарга.

14. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасы буенча
Эчке эшләр министрлыгына йөкләргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры Р. Н.Мићнеханов