«Баян» (перевод на татарский язык)

БАЯН

Маев, үзенең рус теле укытучысы булып китүен, бары тик характеры йомшаклыгына гына сылтап, болай ди :

--Дүшәмбе көнне, гөнахка каршы, үземнең кафедра яныннын узып бара идем, деканаттан безнең Паша атылып та чыкты, мине үзенә таба өстери дә башлады... Университеттагы бөтен халыкара яңалыкларны минем өскә сибә һәм “бу кабәхәт” белән аңлашуымны үтенә.

--Минме-е-е?!

--Иваныч, хет син нервыны чыгарма!.. Бетте! Баян синеке! Уллыкка алмасаң да, шефлыкка алырга туры килер. Кижига алып барып кайт шуны. ..

--Гыйнвардамы?

--Чаңгыда йөреп кайтырсыз. Аны үзеңнең күңел киңлегең, җылылыгың белән камап ал, предмет буенча да ярдәм ит.Үзең уйла! Син ирекле...

* * *

Ул елны җәйнең җәй диярлеге булмады. Кояш атналар буе качып ятты. Шунлыктан су коенырга беребез дә атлыгып тормадык, ә менә эссе мунчада каен себеркесе белән чабынып чыгарга атлыгып торабыз.

Маев Володяны күптән белә идем, шуңа киттем...

Комлы яр буенда аккурат кына, буралап эшләнгән мунча тора, суга терәлеп үк диярлек.

Әкият бит бу! Могҗиза!

Якынрак киләм... Көчәеп баручы чинау?! Ба-ммм!!! Ишек ачылып китте! Пар болыты, кычкырган тавышлар... Ике егет, мунчадан йөгереп чыктылар да, тиз генә суга сикерделәр дә. Алар артыннан Володяның бәхетле чырае күренде. Тәне кып-кызыл, себерке яфраклары ябышып калган.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

--Әйдә тизрәк! Соңга каласың бит!- дип кычкырды ул.

Пеләш башына киндер башлык, кулына бияләй киеп алды да яңадан мунчага кереп китте. Мин—аның артыннан.

--Синең кунакларың ни арада шулай кызынырга өлгерделәр соң әле?

--Ә-әә! Алар минем студентларым—гарәпләр, карел мунчасына беренче тапкыр керүләре икән.

Безнең сельхозда укыйлар, “галим агроном” һөнәре алмакчылар. Рафат—Палестинадан,өченче курста,ә Баян – беренчедә: кыш көне филфактан күчкән. Иорданлы, шундый дөрес үзе. Күкрәген тутырып бер сулыш ала да: “Амм-мма-на!”дип әйтеп куя. Мәчет манарасыннан җырлаган кебек. Бөркет шикелле, өстән бөтен кешене күзәтә сыман. Әйтерсең, ул иң биек, соңгы инстанция, калган кешеләр, "Амман"дип әйтсәләр дә,аның хәтле үк була алмыйлар.

Володя мичкә тагын утын өстәде. Термометрның шкаласы икенче круг буенча китте.

--Безнең факультетта гына да ундүрт чит ил студенты бар, тик аларны күрмисең дә, ишетмисең дә. Университетта бер Баян гына укый диярсең. Милләттәшләре дә аптырашта. Исеме зерәгә генә андый түгелдер. Бер иренмичә, энцеклопедиядән эзләп таптым : Рәсәйдә “баян” дип “телләр системасы катлаулы булган зур гармун “ атала икән. Менә ничек!

Мунча алачыгында ялан аякларның чапылдаган тавышлары ишетелде, пар бүлмәсенә сузынкы битле, озын егет кереп китте.

--Рафат, әйдә безнең янга. Таныш бул.

Бу кеше үзенең ике төстәге кулын миңа сузып :

--Әйе! - диде.

Мин аның кулын җиңелчә генә кысып:

--Александр.

Володяның “Баян!” дип кычкырганы ишетелде. Җавапка—кабер тынлыгы.

--Баян! Син тагын алачыкта утырып көн уздырырга телисеңме? Йөгер монда!

Мин, түземсезлек белән, Иордания корольлеге вәкиле керүен көтәм...

Ишек шыгырдап кына ачылды, (бөтенләй корольләрчә түгел) , аста, бусага янында, зур итеп ачылган күзле, эсседән пешкән чырай күренде.

--Син ник болай күңелсез, Баян?

--Бик эссэ...

--Кызык син, гомер буе чүлдә яшәп, мунчадагы эссегә чыдый алмыйсың. Кер әйдә монда.

--Ю-ю-кк, эссэ.

Ул, бусагадан мүкәләп керде дә , идәнгә утырып, колакларын учы белән томалады.

Без нык тирләдек, аннан соң Володя, башындагы шапкасын басыбрак киеп, кызган ташка тагын су бөркеде. Кайнар пар колакларны бөтереп китергән кебек булды.

--Э-ээх, рәхәт! Рәхәт бит, ә ?! – ди хуҗа, чүмеч белән ташка су сибә-сибә.—Баян, әйдә, белемнәрне ныгытып алыйк әле : “У-уу...”

Кайтаваз ишетелде:

--У-уу...

-- У - җым...

--Афәрин! Уҗым... Ну! Тагын бер хәреф! К...ку...культуралары.

Мин түзмәдем :

--Сиңа нәрсәгә бу “Могҗизалар кыры?“ Кешегә юньләп чабынырга бир!

--Дүшәмбе көн безнең имтихан. Баян, үтенеп сорыйм, минем арттан кабатлап кына бар... “У-җым куль-ту-ра-ла-ры”.

--У-Ууу!!! – Баян, кулларын өскә күтәреп улап җибәрде.

--Менә күрдеңме : уку әкренләп булып чыга , тик тәртип ягы... – Володя, шикле генә, Рафатка карап алды, йомшаграк сүз табарга тырышып. -- Ә менә тәртип ягы аксый шул әле.

Без хуш исле себерке белән рәхәтләнеп чабындык, аннан күлгә чумдык. Ә су бик җылы түгел, көз көне бит. “У-у-ух!” Тагын бер чумлап алгач, мунчага җылынырга кердек. Палистиналы борчылып :

--Бяан юк!- диде.

-- Акрын гына кереп киләдер.

Мунчада утыра торгач, бик эссе булып китте. Күлгә суынырга дип чыктык. Ни күрик : Баян салкын суда утыра. Йөзә белми, дер калтырап тик утыра. Тәненә сәер тимгелләр чыкан.

Б-рр-р! Аларның иреннәре болай да кара инде, ә моныкы -- зер кара. Ә тәне, киресеннчә, агарган. Хәтта күз бәбәкләренә хәтле ап-ак. Пабло – Пикассодан портрет - шарж инде менә !

Володя:

--Баян, син нәрсә?- дип сорап куйды.

--Андагыга караганда, монда әйбәтрәк...

Чит ил кешеләре киенеп, хуҗа чакыруы буенча өйгә чәй эчәргә кереп барганда, мин Володядан сорап куйдым :

--Алар мунчага үзләре теләп керделәрме, әллә син бик каты кыстадыңмы?

--Юк ла. Хәзер сөйлим... Баян иң башта төзелеш факультетына кергән иде бит. Студентлар арасыннан ул берүзе агач эшләнмәләр белән кызыксынып китте. Иорданиядә , үзең беләсең, агач бөтенләй юк. Бу бер ел укыды. Беркөн әйтә бу : “Юк! Рус тэлэн мин Лэнин бэлгән кэбек өйрәнэргә тиэш. Һәм бик яхшы бэлэргә тиэш!” “Тиэш “, тек тиеш. Моны филология факультетына күчердек. Күңелсез дәреслекләрдән, орфография белән пунктуациядән моның косасылары килә башлады. Тере эш кирәк моңа...

Палестинаның азатлык Оешмасы чираттагы бәйсез территорияне яулап алган. Аларга Газ секторының тагын бер өлеше “сезнеке” дигәннәр, имеш. Шуны ишетеп, бөтен гарәпләр, нинди гражданлыкта булуларына карамастан бәйрәм итәләр. Стена газетасы чыгардылар, үз җирләрен, аның янына, кызыл төс белән, басып алган җирләрен ясап куйдылар. Астында язу :”Палестина студентларын тәбрик итәбез. Ура! Ура! Ура! Алга һәм алга!” Плакатны деканат янындагы стенага ябыштырып та куйдылар.

Плакат яныннан, хуҗаларча эре атлап, профессор Рабин узып бара. Син бит беләсең , ул бит Россия яклы да, ФАТХ яклы да, ХАМАС яклы да түгел, бары тик үз илен яклый. Һәм ул нәрсә күрә?! Бөтен Израилне диярлек Палестина басып алган! Гәзитне йолкып та ала, вахтер хатынга китереп тә тоттыра. Тегесе – филфак деканына : “Кая куярга?”

Сорауга җавап гади :

--Ташларга!

Тегеләр икенче көнне киләләр :"Оп-па!»

--Кайда безнең Палестинабыз?

Өерләре белән декан янына. Израилне бөтенләй бетереп, яңа карта ясамакчы булалар.

Барсыннан да битәр Баян дулый:

--Кэм эшэ бу?

Рабинны берәү дә сатмады, бөтен гаепне вахтерга сылтап калдырдылар : имеш, дәресләр расписаниесен эләргә урын булмаганга, ул гәзитне йолкып төшергән. Кулларына гәзитләрен тоттыргач тынычландылар тагын.

...Һәм менә "яшь лэнинчы" филфакта. Русчаны "әз-әз" генә сукалый, ә программа -- охо-хо! Бөтен кешенең дә теше үтми. Аның якташлары -- молодецлар : аларда үҗәтлек тә, таләпчәнлек тә җитәрлек. Ә бусы -- ата ялкау!.. Кышкы. җәйге сессияләрен дә "койрык" белән бетерде. Шулай да рус телен яхшы беләм дип йөри, имеш, укытучылар артыгын таләп итәләр икән !

Рафат, аның күңелен күрергә теләп, ярдәм итәргә тырыша. Беркөнне, дөреслек эзләп, деканатка кереп киткәннәр, кесәләрендә - диктофон.

Безнең филфак деканы яхшы кеше. Кайнар холыклы, тиз кызып китүчән. Ну сүгенеп күрсәтә !.. «Пролетар чыгыш һәм түбән мәдәни дәрәҗә -- безнең төп сыйфатыбыз!»- дип кабатларга ярата.

Ярар, болар декан яныны кереп баралар инде. Секретареннан сорыйлар :

--Урынындамы?

Яшь кенә кыз, башын да селкеп өлгерми, тегеләр кабинетка кереп тә тулалар.

Декат бу вакытта телефоннан сөйләшә икән. Ризасызлык белән генә күтәрелеп карап :

--Көтеп торыгыз!

Баян аңа

--Чыгып китегез!

--Юк. Бэз сина кэрдэк!

Деканның муен тамырлары куркыныч булып бүртеп чыккан, йөзе бүртенгән. Ул, кулындагы телефон трубкасын атып бәргән дә , керфеген дә какмыйча Баянга терәлеп каткан...Ә үзе калтыраган бармаклары белән өстәлдән нидер эзли, эш кәгазьләрен йомарлый. Шувакыт , үз-үзен белештермичә сүгенеп җибәрә:

--Анагызны... фәлән...!!!

--Әле Сез шулаймы?! Мэнэ мында барсы да язылган...

Тугандаш Көнчыгыш дусларыбыз, кесәләреннән диктофон чыгарып, боргалана-сыргалана маймылланып, деканны үчеклиләр. Теге урыныннан сикереп тора, урындыгы дөбердәп авып китә. Очып кына килеп, егетләрнең кулыннан диктофонны алмакчы була, тегеләр тартышалар. Китә тарткалашу, куышу... Бу моментны "галстуксыз очрашу" дип атап булыр иде. Һәм, ниһаять, диктофон идәнгә төшеп китә. Студентлар тиз генә аны эләктереп алалар да, чыгып сызылар.

Декан бөек рус телендә аларның артыннан акырып кала...

--Аның тавышы сәгать буе кайтаваз булып яңгырап торган, диләр.

--Ёпера театры!..

--Әйтмә инде... Миңа моны секретарша кыз сөйләде. Зур сер итеп кенә.Син дә берәүгә дә әйтмә, ишетсен колагың!

Шулай итеп, чит ил стулентлары "ягымлылык визитларын" иртә белән ясадылар ; шул ук көнне кич белән, җавап йөзеннән, аларга выговор чәпиләр. Шуның белән бу эш бетә. Билгеле, Баян тавыш-гауга куптарды : бөтен кеше аларга нахакка бәйләнә , күралмыйлар, имеш.Әшәке сүзләр белән сүгенде.

-- Алга таба да монда укыйсыңмы соң? - дип сак кына сораштыралар аннан.

-- Юк! Бөек тэлэгэзгэ тилчә чыксын. Баян Рафат укыгын җирдә, агрономга укырга тэли. Ул бөтэн имтиханын "искиткэч"кә бирэп бара, миңа "2"ләр гэнә эләгә , ә икэбэз дз бэртэслэ укибыз.

Володя, маңгаендагы тирен сөртеп алды һәм, акланырга теләгәндәй, дәвам итте:

--Нәтиҗәдә, миңа котылырга насыйп булмады. Рус теле укытучысы вазифасын үз өстемә алырга мәҗбүр булдым. Рус телен белми торып, аңа берни дә өйрәтеп булмый бит. Хәзергә ул әле "анаңны фәлән..." дигән сүзне генә акцентсыз әйтә белә.

--Барыбыз да шуннан башладык инде,- дип куйдым мин.

-- ... Хәзер без аның белән "тел мохитенең төбенә төшү" методына күчтек. Шул ук вакытта иорданны карел гореф-гадәтләре белән таныштырам. Үзең күреп торасың: булдыра алганча күңелен күрәм. Бәлки син берәр нәрсә тәкъдим итәрсең?..

Мин туйганчы мунча чабындым, мәтрүшкәләп чәй эчтем һәм, саубуллашканда, Баяннан сорап куйдым:

-- Агрономлыкка укып чыккач, бездә банан үстерерсеңме, әллә үзегездә бәрәңгеме?

Соравым җавапсыз калды.

Соңрак, Баянны туган иленә кайтып киткән, дип ишеттем.

Өч факультета укыгач, аңа бөтен юллар да ачык инде.