Казан шәһәре Яңа Савин районының

“ Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми муниципальбюджет учреждениесе

Акашина

Нилә Мөхәмәт кызы

Югары кв. категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Казан, 2015ел

Казан шәһәре Яңа Савин районының

“ Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми муниципальбюджет учреждениесе

Дәреснең темасы

“ Кеше һәм табигать”

8 нче сыйныф

/ рус гр /

/ интерактив такта Smart board

куллану /

Башкаручы :

Акашина

Нилә Мөхәмәт кызы,

югары кв. категорияле

милли директор урынбасары

Казан, 2015ел

Тема “ Кеше һәм табигать”

Максат :

1.  Укучыларның шахси мөнәсәбәтләрен белдерүләренә ирешү;

2.  Үз фикереңне дөрес итеп әйтә, дәлилли белүләренә ирешү ;

3.  Укучыларда табигатькә үзаң тәрбияләү саклау ;

Материал :

1.  Ф. С Сафиуллина, Р. Х. Мөхиярова, 8 нче сыйныф дәреслеге, Казан, “ Мәгариф ” нәшрияты , 2005 ел.

2.  Слайдлар / интерактив тактада эшләнгән /

Методлар :

·  Репродуктив ;

·  өлешчә эзләнү;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Алымнар :

·  сорау – җавап ;

·  сәнгатьле уку;

·  тәрҗемә итү;

·  слайдлар белән эшләү / интерактив такта Smart board ярдәмендә/

·  төркемнәп эшләү.

Принциплар :

1.  уку – укыту һәм тәрбия берлеге ;

2.  оптимальлек ;

3.  кешелеклелек.

Дәреснең төре : катнаш дәрес

Дәрес барышы

1 Оештыру өлеше.

а/. Фонетик зарядка / слайдлар белән эш /

Интерактив тактада 6 сүз языла, аларны бер укучы артыннан кабатларга бу

ла / : табигать , агулана, зарарлана, һава, бурыч, сәламәтлек

2 . Яңа сүзләрне кертү:

Аеруча – особенно

Зарарлана – повреждается

Иксез – чиксез – несметный

Мөһим – важно, ный

3. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

4. Текст өстендә эш ( интерактив тактада эшләү).

Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим. Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, төрле радиоктив матдәләр җирләребезне, һаваны агулый. Икенчедән, казылма байлыклар, агачлар елдан – ел азая. өченчедән, иген уңышын арттыру өчен, бик күп химик ашламалар кулланыла. Шулай итеп Җир нык зарарлана. Аның иксез – чиксез байлыклары агулана.

21 гасыр да Җир нинди булыр?

Бир шарының нинди булуы безгә бәйле чөнки Җирдә без яшибез. Киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш.

Кеше табигатькә зыян китергән икән, димәк, ул үзенә дә зарара китергән. Кеше үзе дә табигать баласы бит. Шуңа күрә кеше табигатьне яратырга

тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!

Бирем : өлешләп уку, тәрҗемә итү , сүзләрне дөрес әйттерү.

5. Слайдар / татарча сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз /

Бурыч полезные ископаемые

Зарарлы вредный

Табигать воздух

Агулану природа

Һава долг

Уңыш отравление

Казылма байлыклар урожай

6 . Сүзләрне кулланып, җөмләләр төзегез, интерактив тактага язу.

7. “Сорау – җавап” - текст ярдәмендә диалог төзегез .

/ Эш төркемнәрдә башкарыла /

Диалоглар өчен темалар :

·  Табигатькә чыгасыңмы?

·  Үсемлекләрне яратасыңмы?

Үрнәк :

-  Син табигатькә чыгарга яратасыңмы?

-  Яратам.

8 Сорауларга җавап бирегез :

-  Хәзерге вакытта нинди проблема мөһим?

-  Ни өчен табигатьне саклау проблемасы мөһим?

-  Табигать алдында кем җаваплы?

-  Табигатьне ничек сакларга мөмкин?

9 Дөресме, дөре түгелме?

/ интерактив тактада языла һәм бер укучы эшли /

-  Урман – матурлык һәм сәламәтлек чыганыгы.

-  Агачлар озак үсә .

-  Кеше табигатьне сакламый.

-  Җир зарарлана.

-  Кеше үзе дә табигать баласы

-  Кеше табигатьне яратмый.

-  Җирдә яшибез.

10 . Дәрескә нәтиҗә ясау :

-  Бүгенге дәрестә син нәрсәләр белдең?

-  Табигатьне ни өчен сакларга кирәк?

-  Табигать алдында син җаваплымы?

Өй эше :

1.  Текст буенча 5 сорау төзергә.

2.  Текстны әлешләргә бүлергә;

3.  Тексттан сүзтезмәләр табып язырга / 5 сүзтезмә / ;

4.  Текстның эчтәлеген үз сүзләрен белән сөйләргә ;

5.  План төзергә .

Өй эшен укучылар үзләре сайлап алалар.