Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

Теләче муниципаль районының информацион методик үзәге

“ Арыслан белән эт”

(4 рус сыйныфларының татар төркемендә укучы төркемнәре өчен. )

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

Теләче урта мәктәбенең

югары категорияле укытучысы

Җәләлиева Заһирә Гыйльмановна

Теләче 2008

Төзүчесе: Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Теләче урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы З. Г.Җәләлиева.

Рецензент: Информацион – методик үзәкнең баш белгече .

Методик ярдәмлек әрованың “Рус телендә белем бирүче башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф өчен дәреслеге (татар балалары өчен)

буенча эшләнде.

Теләче 2008

Тема:

“Арыслан белән эт”

Максатлар:

1)Укучыларны ң хикәясе белән таныштыру.

2)Хикәяне анализларга өйрәтү.

3)Сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.

4)Табигатькә, кече туганнарыбыз хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1.  Укучыларны дәрескә әзерләү

(Психологик әзерлек).

У. Укучылар, сез хайваннарны яратасызмы?

Сезнең өйдә нинди хайваннар бар?

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

-  (Укучыларның җавабы)

У. Ә хәзер кул аркаларыгызны, мәче сыйпаган күк, сыпырыгыз әле. (Баш, битләрен сыпыралар.)

Мәче битен ничек юа? (Бит, колакларны массаж лау).

2.  Актуальләштерү.

Укучылар сез этләр мәчеләр турында нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?

-  (Эт белән мәче кебек талашып тору Һ.б.)

У. Укучылар эт белән мәче бер берсен яратмыйлар инде алар. Сез ничек уйлыйсыз тормышта гел шулай гына микән соң? Әллә искәрмәләр дә буламы икән?

-(Укучылар җавабы).

3.Яңа дәрес материалы.

Дәреснең темасы белән таныштыру.

У. Укучылар, без бүген бөек рус язучысы ң “Арыслан белән эт” хикәясенең тәрҗемәсе белән танышырбыз.

Бу хикәянең русча варианты белән без рус теле уку дәресендә танышкан идек.

-  турында белгәннәребезне искә төшерик әле.

-  ( кайсы елны һәм кайда туган?

-  Аның балалык еллары ничек узган?)

4.Сүзлек өстендә эш.

-  Хикәядә сезгә аңлашылмый торган яки искергән сүзләр очрарга мөмкин.

-   

Ерткыч

Читлек

Сырышты

Үзенеке

Иснәде

Ялады

Бикләр

өзеп алып

Кире кайтарып бирү

Йоннарын кабартты

Кимерә башлады

Теткәләп ташлады

Рус телендә язылган текст белән чагыштырып, сүзләрнең мәгънәсен аңлат.

5. Хикәяне укытучы укуы.

-Сезгә хикәя ошадымы? Ни өчен?

6. Физкультминут.

(Музыка астында бию хәрәкәтләре)

7. Укучыларның укуы.

-  Укыганда, малайлар арысланның үз - үзен тотышына игътибар итеп укыйлар, ә кызлар этнең үз - үзен тотышына игътибар итәләр.

-  Хикәяне ярты тавышка укыйбыз. (Шаулап уку)

-  Уку вакытында, сез эт белән арысланның үз - үзләрен тотышына игътибар иттегез. Сез нәрсә сиздегез?

-  Ә нинди сүзләр кулланган?

Төркемдә эш.

(Дәреслектән таптыру, укыту).

1 төркем 2 төркем

Арыслан

Эт

Аның янына килде һәм иснәде

Койрыгын кысып, читлекнең почмагына барып сырышты

Аягы белән төртеп әйләндерде

Аркасына ятты

Бераз өзеп алып итне эткә калдырды

Аякларын күтәрде

Эт белән уйнады

Койрыгын болгый башлады.

Ашаудан калды

Сикереп торып, арыслан каршында арт аякларына басты

өоннарын кабартып, каты тавыш белән кычкырырга тотынды

Койрыгы белән үз үзен кыйный башлады, читлекнең стенасына ташланды, идәнне, бикләрне кимерә башлады

У. Укучылар ң бу хикәясе безне нәрсәгә өйрәтә?

- (*Укучыларның җаваплары).

У. Ни өчен хикәяне булган хәл дип атаганнар?

8. Күзләр өчен физкультминут.

9. Сайлап уку. (Парларда эшләү)

-Тексттан түбәндәге сүзтезмәләр кергән җөмләләрне табып укыгыз.

-“...карарга дип бер бай килде.”

-“ ..читлекнең бер почмагына барып...”

-“... хуҗа ризалык бирде..”

-“ ...кайгысын онытыр...”

-Ә сез арысланнар турында нәрсә беләсез?

У. Хәзер арысланнар бик аз калып бара. Африкада 150 мең һәм Индия саклау зоналарында 200 ләп булыр.

10. Тигез уку.

У. Укучылар чын укучы әле ул укыганын истә дә калдырырга тиеш. Әйдәгез әле уйлап укыйк хикәяне.

Сез ничек уйлыйсыз: бу хикәядә иң хәсрәтлесе нинди вакыйга?

11. Уку тизлеген арттыруга күнегүләр.

Китапханәдән алган китапларыгызны алыгыз. Бер минут күз белән йөртеп укыйбыз. Ничә сүз укыганлыгыбызны саныйбыз.

12.Дәресне йомгаклау.

-Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?

- Сез бу хикәядә арысланның нинди сыйфатлары белән таныштыгыз?

- Көчле, куркыныч арыслан кешеләргә нинди сабак биргән?

13. Өй эше.

1 төркем: Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

2 төркем Арысланнар турында материаллар тупларга.

3 төркем. Арысланнар турында әкият язарга.