Театральләштерелгән тамаша

“Без варис булырга лаек”

4 класс укучыларын варислар сафына кабул итү

Барлык отрядлар рапорт тапшырып бетергәннән соң, өлкән вожатый балаларны бәйрәм белән котлый, варислар берлеге турында сөйли.

Шүрәле белән убырлы урман эченнән килеп чыгалар. Балаларны кытыклыйлар.

Вожатый: Абау, кемнәр сез? Нишләп йөрисез?

Шүрәле: Урман буенда бер көтү бала күрдек тә, яныгызга килергә булдык. Кети-кети уйныйсы килде.

Убырлы: Ә мин сезгә бесплатный аттракцион алып килдем. Кемнең минем себеркедә очып карыйсы килә?

Шүрәле: Карале, Убырлы, менә монда бер чибәр егет бар, иң беренче шуны утыртып йөрт әле. Бик ошап китсә, алып та китәрсең урманыңа.(Убырлы утыртып йөртә)

Убырлы (вожатыйга): Әйдә, син дә утырып карыйсыңмы?

Вожатый: Карагыз әле, без монда себеркегә атланып йөрергә түгел, ә варислар туган көнен бәйрәм итәргә килдек.

Шүрәле: Ә-ә-ә, бүген Харислар туган көнемени?

Убырлы: Карале, Шүрәле, синең мари урманында яши торган әтиеңнең бабасының килененең оныгы Харис исемле түгелме соң? Бәйрәме белән котла инде.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Шүрәле телефоннан шалтырата: Привет, братан Харис! Как, хәлләр клевомы? Сине бәйрәмең белән котларга шалтыратам әле. Нинди бәйрәм дип, бүген Харислар көне ди бит. Кем әйтте дип, менә урман буенда чыр-чу килеп йөргән балалар шулай ди.

Вожатый: Син, Шүрәле, дөрес аңламагансың. Харис түгел, варислар көне бүген.

Шүрәле: Ой, извини, братан. Бераз хата киткән. Ну ярар, пока!

Убырлы (Шүрәлегә төртә): И-и-и, аңгыра урман сарыгы!

Шүрәле: Үзеңне бел! (Сугышмакчы булалар)

Вожатый: Шүрәле, Убырлы, сугышмагыз! Менә безнең балалар кебек тәртипле булыгыз, алар бер дә сугышмыйлар. Әйдәгез, сезне дә менә бу балалар белән бергә варислар берлегенә кабул итәбез. Ләкин моңа лаек икәнегезне расларга туры киләчәк.

Убырлы, Шүрәле: Без риза, безнең дә варис буласы килә.

Вожатый: Ярый алайса, әйдәгез, менә бу тукталышлар буйлап киттек.

1 тукталыш: Гражданлык традициясе

Һәр тукталышта вожатыйлар тора, балалар сорауларга җавап бирәләр, алар биргән биремнәрне үтиләр.

1.  Без нинди илдә яшибез, Шүрәле?

Шүрәле: Мин урманда яшим.

Укучы: Юк инде, без Татарстанда яшибез.

Шүрәле: Ә минем урман да Татарстандамы соң? Алайса мин дә Татарстанда яшим!

2. Татарстан кайчан суверен дәүләт булды?

3. Татарстанның беренче президенты кем?

2 тукталыш: Дөреслек традициясе

Вожатый: (дөреслек традициясе белән таныштыра) Менә сез икеле алдыгыз, ди. Әтиең ничәле алуың белән кызыксына. Син ни дип җавап бирерсең? (балалар җавап бирә)

3 тукталыш: Игелеклелек традициясе

Табышмакларга җавап бирәләр.

Убырлы: Мин табышмакларга оста җавап бирәм, миңа әйтегез!

Вожатый:

Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.

Убырлы (бераз уйлап тора да, елап җибәрә): Белмим бит, хәзер мине вариска кабул итмиләр инде-е-е!

Укучы: Кайгырма, Убырлы, мин сиңа булышырмын. “Китап” бу табышмакның җавабы.

Убырлы: И-и-и, рәхмәт инде сиңа, бигрәк игелекле бала икәнсең.

Укучы: Мин бит варис буласы, ә варислар игелекле, ярдәмчел булырга тиеш.

(балаларга да табышмаклар әйтелә)

4 тукталыш: Үсеш традициясе

Күңелле эстафета. Балалар, Шүрәле, Убырлы себеркегә атланып ярышалар.

5 тукталыш: Мирас традициясе

Туган авыл табигате турындагы сорауларга җавап бирәләр.

1.  Метрәй исеме каян килеп чыккан?

2.  Авылыбыздагы чишмәләрнең исемнәрен атагыз.

3.  Авылыбыздагы тауларның исемнәрен атагыз.

Варисларның тантаналы вәгъдәләре, галстуклар бәйләү. Кунакларны озату.