Казан шәһәре Мәскәү районы 66 нчы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе
ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
Дәрес район метод берләшмә
җитәкчеләре семинарында
7 нче Б сыйныфында үткәрелде.
Укытучы:
Казан 2007
Дәреснең темасы: Фразеологизмнар.
Дәреснең максаты: 1. Укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү;
2.Фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү;
3.Укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү;
Дәреснең тибы: белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.
Җиһазлау: һәр укучыга фразеологик берәмлекләр язылган карточкалар.
Дәреснең барышы: I. Оештыру.
II. Өй эшен тикшерү (Үткән, хәзерге, заман хикәя фигыль кушымчаларын кулланып көндәлек режимны язып килергә.) Бер укучы үз җөмләсен укый, икенчесе билгеле үткән заманда әйтә. Шулай итеп заман формалары кабатлана. Соңыннан бер укучы тулысы белән көндәлек режимны сөйли.
III. Төп өлеш. Теманы гомумиләштереп кабатлау.
- Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар. Дәресебезне хәерлесе белән башлап җибәрик. Без бүген дә фразеологизмнарны сөйләмдә аңлап куллануны дәвам итәбез, дәресебезнең максаты да һәр өйрәнелгән фразеологизмның мәгънәсенә төшенү, сөйләмдә дөрес куллану.
- Әйдәгез хәзер эш дәфтәрләренә бүгенге числоны, теманы язып куйыйк.
- Укучылар, әйдәгез әле узган дәресләрдә өйрәнгән фразеологик берәмлекләрнең кайберләрен искә төшереп китик. СЛАЙД.
- Уртак тел табу, беренче чиратта, баштан чыкмый, баш күтәрми, җиң сызганып, кул җитми, , күз ачып йомганчы.
1. Фразеологик берәмлекләр кулланып, дәреснең девизын сайлау, максат кую.
- Укучылар, дәресебезгә девиз сайлыйк әле. (Фикерләр тыңлана, авырыксынсалар булышып җибәрәм.).
- “Җиң сызганып эшләргә”. СЛАЙД.
2. Тәкъдим ителгән фразеологик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзү (хикәя төзергә әзерләнү). СЛАЙД.
-Укучылар, хәзер слайдка игътибар итик, монда яңа фразеологик берәмлекләр бирелгән. Әйдәгез, бергәләп карап китик, мәгънәләрен аңлатыйк.
Ничек кенә булса да- любой ценой
энә төшәр урын юк - яблоку негде упасть
телеңне йотарсың - язык проглотишь
башка күз белән карау - смотреть другими глазами
биш бармагың кебек белү - знать как свои пять пальцев
бармак аша карау - смотреть сквозь пальцы
бер тамчы – кот наплакал
аяк калмау – сбиться с ног
һич булмаса – на худой конец
Һәр укучыга татару өчен карточкалар:
Мин көнне ничек үткәрдем?
· Иртән өйдә ( ничек кенә булса да, биш бармагың кебек белү, бер тамчы, һич булмаса)
· Мәктәпкә бару (ничек кенә булса да, уртак тел табу, күз ачып йомганчы ).
· Мәктәптә (җиң сызганып, баш күтәрми биш бармакны белгән кебек, күз ачып йомганчы, уртак тел табу, баштан чыкмый).
· Мәктәптән соң өйдә (беренче чиратта, җиң сызганып, кул җитми, күз ачып йомганчы, телеңне йотарсың, энә төшәр урын юк, бер тамчы).
· Урамда (күз ачып йомганчы, ничек кенә булса да).
· Кич өйдә ( уртак тел табу, баш күтәрми).
СЛАЙД. Кулланырга мөмкин булган барлык фразеологизмнар да бер слайдта.
Әзерлек эше:
а) бүлек исемнәрен кычкырып уку;
ә) тәкъдим ителгән берәмлекләр арасында башлыча исем фигыльләр кулланылуын билгеләү;
б) исем фигыльләрне: билгеле үткән заман, I зат хикәя фигыль итеп үзгәртү (телдән): уртак тел табу-уртак тел таптым-уртак тел табам
- Укучылар, сез хәзер шушы фразеологик берәмлекләр белән бүлек исемнәренә туры китереп, җөмләләр төзисез. Яңадан бергәләп тикшерәбез.
3. Җөмләләрне уку, хаталар булса, бергәләп төзәтү.
СЛАЙД. Барлык фразеологизмнар да бер слайдта.
4. Ныгыту.
- Хәзер мин фразеологик берәмлекләрне русча әйтәм, сез татарча әйтегез.
смотреть сквозь пальцы - бармак аша карау
знать, как свои пять пальцев - биш бармагың кебек белү
кот наплакал - бер тамчы
сбиться с ног - аяк калмау
смотреть другими глазами - башка күз белән карау
на худой конец - һич булмаса
яблоку негде упасть - энә төшәр урын юк
язык проглотишь - телеңне йотарсың
5. Физкультминутка.
6. Фразеологик берәмлекләрне бер сүз белән әйтергә.
- Алдагы бирем болайрак булыр: мин фразеологизмнарны әйтәм, сез шул фразеологизмны бер сүз белән атагыз.
телеңне йотарсың -... (тәмле)
бер тамчы -...(аз)
аяк калмау -...(ару)
күз ачып йомганчы -... (тиз)
диңгездән бер тамчы -... (аз)
7. Экранда рәсемнәр бирелгән, шуларга туры килгән фразеологик берәмлекләрне әйтергә.
8. Шигыръ уку.
-Ә хәзер компьютер алдына утырырга чакырам. (3 бала утыра, шушы ук биремне эшлиләр).
Бирем. Фразеологик берәмлекләрне табып, сүзлек дәфтәренә язып барырга.
Бармакка бармак сукмадым,
Ахры, сул аяктан тордым.
Урын-җирне җыймыйча,
Мәктәбемә китеп бардым.
Борыным салынган иде,
Очрады ярый җан дустым.
Күңел күтәрелде бераз,
“Исәнме!”, дип кулын кыстым.
Без икәүдән-икәү генә -
Яттан шигырь сөйләп бардык.
Көне буе баш күтәрми,
Җиң сызганып белем алдык.
Судан коры чыктым бүген:
Сорадылар – җавап бирдем.
Сүзгә кесәгә кермичә,
Матур итеп сөйләп бирдем.
Тел очында торган җавап,
“Эһ” дигәнче башка килде.
Сүзне сүзгә ялгый белдем.
Алдым шулай яхшы билге.
Башым күккә тия язды,
Борын күтәрмәдем ләкин.
“5”ле алгач, кәеф яхшы,
Ал да гөлгә әйләнде көн.
Очып кына кайттым өйгә,
Әниемнең мин уң кулы.
Бөтен савыт-сабаларны
Ялт иттерде үскән улы.
Шайтан аяк сындырырлык
Иде йокы бүлмәсендә.
Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Гөл иттердем һәммәсен дә!
IV. Белемнәрне ныгыту. Сүзлек дәфтәрләренә язган фразеологик берәмлекләрне тагын бер кат укып чыгабыз.
Бармакка бармак сукмау, сул аяктан тору, борын салындыру, җан дус, күңел күтәрелү, кул кысу, икәүдән-икәү генә, баш күтәрмәү, җиң сызганып, судан коры чыгу, сүзгә кесәгә кермәү, тел очында тора, “эһ” дигәнче, сүзне сүзгә ялгый белү, баш күккә тию, борын күтәрмәү, ал да гөл, уң кулы булу, ялт иттерү, шайтан аяк сындырырлык, трай тибү, гөл иттерү.
- Хәзер, укучылар, бүген өйрәнгән фразеологик берәмлекләрне тагын бер кат кабатлап китик. Экранда бирелгән фразеологик берәмлекләрне укыйк.
V. Өй эше: Бүген өйрәнгән фразеологик берәмлекләрне кулланып, 5 җөмлә төзергә.


