Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Аеш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Табигать һәм

аны саклау

(1 КЛАССТА ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ ДӨНьЯ ФӘНЕННӘН ДӘРЕС ПЛАНЫ)

Актаныш муниципаль районы Аеш төп

гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Закирова Фәнзия Рәвис кызы

Тема: Табигать һәм аны саклау. (Учимся с библиотекой”Бала”)

Максат:Кеше тарафыннан табигатькә салына торган зыян турында беренчел күзаллау булдыру;Кече яшьтәге мәктәп балаларының табигатьне ничек саклый алуларын күрсәтү; Табигатьнең матурлыгын күрә,бәяли белергә өйрәтү ,кешенең табигатькә мөнәсәбәтен ачыклау; Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. урмандагы һәр тереклекнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү; туган як табигате белән таныштыруда милли төбәк компонентлары куллану, туган ягыбызны ярату хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: “Җәйге урман картинасы,”Җәйге урман видиоязмасы, электрон презентация”Табигать-безнең байлыгыбыз”,Кызыл китап ; укучылар ясаган рәсемнәр, ”Бала ”библиотекасыннан “Агачлар да авырый” мультфильмы, компьютер, проектор

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Дәрес барышы

1.Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру

Хәерле иртә, укучылар!

-Хәерле иртә сиңа,

- Хәерле иртә миңа.

- Хәерлә иртә безгә,

- Хәерле иртә сезгә .

- Исэнмесез, дуслар. Бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

2.Актуальләштерү.

-Әйтегез әле, без нинди республикада яшибез? (...)

-Нинди районда, нинди авылда яшибез? (...)

-Үзебезнең Аеш авылы сезгә охшыймы? Ни өчен? Безнең авылыбызның нинди күркәм урыннарын беләсез? (...)

1.  Без бүген шушы күркәм урыннар турында сөйләшербез. Мин сезгә табышма клар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле

2.  Җәйнең буе бал җыя, кышның буе хәл җыя (бал корты)

3.  . Чик-чик итә - читкә сикерә. «Тоттым» дигәндә тора да китә.(чикерткә)

4.  Аллы-гөлле очкалак, оча гөлләр кочкалап.(күбәләк)

5.  Җаны булмаса да гомер итә(агач)

6.  Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.(гөмбә)

7. Лампа түгел — яктырта, Мич түгел — җылыта(кояш)

3.Яңа тема өстендә эш.

1.Бик дөрес әйттегез, балалар! Боларны бер сүз белән ничек атап була?

-  Табигать.

-  Әйе, дөрес. Авылыбызның йөрсәң сокланып туймаслык урыннары бик күп. Балалар, әйдәгез, бүген без үзебезнең авылның кечкенә генә “ табигать почмагын” ясыйбыз. Ул табигать почмыгында нәрсәләр булырга тиеш?

-  Агачлар, куаклар, елга, балыклар, ташлар, чәчәкләр, кошлар. бөҗәкләр,һ.б.(слайдлар ярдәмендә “табигать почмагы” ясау))

-  Барлык тереклек куелгач, табигать яшәреп, матурланып киткән. Кошлар сайрый башлаганнар.

Нәтиҗә ясау. Табигать-туган йортыбыз. Ә 2013 ел-Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Нәрсә ул экологик культура?

-  Ә хәзер барыбыз да күзләребезне йомабыз да һәм табигатькә чыгабыз 1,2,3....без табигать почмагында. (Видеоязмада җәйге урман, су буе күренеше. Анда ботагы сынган агач та бар)

Физминутка “Җәйге урманда”

- Күренекле рус язучысы Михаил Пришвин бик матур сүзләр язган:”Балыкка–су, кошларга-һава, хайваннарга-кыр һәм урман,ә кешегә яшәргә Туган иле кирәк. Табигатьне саклау ул-Туган илеңне саклау дигән сүз.”Шуңа күрә безнең һәркайсыбыз табигатькә сакчыл карарга тиеш. Чөнки кеше бик күпкә табигатькә бурычлы. Шулай да, ни өчен табигать безгә кадерле соң?Табигать белән ни өчен дуслашабыз? (...)

-  Әйе, бик дәрес, табигать – кешенең дусты. Табигатьнең бик күп өлешен агачлар тәшкил итә.Урман - планета өчен кислород фабрикасы ул. Аны җирнең атмосферасын чистартучы фильтр дип атарга була 1 гектар яшел үсемлек 1 сәгатьтә 2 кг уклекислый газны йота. Безнең район территориясенең 4,9%ы урман белән капланган. Күз алдына китерегез әле:- урманнар бөтенләй юк ,-ди. Нәрсә булыр иде икэн?(Укучыларның җаваплары тыңланыла.

-  Кошлар –урман докторлары. Кәккүк гадәти булмаган аппетитлы кош:1 сәгатькә ул 100 гусеницаны ашый.Ә мәче башлы ябалак 1 елга 1000 гә якын кимерүчене юк итә.Әгәр бер кимерүченең елга 1 килограмм бөртек ашаганын исәпкә алсак, бер ябалак елга 1 тонна икмәкне коткара дигән сүз. Сыерчыклар да гаҗәеп кошлар.Җәй буена матур сайраулары белән безне сөендереп торган сыерчыклар балалары белән 250 000 гә якын бөҗәкне юк итә.

-  Кошларның табигатькә бик күп файдасы тия. Безнең табигать почмагында балалар зыянланган урыннар да бар түгелме соң?

-  Каен агачының ботаклары сынган?

-  Әйе, балалар кеше үзе дә сизмәстән табигатькә бик зур зыян сала. Яз җитсә каен агачларыннан су агызу, Яңа ел бәйрәмнәрендә рөхсәтсез чыршы, нарат агачлары кисү ,завод –фабрикалар салган башка бик күп зыян турында сүз бара. Алдагы мультфильмда сүз нәрсә турында икән? Карап китик әле.

- Мультфильм карау “Агачлар да авырый”

Мультфильм буенча әңгәмә:

- Агачка нәрсә зыян сала?

-Әтисе кызына нинди киңәш бирә?

-Агачларны ничек дәваларга була?

Нәтиҗә: Табигатькә зыян салырга ярамый,әгәр андый хәл була икән, хаталарны төзәтергә кирәк. Кеше табигатькә нинди зыян сала ала?(укучыларның җаваплары тыңланыла(слайдлар)

Викторина.Табигатькә ял итәргә без дә чыгыйк әле:Әйдәгез без сезнең белән табигать кочагына “табышмакка” барабыз.

- Шырпыны нинди агачтан ясыйлар?(усак)

 -Чаңгы ясау өчен нинди агач кулланыла?(каен) 

 -Нинди агачларның көзен яфраклары кызыл була?(клен, миләш) 

 - Пианиноны нинди агачтан ясыйлар?(чыршы)

 - Иң җылы агачларны атагыз (имән, каен)

 -Нинди агач каен кебек баллы сок бирә?(клен) 

 -Үсемлекләр кышын кар астында үләме?(юк, алар йоклыйлар)

 - Нинди кошлар кышын бала чыгара?(чукыр)

 - Нинди кошлар оя кормый, бала чыгармый?(кәккүк)

“ Дәвам ит” уены Кызганычка каршы барлык өлкәннәр һәм балалар да урманда үз-үзләрен дөрес тотмыйлар .Әйдәгез әле экологик кагыйдәләрне искә төшерик. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез:

(Укучылар кагыйдәләрне әйтәләр,ә укытучы экранда кагыйдәгә туры килгән билгене күрсәтә)

1.  Кош ояларын....туздырма.

2.  Пәрәвез җепләрен....өзмә,үрмәкүчләрне һәм башка бөҗәкләрне...үтермә.

3.  Кырмыска ояларын....ватма.

4.  Урманда учак... якма, шырпы белән .... уйнама.

5.  Чәчәкләрне.... өзмә,агачларны...сындырма.

6.  Урманда тынычлыкны.... сакла, шаулама. 

7.  Урманда чүп-чар...калдырма

8.  Сулыкларны пычратма

Укытучы. Табигатьтә һәр нәрсә бер – берсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, табигать тулысынча үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә, күп кенә үсемлекләр һәм җәнлекләр закон тәртибендә сакланалар, чөнки алар җирдә бик аз калганнар. Бу үсемлекләр һәм җәнлкеләр Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс – кисәткеч төс. Куркыныч астында калганнар! Юкка чыгулары бар! Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра бу китап.

Кызыл китапны һәм аңа кертелгән үсемлекләрне һәм җәнлекләрне күрсәтү.

III. Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир - анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди сүзләрегез бар?

Укучылар. – Сакларбыз, үсемлекләрне,

- Өзмәбез чәчәкләрне,

- Кош оясына тимәбез,

-Сакларбыз бөҗәкләрне.

- Агач куаклар утыртып,

 Урманнар үстерербаз.

- Чишмә - күлләрне һәрвакыт

 Без чистартып торырбыз.