Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

«Раслыйм» «Килешенде» ТР Арча муниципаль

Ашытбаш гомуми белем Укыту-тәрбия эшләре районы башкарма

бирү мәктәбе директоры буенча директор урын - комитетының

_____/ / басары “Мәгариф бүлеге”

_____/ Шәрипова Р. Ф./ эксперт

комиссиясе утырышында

каралды

Электив курс

Процентлар

Ашытбаш урта гомумбелем бирү

мәктәбенең 1 нче квалификацион

категорияле математика укытучысы

А. З.Шәкүрова төзеде.

2009

Аңлатма язуы

Электив курс өчен сайлап алынган “Процентлар” темасы бик кирәкле темаларның берсе. Бу тема укучыларга аңлаешлы, кабул итү өчен җиңел, укучыларны кызыксындырырлык.

Тормышта процентка карата мәсьәләләр гел очрап тора. Ул БДИ биремнәрендә аерым урын алган һәм олимпиада эшләренә кертелгән. Шуңа күрә укучыларны мондый мәсьәләләрне оста итеп чишәргә өйрәтергә кирәк. Ләкин аны укыту өчен дәрес программасында бик аз вакыт каралган. Мәктәп курсында өйрәнгән белемнәр җитәрлек түгел.

Бу тема белән эшләгәндә катнашма, эремә, эретмә, бәяләр үзгәрүе, саклык банкындагы керемнәр, җитештерүчәнлеккә карата мәсьәләләргә басым ясала. Бу мәсьәләләрне чишү бер яктан гади арифметика булса, икенче яктан тигезләмәләр төзеп, алгебраик юл белән чишәргә дә мөмкинлек бирә. Укучылар алдына иҗади эшләү, чишүнең төрле юлларын куллану килеп баса. Дәресләрдә өйрәнгән материал ныгытыла һүм үстерелә.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Тәкъдим ителгән курсның м а к с а т ы:

-  процентка карата мәсьәләләр чишү буенча укучыларда ныклы белем булдыру;

-  аларны кирәк вакытта куллана белү.

Максаттан чыгып түбәндәге б у р ы ч л а р куела:

-  процентка карата мәсьәләләр чишкәндә укучыларның танып-белү активлыгын үстерү;

-  укучыларның белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү;

-  мәсьәлә чишелешен планлаштырганда укучыда логик фикер йөртү күнекмәсе булдыру;

-  таныш түгел ситуациядән чыгу өчен алда алынган белемнәрне системага салырга һәм кулланырга өйрәтү;

-  мәсьәләләр чишкәндә фәнгә тирән кызыксыну тәрбияләү;

-  укучыларны математикадан кече БДИга һәм БДИга әзерләү.

Дәресне үткәрү ф о р м а л а р ы:

-  лекция,

-  практикум,

-  семинар,

-  мөстәкыйль эшләр,

-  реферат язу,

-  проект эшләү, яклау.

Бу электив курс 2 группа өчен 17 шәр сәгатькә исәпләнә.

Электив курс өчен тематик план

Занятиенең темасы

Якынча үткәрү вакыты

I.

Процент – санның вакланмасы ул

1.

Кереш. Электив курсның максаты белән таныштыру

2

Вакланмалар һәм процент

3

Процентка карата мәсьәлә чишүнең төрле юллары

4

Процентлар һәм тигезләмәләр

5

Катлаулы процентлар исәпләү кагыйдәсе

6

Процентка карата иң гади мәсьәләләр

II.

Процентка карата төрле мәьәләләр чишү

7.

Җитештерүчәнлеккә карата мәсьәләләр

8.

Бәяләр үзгәрүенә карата мәсьәләләр

9.

Саклык банкындагы керемнәргә карата мәсьәләләр

10.

Әйләнә-тирәдә процентка карата мәсьәләләр

III.

Катнашмадагы матдәләрне табуга мәсьәләләр

11.

Катнашмага карата мәсьәләләрнең төп төшенчәләре

12.

Катнашмага карата мәсьәләләрнең төп этаплары

13.

Концентрациягә карата мәсьәләләр чишүнең төп этаплары

14.

Концентрациягә карата мәсьәләләр чишү

15

Концентрациягә карата катлаулырак мәсьәләләр чишү

16.

Проект эшләү

17

Проект яклау. Йомгаклау.

Куллану өчен әдәбият

Укытучыга:

1.  Газета “Математика”, №17, 23, (2004).

2.  . Сборник задач по алгебре.

3.  Журнал “Математика в школе”.

4.  Математика ЕГЭ. Учебно-тренировочный материал для подготовки учащихся.

5.  . Проценты на все случаи жизни.

6.  Процент. МГУ. Автор разработки .

Укучыга:

1.  . Математика 5.

2.  . Алгебра 9.

3.  Алгебра имтиханнар өчен биремнәр җыентыгы.

4.  и др. Математика 9. Типовые экзаменационные работы.

5.  и др. ЕГЭ. Математика.