Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

2013 ел, 25 декабрь, 1047 нче карарына кушымта

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләр исемлеге

Т/с

Күрсәткеч исеме, үлчәү берәмлеге

Мониторинг үткәрү ешлыгы

Күрсәткечне хисаплап чыгару өчен җаваплылар

1

2

3

4

1.

Даими халыкның еллык уртача саны, мең кеше

ел саен

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

2.

Барлык предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең (читтән килеп берьюлы ике эштә эшләүчеләрдән тыш) исемлек буенча уртача санында кече һәм урта предприятиеләр хезмәткәрләренең (читтән килеп берьюлы ике эштә эшләүчеләрдән тыш) исемлек буенча уртача саны өлеше, процент

ел саен

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

3.

1 кешегә исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр күләме (бюджет акчасыннан тыш), сум

ел саен

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

4.

Муниципаль берәмлек бюджетының үз керемнәре гомуми күләмендә (субвенцияләрне исәпкә алмыйча) җирле бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре (тотып калына торган акчаның өстәмә нормативлары буенча салым керемнәреннән алына торган акчадан тыш), процент

ел саен

Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы

5.

Шәһәр округы (муниципаль район) территориясенең гомуми мәйданында җир салымы буенча салым салу объектлары булып торучы җир кишәрлекләре мәйданы өлеше, процент

ел саен

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары (килешү буенча), Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча), Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча)

6.

Эре һәм урта предприятиеләр һәм коммерциягә карамаган оешмалар хезмәткәрләренең исәпләнгән уртача айлык номиналь эш хакы, сум

ел саен

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

7.

Рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын биреп караган муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның гомуми санында әлеге фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын биргән муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өлеше, процент

ел саен

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы

8.

Бер яшьтән алты яшькә кадәрге балаларның гомуми санында муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениеләренә билгеләү өчен исәптә торучы бер яшьтән алты яшькә кадәрге балалар өлеше, процент

ел саен

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы

9.

Торак урыннарның бер кешегә уртача туры килә торган гомуми мәйданы, бер кешегә бер елга кв. метр – барлыгы

ел саен

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

9.1

Шул исәптән бер ел эчендә файдалануга кертелгән, бер елга бер кешегә кв. метр

ел саен

Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

10.

Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гомуми озынлыгында норматив таләпләргә җавап бирми торган җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары озынлыгы өлеше, процент

ел саен

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

11.

Муниципаль район (шәһәр округы) халкының гомуми санында муниципаль район (шәһәр округы) административ үзәге белән даими автобус һәм (яки) тимер юл элемтәсе булмаган торак пунктларда яшәүче халык өлеше, процент

ел саен

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы

12.

Шәһәр округының (муниципаль районның) җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән халыкның канәгать булу-булмавы, соралган кешеләр саныннан процент

ел саен

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинеты

Аппараты Җитәкчесе

F:\