Тема:”Ел фасыллары. Яз.”/Бәйләнешле сөйләм үстерү.Иҗади инша язарга

материал туплау./

Максат:1.Укучыларда бәйләнешле сөйләм һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерүне дәвам

итү.

2.Сюжетлы рәсемнәрне укырга өйрәнү, эчтәлеген ачыклау, әдәби әсәрләрдән

тасвирлау чараларын табып, куллану күнекмәләре булдыру.

3.Укучыларда туган якка мәхәббәт һәм язгы табигатьнең матурлыгын күрү

теләге уяту.

Җиһазлау:Иҗади эш дәфтәре, сюжетлы рәсемнәр, яз турында шигырьләр, язгы пейзаж

күренешләре, слайдлар.

Дәрес барышы:

I. Актуальләштерү.

II. Яңа белем – күнекмәләр бирү.

Беренче сюжетлы рәсем буенча эш.

1)  Елның кайсы фасылы икәнлеген нинди билгеләргә карап әйтеп була?

2)  Һава торышы нинди?

3)  Кояшның елмаеп каравына нәрсәләр шатлана?

1. Текстта хата бар, шуны табып, күп нокталар урынына сыйфатлар һәм исемнәр өстәп яз.

Яз. Беренче тамчылар. ....... бөтен җирне җылыта. Өй кыегында ........ . Алар...... чыркылдашалар. ...... суында коенып алалар. ....... җиткәч, көннәр озая, төннәр кыскара. Кошлар җылы якка очалар. Тирә-як яшелләнә . Бар табигать уяна.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Терәк сүзләр: кызыклы, чыпчыклар, кояш, яз, тамчы, ямьле.

2. Кайсы шигырь юллары беренче рәсемгә туры килә?

а)Яз елмаеп тиздән, урманнарда

Ак каеннар яфрак ярырлар.

Чәчәк атар шомырт, бакчаларда

Сандугачлар тавышы яңгырар.

б)Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

3. Сынамыш.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

4. Табышмакларның җавабын тап.

1.Борынсыз чыпчык боз тишә.

2.Сикереп төшә, бозны тишә.

3.Өй артында дөп - дөп кое казый.

5. Рәсемгә исем куй.

6. Сүзлек: Күлләвек – лужа.

Боз сөңгеләре - сосульки.

Чыпчык – воробей.

Күгәрчен – голубь.

Песнәк – синица.

Карга - ворона.

Саескан – сорока.

Томшык – клюв.

7.Беренче рәсем буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Икенче сюжетлы рәсем буенча эш.

1) Табигатьтә нинди үзгәрешләр сизелә?

2) Балалар язны ни өчен сагынып көтәләр?

3) Ояларны нинди кошларга куялар?

4) Җылы яктан беренче булып нинди кошлар кайта?

1.Яз фасылына туры килгән сурәтләү чараларын тап.

Төркем-төркем кайта, ак шәл ябынган, боек урман, бөре уяна, урман яшел челтәргә төренә, җиргә яфрак түшәлә, яшел пәрдә ябынды, яфрак ява, зифа каен, яшелдән киенгән, салкын урман яфраксыз, шат җыр, яз хәбәрчеләре.

Сүзлек: Боек - грустный.

2.Шигырь юлларын үз сүзләрең белән сөйлә.

Мартның егермеләрендә

Килә кара каргалар.

Агач башларына кунып

Кычкыралар кар да кар.

Яз җитүен белдерергә

Ярый әле карга бар,

Диеп уйлый каргалар,-

Шундый мактанчык алар!

3.Язгы сынамышлар(приметы).

Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Тургай килгәч – тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

4.Сүзлек:Проталина – кар эреп ачылган урын.

Грачи – кара каргалар.

Сыерчык – скворец.

Гнёзда – оялар.

5.Рәсемгә исем куй.

6.Икенче рәсем буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Өченче сюжетлы рәсем буенча эш.

1) Яз фасылының кайсы ае тасвирланган?

2) Елгада боз кисәкләре ничек ага?

3) Урманның төсе нинди?

4) Боз китүен кайдан күзәтергә кирәк һәм ни өчен?

1. Апрель аеның урталары. Зур – зур боз кисәкләре, этешә - төртешә елга уртасыннан агалар. Елгада су күзгә күренеп күтәрелә. Менә уртадагы утрау да, таллар да су астында кала.

Барлык болыннарны тутырып су арта.

Ерактан, зәңгәрләнеп, урман күренә. Ул да язга әзерләнә. Агач кәүсәләреннән кар өстенә зәңгәр күләгәләр сузылган. Өскә карасаң, зәп - зәңгәр күк йөзе күзләрне иркәли.

Яз сулышын агачлар һәм куаклар да тоя. Таллар чәчәк ата – “песи” чыгара башлый.

Боз китүләр, су ташулар – табигатьнең гаҗәеп матур күренеше. Боз китүен караганда, су белән ашалган ярның ишелеп төшү куркынычын онытмагыз!

Сүзлек.

Кәүсә - ствол

Тал - ива

Күләгә - тень

1. Текстка исем куй.

2. Рәсемдәге күренешләр барысы да текстта тасвирланганмы? Текстны тулыландырыгыз.

3.  Тексттан фигыльләрне табыгыз.

4. Сынамышларның кайсысы яз фасылына туры килә.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Көз бик озак торса, ашлык уңмый.

Язгы ташулар куәтле булса, ашлык яхшы уңар.

Сүзлек:Ташу – паводок

Куәтле, көчле – сильный

5.Өченче рәсем буенча белем һәм кунекмәләрне формалаштыру.

Дүртенче сюжетлы рәсем буенча эш.

1)Агач ботакларындагы нәрсәләр яз килгәнен белдерә?

2) Кошлар кешеләргә рәхмәтләрен ничек белдерәләр?

3) Ни өчен бар җирләр дә кардан тигез ачылмаган?

4) Яз айларында нинди бәйрәмнәр билгеләп үтелә?

1.Л. Толстойның “Көймә” исемле хикәясен тәрҗемә ит.

Пришла весна, потекла вода. Дети взяли дощечки, сделали лодочку, пустили лодочку по воде. Лодочка плыла, а дети бежали за нею, кричали и ничего впереди себя не видали и в лужу упали.

Лев Толстой.

Сүзлек: Дощечки - кечкенә такталар.

Лужа – күлләвек, җыелган су.

2. Яктылык һәм җылылык беренче бөҗәкләрне уята, күчмә кошлар кайта башлый. Агач һәм куакларда беренче чәчәк – матур алкалар ачыла. Урыны – урыны белән кар астыннан кара җир күренә башлый. Юллардагы шат гөрләвекләр, төрле төсләргә кереп, кояшта ялтырыйлар. Елгалар ярларыннан чыга – ташу башлана.

Кошларның күпчелеге безгә апрель аенда очып кайта. Тургайлар, алар артыннан сыерчыклар туган якларына кайтып җитә. Әзер, матур, яңа ояларга куанып, җырлый – җырлый, үзләренә оя ясап куйган кешеләргә рәхмәт укый.

Язның беренче чәчәкләре күренә. Урманда язның иң матур гөлләре – умырзаялар баш калкыта.

Сүзлек: Тургай – жаворонок

Алкалар ачыла – серёжки распускаются (берёзовые)

Умырзая - подснежник

а) Рәсем һәм текстка уртак исем уйлап әйтегез.

б) Сыйфатларны табып астына сызыгыз.

3.  Зыя Мансур. “Умырзая” шигырен тыңлау.

4.  Рәис Гимадиев шигыре.

Яз елмая, карлар эри,

Ләйсән яңгыр сибәли.

Умырзая яшәү өчен,

Уйсу, дымлы җир эзли.

Тал агачы бөреләнде,

Кояш сибә нурларын.

Умырзая үсеп чыкты

Ватып язның бозларын.

а) шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.

б) шигырьдәге исемнәргә сыйфатлар уйлап әйтегез.

5.Дүртенче рәсем буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

IV. Йомгаклау.

V.Өй эше.1вариант. Иҗади инша язу.

2вариант. Иҗади эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү.