ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН

3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Ашамлыклар» темасына

3 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

(Р. З.Хәйдәрова дәреслеге буенча )

Гаделова Әнисә Әнәс кызы,

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Ашамлыклар

Максат: а) ризык исемнәрен актив сүзлеккә кертү.

б) бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү

г) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү

Җиһазлау: интерактив такта, мультимедиа, “Күңелле татар теле” дискы (Р. З.Хәйдарова)

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Дәреснең планы:

1.Оештыру өлеше, уңай халәт тудыру

2.Белемнәрне актуальләштерү

интерактив такта

-  Дөрес тәрҗемәне табу

-  Сүзләрне дөрес урнаштыру

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

- Слайдлар белән эш

-  Диалоглар өстендә эш

-  Монологик сөйләм

4.Физкультминут

5.Йомгаклау

6. Рефлексия, билге кую.

7. Өй эше бирү

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бүген безнең дәрестә кунаклар да бар.Әйдәгез әле алар белән дә исәнләшик. Укучылар, тактадагы ребусны чишеп, бүгенге дәресебезнең темасын искә төшерик әле.

(Укучылар җавабы: ашамлыклар)Дөрес, укучылар. Бүген дәрестә без алган белемнәребезне кабатларбыз, ныгытырбыз.

2.Белемнәрне актуальләштерү :

- Әйдәгез әле бу темага караган сүзләрне тагын бер кат искә төшереп китик. (90-93 дәресләр,2 бирем)

Дөрес тәрҗемәне тап

Кәбестә ашы

Токмачлы аш карабодай боткасы

Солы боткасы

Дөге боткасы

Ашый

(90-93 дәресләр,3 бирем)

Нәрсә ашыйм, нәрсә эчәм

Бәлеш су

Ит сок

Чәй сөт

Чәкчәк өчпочмак

коймак

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

(90-93 дәресләр,1 бирем)

Спроси у друга, любит ли он

Чәкчәк

Тавык ите

Өчпочмак

Токмач

-Укучылар,ә өйдә сезгә кем тәмле ашлар пешерә? Өйдә нинди ашлар пешерәсез? (Укучылар җавабы)

Давайте вспомним, как надо вежливо попросить маму или бабушку что-то вам испечь.

(90-93 дәресләр, 2 бирем)

попроси маму( бабушку) испечь..........

скажи, что тебе больше нравится............

Ә сез үзегез әниләрегезгә,әбиләрегезгә тәмле ашлар пешерергә булышасызмы? Кайберләрегез кибеткә дә барадыр әле, шулаймы? Кибеттән нәрсәләр аласыз? (Көтелгән җаваплар шикәр, он, ипи, токмач, йомырка, тоз).

Диалогка төшеп калган репликаларны дөрес итеп урнаштырыйк әле

95-96 дәр.(диалоглар өстендә эш, репликаларны дөрес итеп урнаштыру, тәрҗемә итү.)

-............

-Кибеткә

-Нәрсә аласың?

- Нинди ашамлыклар?

-

Репликалар

1.Ипи. сөт, май

2.Ашамлыклар

3.Настя, кая барасың?

-Ә ашханәдә сез нәрсәләр ашыйсыз? Ашханәдә сезгә кем пешерә?(Көтелгән җавап :пешекче апалар)Ашханәдә үзеңне ничек тотарга кирәк?(Көтелгән җавап : кулларны юарга, ашаганда сөйләшергә ярамый. ашаганнан соң рәхмәт әйтергә кирәк)

-Ә хәзер Богдан безгә ашханә турында сөйләп күрсәтсен әле.Ә сез аңа сораулар уйлап утырыгыз.

4. Физкультминут.

Безнең бүген бәйрәм көн

Безгә килде кунаклар

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң

Менә шулай кабарган,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган

Коймакларны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

-Әйдәгез әле меню төзеп карыйк. (укучыларга 3 минут вакыт бирелә)

-Кемне тыңлыйбыз.(1-2 укучының җавабы тыңлана)

Яхшы, молодец! Булдыргансыз!

-  Ә кунаклар килгәндә нинди ашлар пешерәсез? (Укучылар җавабы)

-  Ә сез татар халык ашларын беләсезме? Әйдәгез әле тикшереп карыйк.

-  Презентация Татар халык ашлары

-   

-   

-  Бүген безнең дәрестә дә кунаклар бар бит.Әйдәгез әле бергәләп кунакларга чәкчәк пешереп карыйк. Чәкчәк пешерү өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр икән?(Көтелгән җавап: он, тоз, шикәр, су, бал, май)

-  Нинди чәкчәк килеп чыкты.(тәмле, баллы)

5.Йомгаклау

-  - Кунакларны нинди сүзләр әйтеп сыйларсыз икән?(рәхим итегез, авыз итегез, ашагыз)

-  Нияз бүгенге дәрескә бик матур шигырь дә өйрәнеп килгән.Әйдәгез әле аны тыңлап китик.

“ Кунаклар “ шигыре.

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк

Чәчәк янына чәкчәк,

Бавырсак һәм кош теле,

Ризыклар төрле-төрле.

Сумса бәлеш өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

Ш. Галиев.

-Мин сезгә рецептлар язылган брошюралар бирәм,өйдә әниләрегез,әбиләрегез белән бергә пешереп карагыз әле.

6.Рефлекция, билге кую

7. Өй эше: яраткан ризыгың турында сөйләргә өйрәнергә.