КАБИНЕТ МИНИСТРОВ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

КАРАР

2014 ел, 30 август

629

г. Казань

Татарстан Республикасы Министрлар Каби - нетының “Татарстан Республикасында этләрне теркәү тәртибен һәм этләрнең потенциаль куркыныч токымнары исемлеген раслау турында” 2014 ел, 5 май, 298 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында этләрне теркәү тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында этләрне теркәү тәртибен һәм этләрнең потенциаль куркыныч токымнары исемлеген раслау турында” 2014 ел, 5 май, 298 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында этләрне теркәү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

5 нче пункттагы “(алга таба – Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле орган)” дигән сүзләрдән соң “яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесенә” дигән сүзләр өстәргә;

9 нчы пункттагы “аның хуҗасы Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле органга” дигән сүзләрдән соң “яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесенә” дигән сүзләр өстәргә;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

12 нче пункттагы “Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле орган” дигән сүзләрдән соң “яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесе” дигән сүзләр өстәргә;

16 нчы пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“16. Этне теркәү турындагы таныклык дубликатын алу өчен хуҗа Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле орган акты белән расланган форма буенча этне теркәү турындагы таныклык дубликатын (алга таба – дубликат) бирү хакында гариза белән этне теркәү турында таныклык биргән Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле органга яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесенә мөрәҗәгать итә.”;

18 нче пункттагы “Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле орган” дигән сүзләрдән соң “яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесе” дигән сүзләр өстәргә;

20 нче пунктның беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“20. Этне теркәү турындагы таныклыкны алыштыруны гамәлгә ашыру өчен хуҗа Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле орган акты белән расланган форма буенча этне теркәү турындагы таныклыкны алыштыру хакында гариза белән этне теркәү турында таныклык биргән Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле органга яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесенә мөрәҗәгать итә.”;

24 нче пункттагы “эт хуҗасы Ветеринария өлкәсендәге вәкаләтле органга” дигән сүзләрдән соң “яки аның ведомство буйсынуындагы дәүләт учреҗдениесенә” дигән сүзләр өстәргә;

әлеге Тәртипкә теркәлгән кушымтадагы этне теркәү турындагы таныклык формасын бу карарга теркәлгән кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры

F:\KARAR\2014\629.doc