Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа д. Илишево
муниципального района Илишевский район Республики Башкортостан
«Рассмотрено» Руководитель ШМО: ________ Протокол № 1 от «30» августа 2014 г | «Согласовано» Зам. директора по УВР _____________ | «Утверждаю» Директор: __________ Приказ № 12 от « 30» августа 2014г. |
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ
НА 2014-2015 УЧЕБНЫЙ ГОД
Предмет: Татарский язык и литература
Класс: 7
Общее количество часов: 105
Количество часов в неделю: 3
Программы: под редакцией «Программа для общеобразовательных школ по татарскому языку» – Казань, «Мәгариф», 2010 ; под редакцией Ф. Хатипова «Программа для общеобразовательных школ по татарской литературе» – Казань, «Мәгариф», 2010
Учебники: Татарский язык. , . Уфа. “Китап”.2009
Литература. , , Казан, “Мәгариф”, 2009.
Количество письменных работ: 12
из них диктантов: 5
изложений: 4
сочинений: 3
Учитель: Нуриева Загина Карамовна
АҢЛАТМА ЯЗУЫ (ТАТАР ТЕЛЕ)
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. “Башкортстан Республикасы дәүләт телләре һәм Башкортстан Республикасында башка телләр турында” Башкортстан Республикасы Законы
2. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Программада татар теленә 105 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 52 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелми.
Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Л. Г.Хәбибов, .- Татар теле, 7 нче сыйныф.-Уфа: “Китап”,2009) һәм ““Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га (2010) нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә.
Мәктәпнең укыту планында 7нче сыйныфта татар теленнән атнага 1,5 сәгать каралган (барлыгы 51с.). Ә “Татар урта мәктәпләр өчен татар теленнән программа”сында атнага 3 сәгать исәбеннән программа тәзелгән. Әлеге эш программасы шул программага нигезләнеп, үзгәртүләр кертеп төзелде.
7нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары
Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.Контроль эшләр
№ | Контроль эш | Дата |
1 | Уку елы башында контроль диктант. “Сабантуй” | 27.09 |
2 | 1чирек өчен контроль диктант. “Канатлы ярдәмчеләребез.” | 13.10 |
3 | 2 чирек өчен контроль диктант. “Яңадан тоткынлыкта.” | 13.12 |
3 | 3 чирек өчен контроль диктант. “Урманда.” | 19.02 |
4 | 4 чирек өчен контроль диктант “Карабай.” | 14.05 |
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Синтаксис
Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең фикерне формалаштырудагы, фикерне тыңлаучыга җиткерүдәге роле. Сөйләм берәмлекләре. Сөйләмнең аерылгысыз элементы буларак интонация. Җөмләдә сүз тәртибе, сүз тәртибенең роле.
Сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Ияртүле бәйләнешнең төрләре, аларның сөйләмдәге роле.
Сүзтезмә. Сүзтезмәнең номинатив функциясе, төзелеше, төрләре һәм мәгънәләре. Сүзтезмәдә бәйләүче чаралар.
Җөмлә. Җөмлә турында төшенчә. Җөмләнең хәбәр итү һәм чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү функциясе.
Гади җөмлә. Ике һәм бер составлы, җәенке һәм җыйнак, тулы һәм ким җөмләләр. Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр.
Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Аларның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.
Иярчен кисәкләр. Аергыч, тәмамлык, хәлләр, аныклагыч, аларның төп билгеләре, мәгънәләре.
Җөмләнең модаль кисәкләре – эндәш һәм кереш сүзләр.
Җөмләнең аерымланган кисәкләре (хәлләр һәм аныклагычлар).
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.
Гомумиләштерүче сүзләр.
Программаның төп эчтәлеге.
№ | Төп темалар | 35 | Белем һәм күнекмәләр |
1 | Синтаксис | 5 | Сүзтезмә, җөмлә турында белешмә бирү, аларны аера.. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдә аеру, алардан тиешенчә файдалану. |
2 | Ике составлы җөмләләр | 13 | Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренеше. Җөмлә кисәкләрен танып белү |
3 | Җөмләнең модаль кисәкләре | 5 | Эндәш Һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, алардан тиешенчә файдалану, аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую |
4 | Җөмләдә сүз тәртибе | 2 | Җөмләдә сүз тәртибен дөрес куллану. Логик басымны дөрес кую |
5 | Җөмләнең аерымланган кисәкләре | 4 | Җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес укый һәм тиешле тыныш билгеләрен куя белү |
6 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре | 2 | Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, тыныш билгеләрен дөрес кую |
7 | Тулы һәм ким җөмләләр | 2 | Сөйләмдә, бигрәк тә аның диалог төрендә, ким җөмләләрне куллана белү. Диалогта сөйләмнең мәгънәсен төгәл аңлауга ирешү |
8 | Бер составлы җөмләләр | 1 | Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы куллана белү |
9 | Ымлык һәм аваз ияртемнәре янында тыныш билгеләре | 1 | Җөмләнең төрле урыннарында килгәнымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку |
Бәяләү критерийлары
Укуны бәяләү
Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:
Сый- | Икенче ярты еллыкта | |||||
хәреф саны | иҗек саны | сүз саны | ||||
5 | 355—600 | 415 — 650 | 155—235 | 160— 250 | 65— 105 | 70— 110 |
6 | 415—650 | 445 — 700 | 160—250 | 170— 270 | 70— 110 | 75— 115 |
7 | 445—700 | 455 — 725 | 170—270 | 180— 280 | 75— 120 | 80— 125 |
8—9 | 455—725 | 485—755 | 180—280 | 190— 290 | 80— 125 | 85— 130 |
Язма эшләрне бәяләү
№ | Таләпләр | Билге |
1. | Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст)тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә,ягъни: — фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә, — татар әдәби теленең орфографик һәм орфоэпик нормалары (сүзнең язылышы һәм әйтелеш үзенчәлекләре)сакланса, — җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә(сүзләр — иҗекләргә; җөмлә сүзтезмәләргә һәм сүзләргә,мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә, — тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса, — интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса, | «5»ле |
2. | Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә, | |
1. | Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни: — кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә, — сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса, — җөмләне укыганда, интонацион яктан 1—2 төгәлсезлек җибәрелсә, | «4»ле |
2. | Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә, | |
1. | Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3 —4 фонетик, 2—3 орфоэпик хата җибәрелсә,Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә, | «3»ле |
2. | Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса, | |
1. | Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса, Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа, | «2»ле |
2. | Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда, |
Контроль диктантларны бәяләү
Сыйныфлар | Сүзләр саны | |
уку елы башында | уку елы ахырында | |
5 | 100 | 110 |
6 | 110 | 120 |
7 | 120 | 130 |
8 | 130 | 140 |
9 | 140 | 150 |
Истә тотарга кирәк:
бер үк хатаның бер үк сүзләрдә кабатлануы бер ялгыш итеп санала;бер үк хата төрле сүзләрдә җибәрелгән булса, һәрберсе аерым ялгышка исәпләнә;
җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесен куймау сәбәпле, икенче җөмләне юл хәрефе белән башлау очрагы бер пунктуацион хатага исәпләнә;
текст эчендә туры сөйләмне программа таләп иткән дәрәҗәдә бирә алмау пунктуацион хата исәбенә кертелә;
туры сөйләмне дөрес биреп тә, тыныш билгеләрендә хаталар җибәрелсә, аларның чит кеше сүзләрен бирүгә караганнары барысы бергә бер хата итеп санала;
5 нче сыйныфтан башлап, төзәтелгән хаталарның кайсы төр хатага исәпләнүен күрсәтә торган шартлы билгеләрне поляда түгәрәк эчендә бирү бик уңайлы. Икесе бер тупас ялгыш итеп санала торган очракта берсе түгәрәк эченә алынмый;
бер төрдәге яки бер үк кагыйдәгә караган хаталар ялгышлар санында тулысынча күрсәтелә. Бу очракта аларның саны теге яки бу уңай билге кую нормасыннан артып китәргә мөмкин, шуңа күрә контроль диктантларда, җәяләр эченә алып, шундый ничә хата барлыгын күрсәтергә тәкъдим ителә.
Мәсәлән, контроль диктантта хаталар саны 3 (2) (3 хатаның 2 се — 1 төрдәге хата) рәвешендә күрсәтелә икән, ул эшкә «4» ле билгесе куеп була;
укучының эшен бәяләгәндә, хаталарның төрләре (орфографик, пунктуацион һ. б.) аерым-аерым исәпләнә һәм, шуларның барысыннан чыгып, бер билге куела;
укучыларның язу тизлегенә дә игътибар ителә, шуңа күрә аеруча әкрен язучы укучылар белән шәхси эш оештырырга туры килә. Бер минутка уртача язу тизлеге түбәндәгеч тәкъдим ителә:
Сыйныфлар | Сүз саны | Хәреф саны |
5 | 10 | 55—56 |
6 | 11—12 | 60—65 |
7 | 13—14 | 70—75 |
8 | 15—16 | 85—90 |
9 | 16—17 | 90—95 |
Грамматик биремле диктантларны бәяләү
Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була.
Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе— диктантка, икенчесе — грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган
грамматик биремгә уңай билге куелмый.
Контроль диктантларны бәяләү
№ | Таләпләр | Билге |
1. | Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган эшкә Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә | «5»ле билгесе куела. |
2. | 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә | «4»ле билгесе куела. «4»ле билгесе куела. |
3. | 2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә | «3»ле билгесе куела. «3»ле билгесе куела. |
4. | 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә | «2»ле билгесе куела. |
5. | 6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничә төзәтүле эшкә | «1»ле билгесе куела. |
Сүзлек диктантларын бәяләү
Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:
Сыйныфлар | Сүзләр саны |
5 | 15—20 |
6 | 20—25 |
7 | 25—30 |
8 | 30—35 |
9 | 35—40 |
Хатасыз башкарылган эшкә—«5»ле, бер-ике хаталы эшкә— «4»ле, өч яки дүрт хаталы эшкә «3»ле билгесе куела.
Өйрәтү характерындагы язма эшләрне бәяләү
Өйрәтү характерындагы язма эшләр (төрле күнегүләр, контроль характерда булмаган диктантлар һ. б.), контроль эшләр белән чагыштырганда, таләпчәнрәк бәяләнә. Андый эшләрдә: а) укучының аны ни дәрәҗәдә мөстәкыйль башкаруы;
ә) укытуның кайсы вакытында (яңа белемнәрне үзләштерүгә әзерлек вакытында, үзләштерү процессында, ныгытуяисә кабатлау барышында, фронталь тикшерү чорында һ. б.) эшләнүе;
б) эшнең күләме; в) ни дәрәҗәдә пөхтә һәм үз вакытында башкарылуы исәпкә алына.
Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелгән очракта, «5»ле билгесе — ялгышсыз, «4»ле билгесе бер төзәтүле(укучы үзе төзәткән) эшкә генә куела. Ике хатасы булганэшкә—«3»ле, өч-дүрт хаталы эшкә «2»ле билгесе куела.
Җибәрелүе ихтимал булган ялгышлар алдан искәртелмәсә, мөстәкыйль рәвештә башкарылган эшләр контроль диктантнормасы белән бәяләнә.
Изложениеләрне бәяләү
Сый- | Изложение | Уку елы башында | Уку елы азагында | ||
текстның | язманың | текстның | язманың | ||
күләме | күләме | ||||
5 | 8(2) | 150—170 | 100—110 | 170—200 | 110—120 |
6 | 6(2) | 200—220 | 120—130 | 220—250 | 130—140 |
7 | 6(2) | 250—300 | 140—160 | 300—350 | 160—180 |
8 | 6(2) | 350—400 | 180—200 | 400—450 | 200—220 |
9 | 4(2) | 450—475 | 220—240 | 475—500 | 240—250 |
№ | Текстның бирелеше | Грамоталылыгы | Билге |
1. | Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз),эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк. | 1 орфографикяки пунктуаци- | «5»ле билгесе куела. |
2. | Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән. | 2 орфографик, 1 пунктуацион | «4»ле билгесе куела. |
3. | Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән. | 3 орфографик,2 пунктуацион, | «3»ле билгесе куела. |
4. | Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. | Орфографик хаталарның | «2»ле билгесе куела. |
5. | Текстның эзлеклелеге язмада сакланмаган; сүзләр һәм җөмләләр | Төгәлсезлекләр «2»ле кую | «1»ле билгесе куела. |
Сочинение түбәндәгечә бәяләнә:
Эшнең эчтәлеге һәм теле | Грамоталылыгы | Билге | |
1. | Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план буенча (яки плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган. | 1 орфографик (пунктуацион | «5»ле билгесе куела. |
2. | Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган. | 2 орфографик, 2 пунктуацион | «4»ле билгесе куела. |
3. | Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда | 3 орфографик, 3 пунктуацион | «3»ле билгесе куела. |
4. | Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк. | 7 орфографик, 7 пунктуацион | «2»ле билгесе куела. |
5. | Төгәлсезлекләр «2»ле билгесе кую нормасыннан артып киткән. | Ялгышлары «2»ле билгесе | «1»ле билгесе куела. |
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
телдән һәм язма сыйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;
текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;
сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;
ана теленең грамматик категорияләрен белү;
грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
текстның эчтәлеген телдән яки яәмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу”
текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
тәкъдим ителгән текстларны рку теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын адлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республиуасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау
VII нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә | Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү | Фикерләү белән бәйле күнекмәләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү 2. Уку операцияләрен планлаштыру. 3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау. 4.Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү. 5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты - рырга өйрәнү. | 1. Дәреслек белән эш итә белү. 2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү 3. Төрле текстлардан төп фикер не аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. 4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалар - дан файдалану. . 5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: -уку елы башында -80-95 сүз -уку елы ахырында-80-95 сүз 6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система - лы эшләү. 7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү | 1.Уку мәсьәләсен куя белү. 2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру. 3. Танып белү активлыгын үстерү. 4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү. 5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү: - мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ; - ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ; -гади җөмләгә синтаксик анализ; 6. Тикшеренү ысуллары: - модельләштерү; -охшатып эшләү. 7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру. | 1. Телдән сөйләм: -Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; - Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе; - Диалоглар төзү күнекмәсе; 2. Язма сөйләм: -күчереп язу; -фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу - 6(2) -катлаулы план буенча изложение язу - 5 (2) уку елы башында 190-230 сүзле текст (язма күләме 105-115 сүз) уку елы ахырында 230-270 сүзле текст (язма күләме115-125 сүз); -сүзлек диктанты – 22-30 сүз -контроль диктант - 4 (65-90сүз); -эш кәгазьләре язу ( гариза, хат, акт) |
АҢЛАТМА ЯЗУЫ (ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ)
Татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты түбәндәге хокукый-норматив актларга нигезләнеп эшләнде:
- Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (7 нче маддә).
- Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган (2001 ел, 29 декабрь, № 000)
"Россия мәгарифен яңарту Концепциясе".
- Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (7 нче
маддә).
-"Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (9 нчы маддә)
-“Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”5-11сыйныфлар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән расланган. Автор: Ф. Хатипов. Казан. “Мәгариф”нәшрияты. 2010
Мәктәп укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1,5 сәгать вакыт бирелә. Программа 2 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на (Фәрит Хатипов, 5-8 сыйныф, 2010) үзгәртүләр кертеп төзедем.
Сәгать саны: атнага – 1,5 сәгать (елына – 53 сәгать).
Дәреслек: ,Галимуллин. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.
Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү
Бурычлар:
- Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
- Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
- Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
- Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
- Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
1. Укыту предметы буларак матур әдәбиятның төп эчтәлеге – татар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр. Белем алу – аларны укып өйрәнү, аңлау, сөйли – анализлый, нәтиҗәләр ясарга өйрәнү.
Укыту өчен сайлап алынган әсәрләр сәнгать югарылыгында булырга, яшәү мәгънәсен, тормыш һәм кешеләрне ярату көчен чагылдырган, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән сугарылган булырга тиеш. Якты хисләр уята, рухи дөньяны матурлый торган әсәрләр янәшәсендә тормыш каршылыкларын чагылдырган, зур һәм катлаулы проблемалар кузгаткан, татар әдәбиятының үсеш тарихын гәүдәләндергән үрнәкләр дә булу зарурый. Димәк, белем эчтәлегенең төп катламы һәм күләме – әдәби әсәрләр.
2. Әдәбият турында тиешле күләмдә теоретик белем бирү.
Әдәби образ – сурәт; аның эпик, лирик, драматик төрләре. Сүз ярдәмендә ясалган сурәтнең үзенчәлекләре.
Әдәбиятта хыял, уйланмалылык һәм тормыш белән бәйләнеш.
Әдәби әсәрнең бөтенлеге, камиллеге. Тема, проблема, идея һәм сюжет, композиция. Конфликт, аның төрләре, сәбәпләре.
Автор, хикәяләүче; персонаж, герой, характер.
Чәчмә һәм тезмә әсәр – шигырь. Үлчәм, ритм, рифма, лирик герой, шигъри сурәт – образ.
Махсус тел – сурәтләү чаралары.
Иҗат методларының нигезе буларак реализм һәм романтизм.
Әдәбиятның төрләргә һәм жанрларга бүленеше.
Язучыларның тормышы, иҗат юлы турында (биографик) мәгълүматләр.
Стилистика һәм сөйләм культурасы турында төшенчә. Җанлы сөйләм теле һәм матур әдәбиятның образлы, сәнгатьле теле.
3. Әдәбиятның формалашуында һәм үсүендә халык авыз иҗатының роле. Матур әдәбият белән уртаклыгы һәм аермалары. Жанрлары: мәкаль, әйтемнәр, аларның тормыш белән бәйләнеше. Легенда жанрында хыял – фантазиянең роле, әдәбиятка якынлык, тормыш - чынбарлык белән бәйләнеш.
Легендалар. Сөембикә.
4. Әдәбият тарихы турында билгеле күләмдә белем бирү. Әдәбиятны чор белән бәйләп, үсештә карау зарурый.
Әдәбиятның формалашу чоры, шартлары, сәбәпләре. Әдәбиятны чорларга бүлүнең закончалыклары. Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар – традицияләр саклану; үсеш – яңарыш, новаторлык. Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.
Әсәрне язучы иҗат иткән чор белән, шул чор әдәбиятының уртак, гомуми сыйфатлары белән бәйләп аңлату, анализлау – әдәбият тарихы турында мәгълүмат бирү дигән сүз.
Стандарт структурасы өчен уңайлы булганга татар әдәбияты тарихы хронологик үсеш тәртибендә урнаштырылды. Программада бу система – тәртип укучыларның яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә үзгәртеләчәк. Әдәбият турындагы белем бәйләнешле үсештә (градация рәвешендә), гадидән катлаулыга таба үстереләчәк. Шул ук вакытта алдагы белемгә таянып, кабатлап баруга да нигезләнәчәк.
XIX йөз татар әдәбияты
Урта гасырлардан килгән татар әдәбиятының яңа иҗтимагый шартларда дәвам итүе. Иҗтимагый фикер үсеше һәм тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире, йогынтысы. Әдәбиятның алдынгы фикерләр, дөньяга караш формалаштыруда роле.
Әдәбиятның мәгариф һәм мәдәният үсеше белән бәйләнеше. Жанрлар үсеше, иҗат методларының ачыклана баруы. Прозаның мөстәкыйль төр булып формалашуы. Драматургиянең беренче үрнәкләре.
Әсәрләр:
Каюм Насыйри. “Әбүгалисина”.
XX йөз башы әдәбияты
Татар иҗтимагый тормышында һәм әдәбият үсешендә иң бай, катлаулы вакыйгалар чоры. Милли азатлык хәрәкәте, 1905-07 еллар инкыйлабы тудырган шартларда матбугат, әдәбият һәм сәнгатьнең яңа дәвере; татар әдәбиятының камил дәрәҗәсе, классик чоры; драматургиянең, татар театрының күтәрелүе; әдәбиятның сәнгатьчә югары дәрәҗәсе, поэзиянең гаять актив роле, шәхси һәм иҗтимагый мөнәсәбәт, мәнфәгатьләрнең бергә үрелеп яшәве; реализм һәм романтизмның ачык чагылышы; яңа жанр һәм стильләр.
Дәрдемәнд. Кораб. Рәсем.
Әсәрләр:
Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш.
XX йөз әдәбияты
Совет чоры әдәбиятында революцион вакыйгаларның әдәбиятка йогынтысы һәм әдәбиятта чагылышы. Традицияләрнең яңаруы, яңа җәмгыять сыйфатларын эзләү, яңа герой образы. Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше; шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйлану. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьләләренең куелышы. Дөнья әдәбияты белән сәнгатьчә бәйләнеш, бүгенге көн әдәбиятында яңарыш.
Әдәбият: (20-30 еллар)
Такташ.Һ. Ак чәчәкләр. Мокамай.
Ватан сугышы чоры һәм хәзерге әдәбият:
Артышлы тау буенда (сюжет бөтенлеген саклап кыскартырга).
Еники Ә. Әйтелмәгән васыять.
Кәрим Ф. Шигырьләре. Ватан сугышы чоры поэмалары.
Хәким С. Шигырьләре.
Хөсәенов Ш. Әни килде.
Программаның төп эчтәлеге
Халык авыз иҗаты.
Мәкальләр һәм әйтемнәр – 1сәг.
“Сөембикә” бәете – 2сәг.
К. Насыйри “Әбүгалисина” -2сәг.
Г. Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” – 2сәг.
Г. Исхакый “Кәҗүл читек” – 1сәг.
Дәрдемәнд иҗаты -1 сәг.
К. Тинчурин “Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” -2сәг.
Һ. Такташ “Мокамай” – 2сәг.
М.Әмир “Агыйдел” – 2сәг.
С. Хәким шигырьләре – 2сәг.
Ф. Хөсни “Йөзек кашы” – 4сәг.
Ф Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Ант”, “Ватаным өчен”, “Кыңгыраулы яшел гармун” -2сәг.
Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” -4сәг.
Н. Арсланов “Атлантида”,”Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” -1сәг.
Г. Ахунов “Артышлы тау буенда” – 3сәг.
Х. Сарьян “Бер ананың биш улы” – 3сәг.
Кл. тыш уку-4 сәг.
Бәйләнешле сөйләм үстерү-6 сәг.
Әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла.
Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?
Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим сезнең ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуыгызга игътибар итә.
Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.
Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.
5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
6 нчы сыйныфта - 75-115 сүз
7 нче сыйныфта - 80-125 сүз
8-9 нчы сыйныфларда - 85-130 сүз
Игътибар итегез: укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда - 40-50 процентка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 60 процентка югарырак булырга тиеш.
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карат үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатҗле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының текст эчтәлегеннә чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирәсез - "5"ле.
Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының сорауларына төгәл җавап бирәсез, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килми, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталарыгыз бар, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрәсез - "4"ле.
Уку тизлеге тиешле нормада түгел, текстны аңлыйсыз, әмма сорауларга биргән җавапларыгызда төгәлсезлекләр җибәрәсез, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясадыгыз, интонацияне төгәл бирмисез - "3"ле.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйсыз, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап бирәсез, тиешле тизлектә уку күнекмәләрегез юк, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачаулый - "2"ле.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
Сөйләм күнекмәсе ничек бәяләнә?
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи аласыз, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора беләсез - "5"ле.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен "4"ле аласыз.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белмисез, эчтәлекне ачып бетерә алмыйсыз, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашасыз - "3"ле.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмыйсыз - "2"ле.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела. Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү:
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела
Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрегез ничек бәяләнә?
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланасыз, анализыгыз нигезле, җавабыгыз теоретик яктан югары оештырылган - "5"ле.
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап тааларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр җибәрәсез, анализ эчтәлек сөйләүгә "борыла" - "4"ле.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланасыз, әмма алар күренешкә туры килми, хаталар ясыйсыз; анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт - "3"ле.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булуыгыз күренә, аларны җавабыгызда кулланмыйсыз, анализ бөтенләй юк - "2"ле.
Сорауларга җаваплар язу ничек бәяләнә?
Эшләрегезне бәяләгәндә, укытучы җавабыгызның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмегезнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хатагыз булырга мөмкин) - "5"ле.
Сорауларга дөрес җавап бирдегез, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрдегез - "4"ле.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хатагыз бар - "3"ле.
Җавапларыгызның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталарыгыз 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатагыз бар - "2"ле.
Сочинение ничек бәяләнә?
Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын "тудыра".
Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:
5 нче сыйныфта 0,5-1 бит
6 нчы сыйныфта - 1-2 бит
7 нче сыйныфта - 2-3 бит
8 нче сыйныфта - 3-4 бит
9 нчы сыйныфта - 4-5 бит
Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.
Хаталар поляда күрсәтеп барыла. Югары сыйныфларда хата төзәтелми, хаталы урын астына сызып күрсәтелә. Язма эштән соң беренче юлда укытучы ялгышларның санын күрсәтә: башта орфографик (вертикаль сызык рәвешендә "I"), аннан соң пунктуацион ("V" рәвешендә) һәм стилистик ("С" рәвешендә) хаталар санын яза. Алар ике нокта аша (1:3:2 рәвешендә) яки хәрефләр белән тамгаланып (О-1, П-3, С-2 рәвешендә) күрсәтелә. Моннан тыш сочинениедә логик (Л рәвешендә күрсәтелә) һәм фактик хаталар (Ф рәвешендә) да билгеләнә ала. Логик хаталарга орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр керә. Әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ.б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр фактик хатага санала.
Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.
Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:
Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.
Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.
Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.
Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.
Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.
3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.
7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.
Язма эшләрегезне укытучы сезгә кайтарганнан соң, хаталарны төзәтеп язасыз. Эшегез уңай бәяләнмәсә, укытучыгыз күрсәтмәсе нигезендә, сочинениегезне яңабаштан язасыз. Бу эшегез инде 1 баллга түбәнрәк бәяләнәчәк.
Йомгаклау билгесе ничек куела?
Чирек тәмамлангач, яртыеллык һәм еллык билгеләрне чыгарганда, укытучы иң беренче чиратта укучының әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, язма эшләрне һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә ала.
Әдәбият дәфтәренә таләпләр
Әдәбият дәфтәрендә һәр укуелы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:
планнар
-эчтәлекне хикәяләп язу
-цитаталар (күчереп язу)
-аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)
-фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу; сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү; эпик әсәр буенча изложение язу; әдәби әсәрнең төрләрен аера алу; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү; әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау; әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү; әдәби әсәр героена характеристика бирү; эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү; шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү; әсәрнең сәнгатькүренеше икәнлеген аңлата алу; бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү; әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү; автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау; әдәби әсәр буенча сочинение язу; татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау; ирекле темага сочинение язу.
Татар теленнән һәм әдәбиятыннан календарь-тематик план
№ | Дәреснең темасы Тема урока | Дата | Примечание | |
по плану | фактич | |||
1 | Үткәннәрне кабатлау. Сүз төзелеше һәм ясалышы. Повторение изученного. Состав слова и словообразование. | 02.09 | ||
2 | Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә.. Мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлекләре. Устное народное творчество.Пословицы и поговорки. | 04.09 | ||
3 | Сүз төркемнәре Части речи. | 06.09 | ||
4 | Синтаксис турында төшенчә. Сүзтезмә. Понятие о синтаксисе. Словосочетание. | 09.09 | ||
5 | Бәетләр. “Сөембикә” бәете. Баиты. Баит “Сөембикә” | 11.09 | ||
6 | Җөмлә һәм аның төрләре. Хикәя җөмлә. Предложение и его типы. Повесствовательное предложение | 13.09 | ||
7 | Сорау җөмлә, аны белдерүче чаралар. Вопросительное предложение, способы его выражения. | 16.09 | ||
8 | “Сөембикә” бәете. Бәетләр уку. Баит “Суембикэ”. Чтение баитов. | 18.09 | ||
9 | Боеру җөмлә, аны белдерүче чаралар. Тойгылы җөмлә, аны белдерүче чаралар Повелительные и восклицательные предложения. Способы их выражения | 20.09 | ||
10 | Җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау Обобщенное повторение типов предложений | 23.09 | ||
11 | Класстан тыш уку. Бәетләр.”Сак-Сок” бәете. Внеклассное чтение. Баит “Сак-Сок” | 25.09 | ||
12 | Контроль диктант. “Сабантуй” Контрольный диктант “Сабантуй” | 27.09 | ||
13 | Ике составлы җөмләләр турында төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җөмләнең баш кисәкләре. Аларның белдерелүе Понятие о двусоставных предожениях Их виды. Главные члены предложения | 30.09 | ||
14 | К. Насыйриның тормышы һәм иҗаты. “Әбугалисина” әсәрен укый башлау. Жизнь и творчество К. Насири. “Абугалисина” | 02.10 | ||
15 | Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны. Согласование сказуемого с подлежащим в предложении. | 06.10 | Урок с 04.10 перенесен на 06.10 | |
16 | Ия белән хәбәр арасында сызык. Тире между подлежащим и сказуемым. | 07.10 | ||
17 | К. Насыйри “Әбугалисина”. Әсәрне уку һәм анализлау.Әсәрдә образлар. Насыйри”Әбугалисина”. Образы в произведении. | 09.10 | ||
18 | Контроль диктант .” Канатлы ярдәмчеләребез”. Контрольный диктант .” Канатлы ярдәмчеләребез”. | 13.10 | Урок с 11.10 перенесен на 13.10 | |
19 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. Второстепенные члены предложения. | 14.10 | ||
20 | Г. Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы.1-4нче бүлекләр Тукая “Печан базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. 1-4 главы | 16.10 | ||
21 | Аергыч .Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше. Определение. | 18.10 | ||
22 | Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлык. Дополнение. Прямое и косвенное дополнение. | 21.10 | ||
23 | Г. Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы Тукая “Печан базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.5-8 главы. | 23.10 | ||
24 | Аныклагыч өәм алар янында тыныш билгеләре. Приложение. | 25.10 | ||
25 | Хәлләр турында гомуми төшенчә. Урын хәле, аның белдерелүе. Обстоятельство.Обстоятельство места и способы его выражения. | 28.10 | ||
26 | Әдәбият теориясе. Гипербола. Пародия. . Пародия. | 30.10 | ||
27 | Б. С.Ү. Изложение. “Урманчы Нургаяз“ “Урманчы Нургаяз “ | 05.11 | ||
28 | Г. Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Биография и творчество Г. Исхаки. ”Кәҗүл читек” | 06.11 | ||
29 | Вакыт хәле, аның белдерелүе. Рәвеш хәле һәм аның белдерелүе. Обстоятельста времени и образа действия и способы их выражения. | 08.11 | ||
30 | Сәбәп хәле, аның белдерелүе. Максат хәле, аның белдерелүе. Обстоятельства причины и цели, способы их выражения. | 11.11 | ||
31 | Дәрдмәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Видагъ” “Рәсем”, Авыл” шигырьләрен уку һәм анализлау. Дардманд. Жизненный путь и творчество поэта.”Кораб”,”Рисунок”,”Видаг”. | 13.11 | ||
32 | Күләм хәле, аның белдерелүе. Обстоятельство меры, способы его выражения. | 15.11 | ||
33 | Бсу.Эш кагэзлэре. Гариза язу. бумаги. Заявление | 18.11 | ||
34 | Дәрестән тыш уку. Р. Мөхәммәдиев “Ак кыялар турында хыял” Вн. чт. Р. Мухамадиев. “Ак кыялар турында хыял” | 20.11 | ||
35 | Шарт хәле, аның белдерелүе. Кире хәл, аның белдерелүе. Обстоятельства условия и уступки, способы его выражения. | 22.11 | ||
36 | Б. С.У.Контроль изложениегә әзерлек. “Кымыз” к контрольному изложению. “Кымыз” | 25.11 | ||
37 | Кәрим Тинчурин. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Мәдрәсәдә беренче көн”хикәясе. Карим Тинчурин. “Первый день в мэдресе». | 27.11 | ||
38 | Б. С.У.Контроль изложение. “Кымыз” изложение. “Кымыз” | 29.11 | ||
39 | Эндәш сүзләр һәм аларның белдерелүе. Обращение и способы его выражения. | 02.12 | ||
40 | К. Тинчурин. “Бүре зәхмәте”хикәясе. К. Тинчурин. Рассказ ”Волчья порча» | 04.12 | ||
41 | Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре. Знаки препинания при обращении. | 06.12 | ||
42 | Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Вводные слова и знаки препинания при них. | 09.12 | ||
43 | Дәрес-диспут. К. Тинчурин хикәяләре буенча “Явызлык явызлык тудыра” дигән темага сөйләшү. Урок-диспут. Беседа на тему:”Зло порождает зло» по рассказам К. Тинчурина. | 11.12 | ||
44 | Контроль диктант.” Яңадан тоткынлыкта” Контрольный диктант.” Яңадан тоткынлыкта” | 13.12 | ||
45 | Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Вводные предложения и знаки препинания при них. | 16.12 | ||
46 | Дәрестән тыш уку. Ә.Фәйзи. “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы” Вн. чт. А. Файзи. «Прощание Аухади с женой Майшакар» | 18.12 | ||
47 | Җөмләдә сүз тәртибе турында төшенчә. Понятие о порядке слов в предложении. | 20.12 | ||
48 | Сүзләрнең туры һәм кире тәртибе. Логик басым. Прямой и обратный порядок слов. | 23.12 | ||
49 | Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты. “Мокамай” шигыре Жизнь и творчество Хади Такташа. Стихотворение “Мокамай” | 25.12 | ||
50 | Сөйләм телен үстерү. Изложениегә әзерлек. «Ялгыз каен» к изложению. “Ялгыз каен” | 27.12 | ||
51 | Сөйләм телен үстерү. Изложение. «Ялгыз каен» . “Ялгыз каен” | 30.02 | ||
52 | Һади Такташның “Мокамай” шигырендә образлар. Образы в стихотворении Х. Такташа “Мокамай” | 15.01 | ||
53 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Иншга әзерлек. “Ике егет-ике язмыш.” к сочинению “Два парня-две судьбы” | 17.01 | ||
54 | Аерымланган кисәкләр турында төшенчә. Понятие об обособленных членах. | 22.01 | ||
55 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша “Ике егет-ике язмыш.” . “Два парня-две судьбы” | 24.01 | ||
56 | Мирсәй Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Агыйдел”. Жизнь и творчество Мирсая Амира. Повесть «Агидель». | 27.01 | ||
57 | Хәлләрнең аерымлануы. Төрле хәлләрнең аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре. Обособление обстоятельств. Знаки препинания при их обособлении. | 29.01 | ||
58 | “Агыйдел” повестендә сурәтләү чаралары, лиризм. Средства выразительности и лиризм в повести “Агидель”. | 31.01 | ||
59 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү.Артыкбикә образына характеристика бирү. Развитие речи. Характеристика образу Артыкбикэ | 03.02 | ||
60 | Аныклагычларның аерымлануы. Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре. Обособление приложений. Знаки препинания при обособленных приложениях | 05.02 | ||
61 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Агыйдел” повестендә халык йолалары. Развитие речи. Народные традиции в повести «Агидель» | 07.02 | ||
62 | Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Әнкәй” шигыре. Жизнь и творчество Сибгата Хакима. Стихотворение ”Мама” | 10.02 | ||
63 | Җөмләнең аерымланган кисәкләрен гомүмиләштереп кабатлау. Обособленные члены предложения. | 12.02 | ||
64 | Сибгат Хәким. “Юксыну”шигыре. Сибгат Хаким. Стихотворение “Юксыну”. | 14.02 | ||
65 | Ф. Хөсни. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Йөзек кашы” повесте. Ф. Хусни. Жизнь и творчество. Повесть «Йөзек кашы”. | 17.02 | ||
66 | Контроль диктант.” Урманда” Контрольный диктант.” Урманда” | 19.02 | ||
67 | Әсәр белән танышу.“Йөзек кашы “повестенда-образлар В повести “Йөзек кашы”-образы:Айдар, Госман, Василя | 21.02 | ||
68 | Әсәр белән танышу.“Йөзек кашы “повестенда-образлар В повести “Йөзек кашы”-образы:Айдар, Госман, Василя | 24.02 | ||
69 | Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре һәм янында гомумиләштерүче сүзләр. Знаки препинания при однородных членах предложения. Обобщающие слова при однородных членах. | 26.02 | ||
70 | Повестьне өйрәнүне йомгаклау. Истәлеккә корылуы. Обобщающий урок по изучению повести. Повесть-воспоминание. | 28.02 | ||
71 | Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Ант”, “Ватаным өчен” шигырьләре. Жизнь и творчество Фатиха Карима. “Клятва”, “За Родину”. | 03.03 | ||
72 | Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре. Знаки препинания при обобщающих словах. | 05.03 | ||
73 | Ф. Карим. “Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасы. Ф. Карим .Поэма “Гармонь с бубенцами.». | 07.03 | ||
74 | Кл. тыш уку.Ә.Фәйзи. Шигырьләр. Вн. чт. Ахмат Файзи. Стихотворения. | 10.03 | ||
75 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша. “Табигать һәм мин” . “Природа и я” | 12.03 | ||
76 | Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Әйтелмәгән васыять” (1 нче бүлек).Әд. т. Пейзаж картинасы. Жизнь и творчество А. Еники. ( “Әйтелмәгән васыять”. 1 гл.) ТЛ. Пейза) | 14.03 | ||
77 | Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясен уку һәм анализлау. Акъәби образы. Аның уй-фикерләре. Знакомство и анализ произведения Образ Акъаби в рассказе А. Еники. | 17.03 | ||
78 | Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә. Понятие о полных и неполных предложениях. | 19.03 | ||
79 | Әдәбият теориясе. Проблема төшенчәсе. “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә күтәрелгән проблема. ТЛ. Понятие о проблеме. Проблема в произведении“Әйтелмәгән васыять” | 21.03 | ||
80 | Әсәрне өйрәнүне йомгаклау. Сочинение өчен катлаулы план төзү, эпиграф турында мәгълүмат бирү, цитаталардан файдалану үзенчәлекләрен аңлату. Обобщающий урок по изучению рассказа А. Еники. | 01.04 | ||
81 | Ким җөмләләрнең сөйләмдә кулланышы.. Употребление неполных предложений в речи | 02.04 | ||
82 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Суд-дәрес. Акъәби балалары турында уйлану. Развитие речи. Урок-суд. Размышление о детях Акъәби | 04.04 | ||
83 | Нури Арслановның тормыш юлы һәм иҗаты. Жизнь и творчество Нури Арсланова. Стихотворения. | 07.04 | ||
84 | Бер составлы фигыль җөмлә. Бер составлы исем (атау) җөмлә Односоставные глагльное и назывные предложения. | 09.04 | ||
85 | Г. Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. “Артышлы тау буенда” повестен укый башлау. Жизнь и творчество Г. Ахунова.”Артышлы тау буенда” | 11.04 | ||
86 | Г. Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестен уку, фикер алышу. Һәр бүлектә уздырылган фикер, төп идея. Знакомство и анализ произведения. Основная идея и мысль в каждой главе. | 14.04 | ||
87 | Аваз ияртемнәре, ымлыклар һәм алар янында тыныш билгеләре. Кыскартылма исемнэр. Звукоподражательные слова. Сокращенные имена | 16.04 | ||
88 | “Артышлы тау буенда” повестендагы Хәсән холкына хас сыйфатлар. Образ Хасана и черты его в произведении Г. Ахунова. | 18.04 | ||
89 | Х. Сарьян. Язучының иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Бер ананың биш улы” әсәрен укый башлау. Хасан Сарьян. Знакомство с произведением“Бер ананың биш улы” | 21.04 | ||
90 | Кабатлау. Гади җөмлә синтаксисы. Повторение.Синтаксис сложного предложения. | 23.04 | ||
91 | Х. Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен уку, фикер алышу. Ана-бала мөнәсәбәте. Знакомство и анализ произведения. Отношение матери и ребенка | 25.04 | ||
92 | Х. Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә хикәяләүче образы һәм башка образлар. Образы в произведении Хасана Сарьяна. | 28.04 | ||
93 | Кабатлау. Ике составлы җөмләләр. Повторение. Двусоставные предложения. | 30.04 | ||
94 | Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә. о теме. | 02.05 | ||
95 | БСҮ. «Бер ананың биш улы»повесте буенча иншага әзерлек. к сочинению по повести “Бер ананын биш улы” | 05.05 | ||
96 | Кабатлау. Җөмләнең аерымланган кисәкләре. Повторение. Обособленные члены предложения. | 07.05 | ||
97 | БСҮ. «Бер ананың биш улы»повесте буенча инша. Р. Р Сочинение по повести. “Бер ананын биш улы” | 12.05 | ||
98 | Контроль диктант.” Карабай” Контрольный диктант.” Карабай” | 14.05 | ||
99 | Кл. тыш уку. Р. Гаташ шигырьләре .Вн. чт. Гаташа | 16.05 | ||
100 | Кабатлау. Повторение. | 19.05 | ||
101 | Уткэннэрне кабатлау.Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Повторение изученного. Однородные члены предложения | 21.05 | ||
102 | Кабатлау. Повторение по татарской литературе | 23.05 | ||
103 | Тест. Тест по татарской литературе. | 26.05 | ||
104 | Йомгаклау дэресе. Итоговый урок по татарскому языку | 28.05 | ||
105 | Йомгаклау дэресе. Итоговый урок по татарской литературе | 30.05 |
Ятлау очен тэкъдим ителгэн эсэрлэр:
Дэрдемэнд. “Кораб”
Һ.Такташ “Мокамай”(өзек)
С. Хаким “Әнкәй”
Ф. Кэрим. “Сойлэр сузлэр бик куп алар...”, “Кынгыраулы яшел гармун”(озек).


