Татарстан Республикасы Законы

Татарстан Республикасы Гаилә кодексының

10 статьясына үзгәреш кертү турында

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы тарафыннан

2009 елның 5 ноябрендә

кабул ителде

1 статья

2009 елның 13 гыйнварындагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 10 статьясына (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2009, №1), түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

"10 статья. Никахлашу яше

1. Никахлашу яше унсигез яшь итеп билгеләнә.

2. Нигезле сәбәпләр булганда, никахлашырга теләүче затларның яшәү урынындагы җирле үзидарә органнары әлеге затлар үтенече буенча уналты яшькә җиткән затларга никахлашуны рөхсәт итәргә хокуклы.

3. Татарстан Республикасында яшәү урыны булган ундүрт яшьтән уналты яшькә кадәрге затларга (алга таба – уналты яшькә җитмәгән зат (затлар) аерым шартларда искәрмә рәвешендә никахлашу рөхсәт ителергә мөмкин.

4. Уналты яшькә җитмәгән затка (затларга) никахлашу хокукын бирә торган аерым шартларга йөклелек, никахлашырга теләүче гражданнарның уртак баласы (балалары) туу, якларның берсенең гомеренә турыдан-туры куркыныч янау керә.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

5. Уналты яшькә җитмәгән затка (затларга) никахлашуга рөхсәт бирү турындагы яисә рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар түбәндәге тәртиптә кабул ителә:

1) никахлашуга рөхсәт бирү турында гаризалар Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мәгариф өлкәсендә вәкаләтле органына уналты яшькә җитмәгән зат (затлар), аның ата-анасы яисә аларны алмаштыручы затлар (уллыкка алучылар, попечительләр) тарафыннан язма рәвештә бирелә;

2) ата-ананың берсе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган, уналты яшькә җитмәгән затны тәрбияләүдән һәм караудан читләшкән очракта, шулай ук аның тору урынын билгеләү мөмкинлеге булмаган очракта, гариза ата-ананың берсеннән кабул ителергә мөмкин;

3) ата-аналар (аларны алмаштыручы затлар) һәм никахлашырга теләүче зат (затлар) арасында каршылыклар булганда, уналты яшькә җитмәгән затның (затларның) никахлашуга рөхсәт бирү турындагы гаризасы аның яшәү урынындагы опека һәм попечительлек органы ризалыгы белән карала;

4) никахлашуга рөхсәт бирү турындагы гариза белән бергә түбәндәге документлар тапшырыла:

никахлашучыларның шәхесен таныклый торган документлар;

уналты яшькә җитмәгән затның (затларның) ата-аналарының (аларны алмаштыручы затларның) шәхесен таныклый торган документлар;

уналты яшькә җитмәгән затның (затларның) туу турында таныклыгы;

дәүләт яисә муниципаль сәламәтлек саклау системасы учреждениесенең йөклелек булу турында белешмәсе, йә никахлашырга теләүче затларның уртак баласы (балалары) туу турында таныклык һәм баланың атасын билгеләү турында таныклык, йә никахлашырга теләүче затларның берсенең гомеренә турыдан-туры куркыныч янауны раслый торган документлар;

ата-аналар (аларны алмаштыручы затлар) һәм уналты яшькә җитмәгән зат (затлар) арасында каршылыклар булганда, шушы затның (затларның) никахлашуына ризалык бирү турында опека һәм попечительлек органы документы.

6. Уналты яшькә җитмәгән затның (затларның) никахлашуына рөхсәт бирү турындагы гаризалар аларны биргән көннән башлап егерме календарь көн эчендә карала.

7. Уналты яшькә җитмәгән затка (затларга) никахлашуга рөхсәт бирү турындагы яисә рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мәгариф өлкәсендә вәкаләтле органы җитәкчесе тарафыннан кабул ителә һәм аның боерыгы белән рәсмиләштерелә.

8. Уналты яшькә җитмәгән затка (затларга) никахлашуга рөхсәт бирүдән түбәндәге очракларда баш тартырга мөмкин, әгәр:

әлеге статьяның 4 өлешендә билгеләнгән аерым шартлар булмаса;

әлеге статьяның 5 өлешендәге 4 пункты нигезендә тапшырылган документлар законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килмәсә.".

2 статья

Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Татарстан Республикасы

Шәймиев

Казан, Кремль

2009 елның 4 декабре