Татарстан Республикасы Президенты Указы
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре турында» Указына
үзгәрешләр кертү хакында
Аерым затларның башка эшкә күчүләре һәм вазыйфаларының атамалары үзгәрүе белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында яшәүче Россия Федерациясе гражданнарын оешкан төстә һәм үз вакытында хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итү максатларында, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 26 һәм 27 статьялары нигезендә карар бирәм:
1. Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре турында» 2006 елның 4 октябрендәге ПУ-369 номерлы Указы белән (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 30 мартындагы ПУ-162 номерлы, 2007 елның 10 сентябрендәге ПУ-517 номерлы, 2008 елның 27 мартындагы ПУ-133 номерлы, 2008 елның 29 сентябрендәге ПУ-462 номерлы, 2009 елның 25 мартындагы ПУ-172 номерлы, 2009 елның 7 июлендәге ПУ-362 номерлы, 2009 елның 1 октябрендәге ПУ-500 б номерлы, 2009 елның 5 декабрендәге ПУ-648 номерлы һәм 2010 елның 23 мартындагы ПУ-165 номерлы указлары нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән) расланган Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
а) составтан чыгарырга:
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясеннән – һановны һәм ;
Зеленодольск муниципаль районы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясеннән – ;
б) составка кертергә:
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә:
Бәширов Зиннур Закир улын – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручыны, комиссия рәисе урынбасары итеп раслап (Авиатөзелеш районы буенча);
Гафаров Рөстәм Гыйльфан улын – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгын, комиссия рәисе урынбасары итеп раслап (Совет районы буенча);
Зеленодольск муниципаль районы буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә – Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыны, комиссия рәисе итеп раслап;
в) Казан шәһәре муниципаль берәмлеге буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзасының вазыйфасын яңа редакциядә бәян итәргә:
– Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, аны комиссия рәисе итеп раслап.
2. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы
Миңнеханов
Казан, Кремль
2010 ел, 09 июль
№ ПУ - 437


