Татарстан Республикасы Законы
Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм
Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләрен
куллану тәртибе хакында
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы тарафыннан
2009 елның 5 ноябрендә
кабул ителде
1 статья
2004 елның 29 маендагы 35-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Бюджет кодексына (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2004, № 4-5; 2005, № 6 (II өлеш), № 10 (I өлеш), № 12 (IV өлеш); 2006, № 6 (I өлеш), № 12 (I өлеш); 2007, № 8, № 10; 2008, № 8 (III өлеш), № 10 (I өлеш); Ватаным Татарстан, 2009, 8 июль) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1) 442 статьяның 31 пунктындагы икенче абзацында "чираттагы финанс елына (чираттагы финанс елына һәм план чорына)" сүзләрен "чираттагы финанс елына һәм план чорына" сүзләренә алмаштырырга;
2) түбәндәге эчтәлекле 533 статья өстәргә:
"533 статья. Социаль-икътисадый үсеш фаразы
1. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы кимендә өч ел чорга әзерләнә.
2. Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләт биргән Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы тарафыннан ел саен әзерләнә.
3. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан хуплана һәм Татарстан Республикасы бюджеты проектын керткән вакытта аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.
4. Чираттагы финанс елына һәм план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы план чорының параметрларын төгәлләштерү һәм план чорының икенче елы параметрларын өстәү юлы белән әзерләнә.
Социаль-икътисадый үсеш фаразына аңлатма язуында фараз параметрларын нигезләү, шул исәптән, фаразлана торган үзгәрешләрнең сәбәпләрен һәм факторларын күрсәтеп, элек расланган параметрлар белән чагыштыру китерелә.
5. Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзү яисә карау барышында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын үзгәртү бюджет проектының төп характеристикаларын үзгәртүгә китерә.";
3) түбәндәге эчтәлекле 534 статья өстәргә:
"534 статья. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы
1. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы дигәндә Татарстан Республикасы бюджетының төп параметрларын үз эченә алган документ аңлашыла.
2. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә билгеләнгән рәвештә һәм тәртиптә ел саен әзерләнә.
Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана һәм Татарстан Республикасы бюджеты проектын керткән вакытта аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.
Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы күрсәткечләренең һәм Татарстан Республикасы бюджеты проекты күрсәткечләренең мәгънәләре бер-берсенә туры килергә тиеш.
3. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән расланган финанс планы түбәндәге параметрларны үз эченә алырга тиеш:
Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты керемнәренең һәм чыгымнарының фаразлана торган гомуми күләме;
бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары һәм чыгымнар төрләре буенча бюджет акчаларын баш бүлүчеләргә бюджет ассигнованиеләре күләмнәре;
муниципаль берәмлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне чираттагы финанс елында һәм план чорында муниципаль берәмлекләр арасында бүлү;
җирле бюджетларга салым керемнәреннән Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнә торган (билгеләнергә тиеш) түләү нормативлары;
бюджет кытлыгы (профициты);
чираттагы финанс елыннан (чираттагы финанс елыннан һәм план чорының һәр елыннан) соң килүче елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы эчке дәүләт бурычының иң югары чиге, Татарстан Республикасы тышкы дәүләт бурычының иң югары чиге.
Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы күрсәтелгән параметрлар белән бергә Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды керемнәренең, чыгымнарының һәм кытлыгының (профицитының) фаразлана торган күләмен үз эченә алырга тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планының өстәмә күрсәткечләрен раслау каралырга мөмкин.
4. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы күрсәткечләре индикатив характерда була һәм чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планын әзерләгәндә һәм раслаганда үзгәртелергә мөмкин.
5. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы план чорына күрсәтелгән план параметрларын төгәлләштерү һәм план чорының икенче елына параметрлар өстәү юлы белән әзерләнә.
Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән проектына аңлатма язуында уртача вакытка исәпләнгән финанс планы параметрларын нигезләү, шул исәптән, планлаштырыла торган үзгәрешләрнең сәбәпләрен күрсәтеп, аларны элек расланган параметрлар белән чагыштыру китерелә.";
4) 601 статьяда:
а) 3 пунктның 9 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"9) Татарстан Республикасы бюджетының Россия Федерациясе Бюджет кодексында һәм әлеге Кодекста билгеләнгән башка күрсәткечләре.";
б) түбәндәге эчтәлекле 31 пункт өстәргә:
"31. Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында Татарстан Республикасы законы белән түбәндәгеләр билгеләнә:
1) Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан керемнәрне күрсәтеп, чираттагы финанс елында һәм план чорында керемнәрнең фаразлана торган гомуми күләме;
2) чираттагы финанс елында һәм план чорында чыгымнарның гомуми күләме;
3) Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты кытлыгының иң чик күләме һәм (яисә) аны финанслау чыганаклары йә чираттагы финанс елында һәм план чорында Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты профицитының иң чик күләме;
4) Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеге;
5) Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеге;
6) чираттагы финанс елына һәм план чорына чыгымнарны бюджетларның бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары һәм чыгымнар төрләре буенча бүлү;
7) Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының Россия Федерациясе Бюджет кодексында һәм әлеге Кодекста билгеләнгән башка күрсәткечләре.";
5) 61 статьяның 5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"5. Чираттагы финанс елында һәм план чорында Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән чыгым йөкләмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү өчен бюджет ассигнованиеләренең иң чик гомуми күләме җитәрлек булмаган очракта, чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проекты белән чираттагы финанс елында һәм план чорында Татарстан Республикасы законнарының чираттагы финанс елында һәм (яисә) план чорында финанслау чыганаклары белән тәэмин ителмәгән аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору карала һәм (яисә) чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы проекты белән бергә кертелгән аерым Татарстан Республикасы законы белән Татарстан Республикасы законнарының күрсәтелгән нигезләмәләренең үз көченә керү срокларын үзгәртү (гамәлдә булуын туктатып тору) карала.";
6) 65 статьяның 2 пунктына түбәндәге эчтәлекле җөмлә өстәргә:
"Бу чакта Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында Татарстан Республикасы законын кабул итү Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законын кабул итүдән соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.";
7) 76 статьяның дүртенче абзацында "салымнар һәм җыемнар турында" сүзләрен төшереп калдырырга;
8) 971 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
"971 статья. Бюджет хисаплылыгын төзү
1. Бюджет исәбе һәм бюджет хисаплылыгы нигезләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы белән билгеләнә.
2. Бюджет хисаплылыгына түбәндәгеләр керә:
1) бюджет үтәлеше турында хисап;
2) бюджет үтәлеше балансы;
3) эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләре турында хисап;
4) акчалар йөреше турында хисап;
5) аңлатма язуы.
3. Бюджет үтәлеше турында хисапта Россия Федерациясе бюджет классификациясе нигезендә керемнәр, чыгымнар һәм бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары буенча бюджет үтәлеше турында белешмәләр була.
Бюджет үтәлеше балансында бюджет исәбе счетлары планының счетлар буенча хисап чорының беренче һәм соңгы көненә Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрнең финанс булмаган һәм финанс активлары, йөкләмәләре турында белешмәләр була.
Эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләре турында хисапта хисап чорында эшчәнлекнең финанс нәтиҗәсе турында белешмәләр була, һәм ул дәүләт идарәсе секторы гамәлләренең классификация кодлары буенча төзелә.
Акчалар йөреше турындагы хисапта дәүләт идарәсе секторы гамәлләренең классификация кодлары буенча бюджетлар счетлары гамәлләре чагылдырыла.
Аңлатма язуында бюджет үтәлешенең һәм бюджет хисаплылыгының анализы, шулай ук финанс хисабы елында дәүләт (муниципаль) йөкләмәсен үтәү турында һәм бюджет акчаларын баш бүлүчеләр (бүлүчеләр, алучылар) тарафыннан бюджет ассигнованиеләреннән файдалануның башка нәтиҗәләре турында белешмәләр була.
4. Бюджет акчаларын баш бүлүчеләр (бюджет акчаларын алучылар) тарафыннан бюджет исәбенең һәм бюджет хисаплылыгының бердәм методологиясен һәм стандартларын үтәгән килеш финанс мәгълүматының детальләштерелүен тәэмин итүче ведомство (эчке) актлары кулланылырга мөмкин.
5. Татарстан Республикасы бюджеты (җирле бюджет) акчаларын баш бүлүчеләр, Татарстан Республикасы бюджеты (җирле бюджет) керемнәренең баш администраторлары, Татарстан Республикасы бюджеты (җирле бюджет) кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары (алга таба – бюджет акчаларының баш администраторлары) үзләренә ведомство буйсынуындагы бюджет акчаларын алучылар (бүлүчеләр), бюджет керемнәре администраторлары, бюджет кытлыгын финанслау чыганакларының администраторлары тарафыннан бирелгән бюджет хисаплылыгы нигезендә җыелма бюджет хисаплылыгын төзиләр.
Бюджет акчаларының баш администраторлары үзләре билгеләгән срокларда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына (муниципаль берәмлекләрнең финанс органнарына) җыелма бюджет хисаплылыгын тапшыралар.
6. Татарстан Республикасының, муниципаль берәмлекләрнең бюджет хисаплылыгы бюджет акчаларының тиешле баш администраторларының җыелма бюджет хисаплылыгы нигезендә тиешенчә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары тарафыннан төзелә.
7. Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлекләрнең бюджет хисаплылыгы еллык хисап була. Бюджет үтәлеше турындагы хисап квартал саен була.
8. Татарстан Республикасының, муниципаль берәмлекләрнең бюджет хисаплылыгы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары тарафыннан тиешенчә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, җирле администрациягә тапшырыла.
9. Агымдагы финанс елының беренче кварталында, ярты еллыгында һәм тугыз аенда Татарстан Республикасы бюджетының, җирле бюджетның үтәлеше турындагы хисап тиешенчә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, җирле администрация тарафыннан раслана һәм тиешенчә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасына, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына һәм ул төзегән муниципаль финанс контроле органына җибәрелә.
Агымдагы финанс елының беренче кварталында, ярты еллыгында һәм тугыз аенда Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше турындагы хисап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана һәм тиешенчә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасына җибәрелә.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенең барышы турында квартал саен мәгълүмат тапшыра, анда, агымдагы елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы законда расланган күрсәткечләр белән чагыштырылып, керемнәрне формалаштыру һәм башкарылган чыгымнар һәм бюджет процессында катнашучыларның гамәлдәге законнарны үтәве турында белешмәләр бирелә.
Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджетлар үтәлеше турындагы еллык хисаплар тиешенчә Татарстан Республикасы законы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының муниципаль хокукый акты белән расланырга тиеш.".
2 статья
1. 2010 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 17 статьясындагы 2 пунктының салымнар һәм җыемнар турында Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законнарын кабул итү өлешендә гамәлдә булуын туктатып торырга.
2. 2010 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 18 статьясындагы 2 пунктының җирле салымнар турында муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү хакында җирле үзидарәнең вәкиллекле органының муниципаль хокукый актларын кабул итү өлешендә гамәлдә булуын туктатып торырга.
3. 2010 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 531 статьясындагы 2 пунктының гамәлдә булуын туктатып торырга.
4. 2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты һәм 2010 елга Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты бер елга (чираттагы финанс елына) төзелә һәм раслана дип билгеләргә.
5. 2011 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 52 статьясындагы 3 пунктының, 601 статьясындагы 3 пункты 6 пунктчасының, 4 һәм 5 пунктларының, 61 статьясындагы 2, 3 һәм 6 пунктларының, 77 статьясындагы 3 пункты алтынчы абзацының гамәлдә булуын туктатып торырга.
6. Татарстан Республикасының уртача вакытка исәпләнгән финанс планы Россия Федерациясе Бюджет кодексының 174 статьясы һәм әлеге Кодексның 534 статьясы нигезендә әзерләнә һәм раслана дип билгеләргә.
7. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 22 статьясындагы 3 пункты, 311 статьясы, 441 статьясындагы 4 пунктының бишенче абзацы, 442 статьясындагы 2 пунктының өченче абзацы, 31 пунктының икенче абзацы, 532 статьясының 2 пунктындагы икенче һәм өченче абзацлары, 3 пунктының беренче абзацы, 60 статьясындагы беренче абзацы, 601 статьясындагы 1 һәм 2 пунктлары, 3 пунктының беренче абзацы, 21, 3, 5, 7, 8 пунктчалары, 31 пунктының беренче абзацы, 1 – 3, 6 пунктчалары, 6 пункты, 61 статьясының 1 пункты, 4 пунктындагы беренче, икенче, дүртенче, бишенче, сигезенче – уникенче, ундүртенче һәм унбишенче абзацлары, 5 пункты, 63 статьясы, 64 статьясының 1 пункты, 65 статьясы, 67 статьясы, 68 статьясының 2 пункты, 69 статьясы, 70 статьясының беренче һәм икенче абзацлары, 71 статьясы, 72 статьясының 1 пунктындагы беренче абзацы, 73 статьясының 1 пунктындагы беренче абзацы, 2 пункты, 2 нче кушымтаның 2, 3, 6, 9 пунктлары, 21 нче кушымтаның 2 пунктындагы җиденче абзацы, 5 нче кушымтаның 4 һәм 7 пунктлары, 6 нчы кушымтаның 2 пункты, 7 нче кушымтаның 2 пункты, 93 нче кушымтаның 2 пунктындагы алтынчы, унтугызынчы, егерме дүртенче, утызынчы, утыз бишенче, утыз алтынчы, утыз тугызынчы абзацлары нигезләмәләре план чорына күрсәтү өлешендә әлеге статьяның 4 өлешендә билгеләнгән нигезләмәне исәпкә алып кулланыла дип билгеләргә.
3 статья
1. Әлеге Закон, шушы Законның 1 статьясындагы 7 пунктыннан тыш, рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
2. Әлеге Законның 1 статьясындагы 7 пункты 2010 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасы
Президенты М. Ш. Шәймиев
Казан, Кремль
2009 елның 3 декабре


