"Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында"

Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында



Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы тарафыннан

2009 елның 5 ноябрендә

кабул ителде


1 статья

"Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2008 елның  22 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2008, № 5 (I өлеш)) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 3 статьяда:

а) 2  өлешнең 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"2) урман парк зоналарында функциональ зоналарны, урман парк зоналарында, яшел зоналарда мәйданнар билгеләү, урман парк зоналарының, яшел зоналарның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү;";

б) 2  өлешнең 3 – 6 пунктларын үз көчләрен югалткан дип танырга;

в) 2  өлешнең 7 пунктына  "юридик затларга, индивидуаль эшкуарларга аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру өчен урман кишәрлекләрен бирү" сүзләрен өстәргә;

г) 2 өлешнең 10 пунктында "(шул исәптән урман янгыннарын сүндерүне)" сүзләрен "(шул исәптән янгын куркынычсызлыгы чараларын гамәлгә ашыруны)" сүзләренә алмаштырырга, "яклауны, торгызуны" сүзләреннән соң "(шул исәптән урманнарны саклау, яклау һәм торгызу өчен билгеләнгән урман юлларын салу һәм эксплуатацияләү)" сүзләрен өстәргә;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

д) 3  өлешнең 1 пунктында "һәм урман хуҗалыгы регламентларын эшләү" сүзләреннән  соң  ", урман хуҗалыгы регламентларын раслау" сүзләрен өстәргә;

е)  3 өлешнең 13 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"13) Россия Федерациясе Урман кодексының 81 статьясындагы  36 һәм  37 пунктларында каралган очраклардан тыш, урман фонды җирләрендә дәүләт урман контролен һәм күзәтчелеген,  урманнарда дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру;";

ж) түбәндәге эчтәлекле 4 өлеш өстәргә:

"4. Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә тарифларны дәүләт җайга  салуы өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) Татарстан Республикасы милкендәге урман ресурсларының күләм берәмлеге  өчен һәм урман кишәрлеге мәйданы берәмлеге өчен аны арендалау максатларында түләү ставкалары билгеләү;

2) Татарстан Республикасы милкендәге җирләрдә әзерләнә торган агачның күләм берәмлеге өчен түләү ставкалары билгеләү;

3) үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча гражданнарга түләү ставкалары билгеләү.";

2) 5 статьяда:

а) 2 өлештә "Россия Федерациясе Хөкүмәте" сүзләрен  "Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләт биргән федераль башкарма хакимият органы" сүзләренә алмаштырырга;

б)  3 – 5 өлешләрне  үз көчләрен югалткан дип танырга;

в)  6 өлешне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"6. Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе аукцион үткәрмичә генә төзелә.";

г) 7 өлештә "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты" сүзләрен "Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тарифларны дәүләт җайга салуы өлкәсендә вәкаләтле органы" сүзләренә алмаштырырга;

3) 3 бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"3 бүлек. Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә дәүләт ихтыяҗларын яисә муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен агач әзерләүнең махсус очраклары 

8 статья. Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә дәүләт ихтыяҗларын яисә муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен агач әзерләүнең махсус очраклары

Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә дәүләт ихтыяҗларын яисә муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен агач әзерләүнең махсус очракларына түбәндәгеләр керә: 

урманнарны карау эшләрен башкару (урманнарны карау максатында кисү), арендага, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирелмәгән урман кишәрлекләрендә санитар-савыктыру һәм янгынга каршы чаралар үткәрү;

саклана торган урманнарда озак үскән утыртмаларны сайлап кисүне гамәлгә ашыру;

перспектив милли проектларны  агач йортлар төзү өлешендә гамәлгә ашыру.

81 статья.  Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршылар һәм (яисә) башка ылыслы агачлар әзерләүнең махсус очраклары

Махсус очракларга урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе нигезендә урман кишәрлекләре бирмичә генә гражданнар, юридик затлар тарафыннан яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршылар һәм (яисә) башка ылыслы агачлар әзерләү керә.";

4) 5 бүлекне түбәндәге редакциядә бәян итәргә: 

"5 бүлек. Аучылык хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалану кагыйдәләре

12 статья. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек төрләрен  гамәлгә ашыру  өчен урманнардан файдалану

1. Урманнардан  аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек төрләрен  гамәлгә ашыру өчен файдаланырга мөмкин.

2. Урман кишәрлекләре  юридик затларга, индивидуаль эшкуарларга аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек төрләрен  гамәлгә ашыру өчен  аучылык турында һәм  аучылык ресурсларын саклау турында  федераль закон нигезендә төзелгән  аучылык хуҗалыгы килешүләре һәм урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре нигезендә  бирелә.

3. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән урман кишәрлекләрендә  аучылык турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында федераль закон нигезендә  аучылык инфраструктурасы объектларын төзү рөхсәт ителә.

4.  Гомумфайдаланудагы аучылык җирләрендә  гражданнарның урманнардан файдалануы  Россия Федерациясе Урман кодексының  11 статьясы нигезендә  урман кишәрлекләрен бирмичә генә гамәлгә ашырыла.

13 статья. Аучылык хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы затларның хокуклары

Аучылык хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы затлар түбәндәгеләргә хокуклы:

1) хайваннар дөньясының санын арттыруга юнәлдерелгән биотехник чаралар комплексын гамәлгә ашырырга;

2)  гамәлдәге законнар нигезендә терлек азыгы әзерләргә;

3) урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентлары нигезендә һәм урман инфраструктурасын булдыру максатларында урманнарны үзләштерү проекты нигезендә территорияләрне урман хуҗалыгы алып бару ысуллары белән реконструкцияләүне гамәлгә ашырырга;

4) урманнардан файдалану срогына вакытлыча төзелмәләр һәм корылмалар торгызырга һәм арендалана торган урман кишәрлекләрен төзекләндерүне гамәлгә ашырырга;

5) аучылык хуҗалыгы алып бару өчен кирәкле  урман юлларын гамәлдәге законнар нигезендә  төзергә һәм (яисә) аларны ремонтлауны гамәлгә ашырырга;

6)  аучылык хуҗалыгы алып бару өчен арендага бирелгән урман кишәрлекләре турында билгеләнгән тәртиптә мәгълүмат алырга;

7)  гамәлдәге законнарда каралган башка хокуклардан һәм урман кишәрлеген арендалау шартнамәсе шартларыннан файдаланырга.

14 статья. Аучылык хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы затларның бурычлары

Аучылык хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы затлар түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

1) аучылык хуҗалыгы алып бару өчен арендага бирелгән урман кишәрлекләреннән гамәлдәге законнар нигезендә файдаланырга;

2) урман кишәрлеген  арендалау шартнамәсе шартларын үтәргә;

3) аучылык хуҗалыгын урманнарны үзләштерү проектына катгый рәвештә туры китереп алып барырга;

4) әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә зыян килүне булдырмаска;

5) эшләрне урманнарның һәм башка табигать объектларының  торышына һәм аларны торгызуга  тискәре йогынты ясамый торган ысуллар белән башкарырга;

6) арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, күрсәтелгән кишәрлекләрдә янгынга каршы чаралар үткәрергә;

7) хайваннар белән эш иткәндә санитария-ветеринария һәм зоогигиена таләпләрен үтәргә;

8) урманнардан файдаланучы башка затларның хокуклары бозылуны булдырмаска;

9) урман хуҗалыгына китерелгән зыяннарны һәм югалтуларны, шул исәптән саны гамәлдәге нормативлардан артып киткән кыргый хайваннар тарафыннан урман культуралары, плантацияләр, урман питомникларындагы чәчкеннәр һәм үсентеләр юкка чыгарылган яисә зарарланган өчен, билгеләнгән тәртиптә түләргә;

10) гамәлдәге законнарда һәм урман кишәрлеген арендалау шартнамәсендә каралган башка бурычларны үтәргә.".

2 статья

1. Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

2. "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2008 елның 22 маендагы  22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 3 өлешенең 13 пункты ( әлеге Закон редакциясендә) 2010 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

3.  "Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2008 елның 22 маендагы  22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 2 өлешенең 7 пункты, 12 статьясы (әлеге Закон редакциясендә) 2010 елның  1  апреленнән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы

Президенты         М. Ш. Шәймиев

Казан, Кремль

2009 елның 4 декабре