Татарстан Республикасы Президенты Указы

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты структурасына  үзгәрешләр кертү турында

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасы гамәлгә куелу белән бәйле рәвештә карар бирәм:

1. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты структурасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариатын төзергә.

       

2. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы Президентының матбугат архивы мөдире – баш белгеч вазыйфасын бетерергә. Күрсәтелгән вазыйфа буенча штат берәмлеген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариатына тапшырырга.

       

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариатына түбәндәге штат берәмлекләрен тапшырырга:

Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе баш киңәшчесе вазыйфасы буенча 2 берәмлекне;

Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте әйдәүче белгече вазыйфасы буенча 1 берәмлекне;

Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе гомуми бүлегенең беркетмә секторы баш белгече вазыйфасы буенча 1 берәмлекне;

Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече вазыйфасы буенча 1 берәмлекне;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең чараларга хезмәт күрсәтү һәм биналарны карап тоту бүлеге әйдәүче белгече вазыйфасы буенча 1 берәмлекне.

4. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары сыйфатында түбәндәге вазыйфаларны гамәлгә куярга:

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе;

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары;

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе;

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе референты;

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты баш киңәшчесе;

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты баш белгече.

5. Кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты структурасын һәм хезмәткәрләренең соң чик санын расларга.

6. Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестры турында» 2006 елның 18 гыйнварындагы ПУ-9 номерлы Указы белән (Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 12 мартындагы Указы нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән) расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестрының 1 өлешенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

а) 1 бүлектә:

«Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президенты идарәсе башлыгы



01-1-1-02»

позициясеннән соң


«Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе



01-1-1-021»

позициясен өстәргә;


«Татарстан Республикасы Президенты Аппараты бүлеге мөдире,

бүлек башлыгы


01-1-1-09»

позициясеннән соң


«Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары


01-1-1-091»

позициясен өстәргә;

       б) 2 бүлектә

«Иң югары вазыйфалар төркеме» сүзләреннән соң түбәндәге эчтәлекле позиция өстәргә:

«Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе

01-2-1-17»;

баш вазыйфалар төркемендә

«Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе

позициясен төшереп калдырырга;

01-2-2-18»

в) 3 бүлектә:

«Баш вазыйфалар төркеме» сүзләре алдыннан түбәндәге эчтәлекле сүзләр һәм позиция өстәргә:

«  Иң югары вазыйфалар төркеме

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе

01-3-1-211»;


« Баш киңәшче

01-3-2-26» 

позициясеннән соң


« Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе референты

01-3-2-261»

позициясен өстәргә.

7. Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Президенты Аппараты турында» 2006 елның 5 апрелендәге ПУ-134 номерлы Указының (Татарстан Республикасы Президентының 2006 елның 16 июнендәге ПУ-223 номерлы, 2006 елның 10 ноябрендәге ПУ-446 номерлы, 2007 елның 21 июнендәге ПУ-323 номерлы, 2008 елның 29 августындагы ПУ-425 номерлы һәм 2010 елның 12 мартындагы ПУ-121 номерлы указлары нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән) 1 пунктына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

түбәндәге эчтәлекле икенче абзац өстәргә:

«Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты;»;

икенче-унсигезенче абзацларны тиешенчә өченче-унтугызынчы абзацлар дип санарга.

8. Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Президенты Аппараты турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2006 елның 20 мартындагы ПУ-114 номерлы Указы белән (Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 12 мартындагы ПУ-121 номерлы Указы нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән) расланган Татарстан Республикасы Президенты Аппараты турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 

1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты (алга таба – Аппарат) Татарстан Республикасы Президенты, шулай ук билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы консультатив, киңәш бирү һәм башка органнар эшчәнлеген оештыру ягыннан, хокукый, аналитик, документлар белән, мәгълүмати, матди-техник һәм башкача тәэмин итүне тормышка ашыручы Татарстан Республикасы дәүләт органы булып тора.»;

8 пунктның беренче абзацына «матбугат хезмәте» сүзләреннән соң

«, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты.» сүзләрен өстәргә;

12 пунктта:

беренче абзацта «Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары,» сүзләреннән соң «Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе,» сүзләрен өстәргә;

икенче абзацта «Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре», сүзләреннән соң «, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчеләре,» сүзләрен өстәргә.

9. Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе ике ай вакыт эчендә Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе актларын әлеге Указга туры китерү турында тәкъдимнәр бирергә тиеш.

10. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенә билгеләнгән вакытларда законнар нигезендә һәм тәртиптә әлеге Указны гамәлгә ашыру буенча оештыру-штат чаралары үткәрергә, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының азат ителүче хезмәткәрләренә хезмәт турындагы законнар һәм дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар нигезендә гарантияләр бирүне күздә тотарга.

11. Түбәндәгеләрнең үз көчләрен югалтуларын танырга:

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Президенты Аппараты структурасына һәм хезмәткәрләренең чик санына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 29 августындагы ПУ-425 номерлы Указының 3 пункты;

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Президенты Аппараты структурасына һәм Татарстан Республикасы Президентының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның 12 мартындагы Указының 3 пункты. 

12. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

Татарстан Республикасы

Президенты  Р. Н. Миңнеханов

Казан, Кремль

2010 ел, 01 апрель

№ ПУ-183