"Татарстан Республикасы документларының түләүсез

мәҗбүри нөсхәсе турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында



Татарстан Республикасы 

Дәүләт Советы  тарафыннан

2009 елның 28 маенда

кабул ителде


1 статья

"Татарстан Республикасы документларының түләүсез мәҗбүри нөсхәсе турында" 2005 елның 18 гыйнварындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына  (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2005, № 1 (I өлеш) түбәндәге үзгәрешләрне  кертергә:

1) Закон исемендә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

2) Закон преамбуласында "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

3) 1 статьяда:

а) икенче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"документ – үзендә текст, тавыш язмасы, сурәт һәм (яисә)  аларның берничәсен бергә туплаган теләсә нинди рәвештәге мәгълүматлы, аны тәңгәлләштерергә мөмкинлек бирүче реквизитлары булган,  иҗтимагый файдалану  һәм саклау максатларында  вакыт һәм пространство буенча  тапшыру өчен  билгеләнгән матди саклагыч;";

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

б) дүртенче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Татарстан Республикасы документларының  мәҗбүри нөсхәсе – Татарстан Республикасы территориясендә  яисә аның территориясеннән читтә  Татарстан Республикасы карамагында булган оешмалар заказы белән әзерләнгән, документлар җитештерүчеләр тарафыннан Татарстан Республикасының тиешле оешмаларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән микъдарда  түләүсез тапшырылырга тиешле  төрле төр  документларның  нөсхәләре;";

в) алтынчы һәм җиденче  абзацларны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"документларны кабул итеп алучы – Татарстан Республикасы документларының  мәҗбүри нөсхәсен түләүсез нигездә кабул итеп алу, саклау һәм  алардан иҗтимагый  файдалану  хокукы бирелгән юридик зат яисә аның структур бүлекчәсе;

Татарстан Республикасы документларының милли китапханә-мәгълүмат  фонды – Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе  нигезендә  тупланучы, әлеге Закон нигезендә  таратылучы,  даими саклау һәм иҗтимагый  файдалану өчен билгеләнгән һәм  Татарстан Республикасы халкы  мәдәни байлыгының  бер өлеше булып торучы барлык төр документлар җыелмасы.";

4) 3 статьядагы  беренче өлештә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

5) 4 статьяда:

а) исемдә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

б) беренче абзацта "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

в) җиденче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"кабул итеп алынучы документлар төрләре нигезендә  җыелма каталогларны, сигнал һәм рефератив  мәгълүматны  әзерләү һәм  чыгару;";

г) сигезенче абзацта  "җирле документлар" сүзләрен  "муниципаль берәмлекләр документлары" сүзләренә алмаштырырга;

д) түбәндәге эчтәлекле абзацлар өстәргә:

"кабул итеп алынучы документлар төрләре нигезендә  үзәкләштерелгән  каталоглаштыру  алып бару;

кабул итеп алынучы барлык  төр  документлар турында  җәмәгатьчелеккә хәбәр итү;

кабул итеп алынучы документлар турында  мәгълүматтан файдалана алуны,  шул исәптән мәгълүмати-телекоммуникация челтәре буенча да, тәэмин итү.";

6) 5 статьяда:

а) исемдә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

б) беренче абзацта "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

в) икенче абзацта  "басмалар (текст, нота, картографик, сынлы сәнгать басмалары)" сүзләрен "матбугат басмалары (текст, нота, картографик, сынлы сәнгать басмалары)" сүзләренә алмаштырырга;

г) алтынчы абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"электрон басмалар –  мәгълүматы  электрон-санлы рәвештә бирелгән  һәм редакцияләү-нәшерлек  эшкәртүен  узган,  бастырып чыгару белешмәләре булган, электрон укылышлы саклагычларда ишәйтелә һәм таратыла торган документлар;";

д) түбәндәге эчтәлекле абзацлар өстәргә:

"матди саклагычларда электрон хисаплау машиналары һәм мәгълүмат базасы өчен программалар;

стандартлар;

катнаш документлар – төрле саклагычларда эшләнгән (басма, аудиовизуаль, электрон)  документлар җыелмасы.";

7) 6 статьяда:

а) исемдә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

б) беренче өлештә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

в) икенче өлештә  ике урында "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

г) өченче өлештә "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

8) 7 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"7 статья. Татарстан Республикасы  документларының мәҗбүри нөсхәләрен илтеп җиткерү

Документлар җитештерүчеләр түбәндәгеләрне илтеп җиткерәләр:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Татарстан Республикасы  документларының мәҗбүри нөсхәсе составына керүче барлык төр документларның өчәр мәҗбүри нөсхәсен;

Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына  барлык төр матбугат басмаларының берәр мәҗбүри нөсхәсен;

Татарстан Республикасы  Дәүләт үзәк аудиовизуаль документлар архивына аудиовизуаль продукциянең берәр мәҗбүри нөсхәсен.

Документларның мәҗбүри нөсхәләрен илтеп җиткерү вакытлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе составына керүче тиешле документлар төрләренә карата "Документларның мәҗбүри нөсхәсе турында" Федераль закон нигезендә билгеләнә.";

9) түбәндәге эчтәлектәге яңа 7.1 статья өстәргә:

"7.1 статья. Төрле саклагычларда эшләнгән документларның мәҗбүри нөсхәсен илтеп җиткерү

Мәҗбүри нөсхә катнаш документлардан һәм төрле саклагычларда теркәлгән бер үк төрле мәгълүматлы документлардан торырга мөмкин.

Катнаш документлардан һәм төрле саклагычларда теркәлгән бер үк төрле мәгълүматлы документлардан торучы мәҗбүри нөсхә бердәм комплект итеп Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә җибәрелергә тиеш.

Катнаш документлардан һәм төрле чыганакларда теркәлгән бер үк төрле  мәгълүматлы документлардан торган мәҗбүри нөсхәне илтеп җиткерү вакытлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе составына керүче тиешле документлар төрләренә карата "Документларның мәҗбүри нөсхәсе турында" Федераль закон нигезендә билгеләнә.";

10) 8 статьяда:

а) беренче абзацта "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

б) җиденче  абзацта "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

в) сигезенче абзацта "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

11) 9 статьяда:

а) исемдә  "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

б) беренче һәм икенче абзацларда "түләүсез" сүзен төшереп калдырырга;

в) өченче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына – матбугат басмалары буенча;";

г) түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

"Татарстан Республикасы Дәүләт үзәк аудиовизуаль документлар архивына –  аудиовизуаль продукция буенча.";

12) 10 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"10 статья. Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен даими саклау

Татарстан Республикасы  документларының мәҗбүри нөсхәсен даими саклау түбәндәгеләргә йөкләнә:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә – Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе составына керүче барлык төр документлар буенча;

Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивына – матбугат басмалары буенча;

Татарстан Республикасы Дәүләт үзәк аудиовизуаль документлар архивына – аудиовизуаль продукция буенча.

Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен даими саклауны һәм алардан иҗтимагый файдалануны тәэмин итүче,  фондлары Татарстан Республикасы документларының милли китапханә-мәгълүмат фондын барлыкка китерә торган оешмалар күрсәтелгән фондларның сакланышын тәэмин итү өчен Россия Федерациясе  законнары нигезендә җаваплы булалар.";

13) 11 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"11 статья. Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен илтеп җиткерүне тикшереп тору

Татарстан Республикасы  документларының мәҗбүри нөсхәсен кабул итеп алучыларга илтеп җиткерүне тикшереп тору мәҗбүри нөсхәнең тиешле төрләрен теркәүне һәм исәпкә алуны гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә, Татарстан Республикасы  Дәүләт матбугат архивына, Татарстан Республикасы Дәүләт үзәк аудиовизуаль документлар архивына йөкләнә. Татарстан Республикасы  документларының  мәҗбүри нөсхәсен илтеп җиткермәү, үз вакытында һәм тулысынча илтеп җиткермәү турындагы белешмәләр Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен илтеп тапшыруны тикшереп торуны гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органына җибәрелә.";

14) 12 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"12 статья. Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен илтеп җиткерү тәртибен бозган өчен җаваплылык

Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсен илтеп җиткермәгән, үз вакытында һәм тулысынча илтеп җиткермәгән өчен документлар җитештерүчеләр Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы законнары нигезендә җаваплы булалар.".

2 статья

Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.



Татарстан Республикасы

  Президенты

  М. Ш. Шәймиев


Казан, Кремль

2009 елның 3 июле