МОУ «Болшенуркеевская СОШ»

учитель химии-биологии .

9 класс өчен контроль эш.

Җирдә тереклекнең үсеше һәм кешенең килеп чыгуы.

I вариант.

1 нче бирем. Бирелгән дүрт җавап арасыннан дөресен сайлап алыгыз.

1. Органик дөньяның тарихи үсеше ничек атала?

а) овогенез; в) онтогенез;

б) филогенез; г) гаметогенез.

2. Коры җирдә яшәүгә күчүгә бәйле рәвештә беренче үсемлекләрдә нәрсәләр формалашкан?

а) тукымалар; в) орлыклар;

б) споралар; г) җенес күзәнәкләре.

3. Җир йөзендә фотосинтез барлыкка килү нәрсәгә китергән?

а) күпкүзәнәклелек килеп чыгуга;

б) аксымнар синтезы процессы барлыкка килүгә;

в) атмосферада углекислый газ туплануга;

г) органик матдәләр туплануга һәм атмосфераның кислородка баюына.

4. Буынтыгаяклыларның турыдан – туры бабалары:

а) камчылылар; в) йомры суалчаннар;

б) яссы суалчаннар; г) боҗралы суалчаннар.

5. Органик дөнья эволюциясендәкошларның өстенлек алуы нәрсәгә бәйле?

а) чагыштырмача зур булуларына;

б) күп үрчем бирүләренә;

в) җылы канлы булуларына һәм баш мие зур булуга;

г) төрле ысуллар белән үрчүгә җайлашуларына.

6. Тарихи яктан яшьрәк умырткалы хайваннар:

а) җир-су хайваннары;

б) сөйрәлүчеләр;

в) кимерчәкле һәм сөякле балыклар;

г) кошлар һәм имезүчеләр.

7. Эволюция процессында организмнарда барлыкка килгән атавизмнар:

а) еланнар скелетында оча сөякләре;

б) умырткалылар яралгыларында саңак ярыклары;

в) кеше тәнендә куе төкләр капламы;

г) хәзерге атның бер бармаклы очлыклары.

8. Эволюция процессында борынгы кешене калган приматлардан аерып торган төп билге:

а) туры басып йөрү; в) уттан файдалану;

б) хезмәт эшчәнлеге; г) ачык сөйләм.

9. Ачык сөйләм иң беренче барлыкка килгән:

а) питекантропта; в) неандерталецта;

б) синантропта; г) кромоньонецта.

10. Кеше расаларының бердәмлеген раслаучы дәлил:

а) хромосомаларның бертөрле җыелмасы;

б) төрле климат шартларына яшәүгә җайлашу;

в) атавизмнар булу;

г) рудиментлар булу.

2 нче бирем. Бирелгән алты җавап арасыннан өч дөресен сайлап алыгыз:

11.Антропогенезның биологик факторлары:

А) нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге;

Б) табигый сайланыш;

В) иҗтимагый яшәү рәвеше

Г) хезмәт

Д) яшәү өчен көрәш

Е)сөйләм

12.Кешедә имезүчеләр классының билгеләре:

А) тәннең беренчел куышлыгы

Б) сөт бизләре

В) йон (чәч) капламы

Г) диафрагма

Д) аортаның уң дугасы

Е) дифференцияләнмәгән (функцияләре аерылмаган) тешләр

13. Мезозойда һәм кайнозойда үсемлекләрнең үсеш этаплары эзлеклелеген күрсәтегез.

А) абагалар һәм ачыкорлыклыларның саны нык кимү

Б) яхшы аерылып торган ботаник-географик зоналар барлыкка килү

В) абагалар һәм ачыкорлыклыларның киң таралуы

Г) беренче ябыкорлыклылар барлыкка килү

Д) ябык орлыклы үсемлекләрнең өстенлек алуы.

14. Кешенең тарихи үсешендәге төп этаплар эзлеклелеген күрсәтегез:

А) австралопитеклар

Б) дриопитеклар

В) кромоньонецлар

Г) питекантроплар һәм синантроплар

Д) неандерталецлар.

3 нче бирем. Сорауга җавап языгыз:

15. Ни өчен төрле раса кешеләре бер үк төргә керәләр? Аңлатыгыз.

9 класс өчен контроль эш.

Җирдә тереклекнең үсеше һәм кешенең килеп чыгуы.

II вариант.

1 нче бирем. Бирелгән дүрт җавап арасыннан дөресен сайлап алыгыз.

1. Кешенең эволюцион-тарихи формалашу процессы:

а) онтогенез; в) овогенез;

б) антропогенез; г) филогенез.

2. Органик дөнья системасында умырткалы хайваннар – алар:

а) астип; в) класс

б) тип г) отряд.

3. Эволюциядә “дәвамсыз тармак” булып үсемлекләрнең кайсы бүлеге санала?

а) суүсемнәр; в) ачыкорлыклылар;

б) мүксыманнар; г) ябыкорлыклылар.

4. Эволюция процессында умырткалы хайваннарның коры җиргә чыгуына булышлык итүче ароморфозлар:

а) дүрт камералы йөрәк барлыкка килү;

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

б) ике камералы йөрәк барлыкка килү;

в) үпкә барлыкка килү;

г) тере бала тудыру.

5. Иртә палеозойда үсемлекләрнең коры җиргә чыгуына мөмкинлек бирүче алшарт:

а) озон катлавы формалашу;

б) атмосфераның кислородка туенуы;

в) атмосфераның углекислый газга туенуы;

г) үткәргеч тукыманың барлыкка килүе һәм үсеш алуы.

6. Псилофитлар килеп чыкканнар:

а) мүкләрдән; в) абагалардан;

б) плауннардан; г) суүсемнәрдән.

7. Маймылсыман кешеләр:

а) австралопитеклар; в) неандерталецлар;

б) питекантроплар; г) кромоньонецлар.

8. Хезмәт эшчәнлеге кешенең борынгы бабаларында нәрсәгә китергән?

а) умырткалыкның S-сыман формасына;

б) аяк биле барлыкка килүгә;

в) туры басып йөрүгә;

г) бергәләп яшәү рәвешенә.

9. Антропогенезның этәргеч көчләре:

а) социаль факторлар гына;

б) биологик факторлар гына;

в) биологик һәм социаль факторлар;

г) кайбер этапларда биологик, икенчеләрендә социаль факторлар гына.

10. Кеше организмының рудиментар органы булып тора:

а) аппендикс;

б) өченче күз кабагы;

в) умырткалыкның койрык өлеше;

г) саналганнарның барысы да.

2 нче бирем. Бирелгән алты җавап арасыннан өч дөресен сайлап алыгыз:

11. Приматлар отрядының характерлы билгеләре:

А) тырнаклар;

Б) үткен тырнаклар;

В) зур бармакның башка бармакларга каршы урнашуы;

Г) бинокуляр күрү;

Д) күпимчәклелек;

Е) күп камералы ашказаны.

12. Антропогенезның социаль факторлары:

А) нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге;

Б) табигый сайланыш;

В) иҗтимагый яшәү рәвеше;

Г) хезмәт;

Д) яшәү өчен көрәш;

Е) сөйләм.

13. Мезозой һәм кайнозойда хайваннар дөньясының үсеш эзлеклелеген күрсәтегез:

А) кешенең килеп чыгуы һәм үсеше;

Б) сөйрәлүчеләрнең коры җирдә, океанда һәм һавада өстенлек итүе;

В) чын кошларның, шулай ук сумкалы һәм плацентар имезүчеләрнең барлыкка килүе;

Г) эре сөйрәлүчеләрнең үлеп бетүе;

Д) имезүчеләрнең, әул исәптән приматларның да, күп кенә отрядлары барлыкка килү.

14. Акыллы кеше төренең систематик торышы эзлеклелеген күрсәтегез:

А) кешеләр семьялыгы;

Б) кеше ыругы;

В) хордалылар тибы;

Г) приматлар отряды;

Д) имезүчеләр классы;

Е) хайваннар патшалыгы.

3 нче бирем. Сорауга җавап языгыз:

15. Озак дәвам иткән эволюция процессында кешедә барлыкка килгән прогрессив биологик үзенчәлекләрне санагыз.