М У З Ы К А Ф Ә Н Е Н Н Ә Н
2 С Ы Й Н Ы Ф Т А
Э Ш П Р О Г Р А М М А С Ы
(Атнага 1 сәгать исәбеннән, барлыгы – 34 сәгать)
Аңлатма язуы
Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган татар мәктәпләре, гимназияләр өчен музыка программасы нигезендә төзелде. Төзүче: Җиһашина М. Ф. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Музыка» дәреслеге белән тәэмин ителгән. Авторлары: Җиһашина М. Ф.
Музыкаль белем һәм тәрбияви бурычлар.
- Үткәннәрне тагын да ныгыту, киңәтү һәм тирәнәйтү; Укытуның төп максаты: тәрбияви юнәлеш бирү; Музыкаль белемнәрне актив үзләшерүгә, күнекмәләрдә осталыкка ирешү; Музыка сәнгатендәге үсешкә, музыка төзелешенә, интонацияне ачыклауга кызыксыну уяту; Төрле халыкларның музыкасы, җырлары белән таныштыру.
Укучы балаларның музыкаль әзерлеге дәрәҗәсе, музыкаль белемнәр һәм күнекмәләр.
Төп белемнәр:
- Музыка сәнгатендә төп өч төрнең (җыр, бию, марш) опера, балет, симфония, концерт кебек зур күләмле әсәрләр белән бәйләнештә булуы. Музыкаль телнең үзенчәлекләре; Интонация турында мәгълүмат: музыка һәм сөйләм бәйләнеше; Музыка әсәре төзелеше
Музыкаль күнекмәләр
- Музыкада тасвирлау һәм сүрәтләү чаралары, музыкаль интонацияне сиземләү; Төрле метрда, төрле ритмда төрле паузалар белән язылган көйләрне куллану; Таныш җырларны – мөстәкыйль, кыенракларын укытучыга ияреп җырлау.
Җырлау күнекмәләре.
- Төп җыр күнекмәләрен җырлау; Тын алу ысулларын белү; Музыкаль ритмик хәрәкәтләр; Төрле бәрмә музыкаль коралларда уйнау.
Тематик план атнага 1 сәгать исәбеннән, барлыгы 34 сәгатькә исәп итеп төзелде.
ТЕМАЛАР БҮЛЕНЕШЕ:
1нче чирек. « Музыка сәнгатенең төп өч төре» – 9 сәгать.
2 нче чирек. «Музыканың тәэсир итү һәм сурәтләү чаралары» 7 сәгать.
3 нче чирек. «Музыка сәнгатенең төп өч төре музыканың тагын нинди төрләренә алып керә? » – 10 сәгать.
4 нче чирек. «Музыка теле нәрсә ул?» – 8 сәгать.
Музыкаль белем һәм тәрбияви бурычлар:
- үткәннәрне тагын да ныгыту, киңәйтү һәм тирәнәйтү;
- укытуның төп максаты: тәрбияви юнәлеш бирү;
- дәресләрдә укучыларның музыкаль белемнәрен актив үзләштерүләрен, күнекмәләрдә осталыкка ирешүләрен булдыру, шулай ук аларда музыка сәнгатендәге үсешкә, музыка төзелешенә, интонацияне ачыклауга кызыксыну уяту;
- укучылар дәресләрдә музыкаль әсәрләр тыңлыйлар, җырлар җырлыйлар, бәрмә музыка коралларында уйныйлар, музыкаль-ритмик хәрәкәтләрне алдагы сыйныфларга караганда берникадәр кимрәк ясыйлар, музыкаль импровизацияләр уздыралар, башкарган һәм тыңланган әсәрләргә анализ ясыйлар.
Музыкаль белем һәм күнекмәләр:
а) Т ө п б е л е м н ә р:
- музыка сәнгатендә өч төп төрнең (җыр, бию, марш) опера, балет, симфония, концерт кебек зур күләмле, катлаулы әсәрләр белән бәйләнештә
булуы турында тагын да киңрәк, тирәнрәк белем бирү (җыр сыман, бию сыман, марш сыман);
- музыкаль телнең үзенчәлекләрен ачу;
- интонация турында мәгълумат бирү: музыкаль һәм сөйләм интонацияләренең үзара бәйләнештә булуын күрсәтү;
- музыкаль әсәрләрдәге үсеш турында аңлатма бирү;
-музыкаль әсәрләрнең төзелеше белән таныштыру
- композиторлар белән таныштыру.
б) А е р ы м б е л е м н ә р\:
- музыкаль телнең аерым элементлары буенча белешмә (лад баскычларының тотрыклы, тотрыксызавазлары, тоника, лад һәм башкалар);
- композиторлар, башкаручылар, музыка кораллары турында мәгълуматлар бирү;
- нота грамотасы белән киңрәк таныштыру.
в) М уз ы к а л ь к ү н е к м ә л ә р:
- «музыкаль интонация» темасын үзләштергәндә, аның тасвирлау һәм сурәтләү чараларына игътибар итәргә, укучыларда музыкаль интонацияне
сиземләү сәләтен үстерүгә аеруча басым ясарга;
- нота буенча җырлау: җырлардагы, күнегүләрдәге тоник өчавазны (мажор һәм минор),
- төрле метрдагы (дүрт һәм алты өлешле), төрле ритмда (уналтылы, пунктирлы), төрле паузалар белән язылган көйләрне киңрәк кулану;
- таныш булган җиңел көйләрне – мөстәкыйль рәвештә, ә кыенракларын – укытучыга ияреп җырлау;
- гади көйләрне импровизацияләү.
2 нче сыйныфта музыка дәресләренең календарь-тематик планы
Тәртип саны | Программаның бүлеге | Дәреснең темасы | Җырлау күнегүе | Репертуар Җыр өйрәнү | Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәлэр, музыкаль белемнәр | Музыка тыңлау | Сәг. саны | Үткәрү вакыты |
1нче чирек. «Музыка сәнгатенең төп өч төре» – 9 сәгать. | 1. 1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау | Ноталарга кул чабып җырлау. | Беренче сентябрь.(Нур Гайсин шигыре. Мансур Мозаффаров музыкасы) | Җырларның характеры; нота һәм пауза сузынкылыклары. | «Баламышкин» Татар халык көе | 1 | 7.09 | |
2. Уналтылы һәм бөтен ноталар | Без - икенчеләр | Беренче сентябрь.(Нур Гайсин шигыре. Мансур Мозаффаров музыкасы) | Нота, пауза сузынкылыгы; | Н.Җиһанов: татар халык көйләре | 1 | 14.09 | ||
3. Салих Сәйдәшев | «Көз» - Ә.Ерикәй сүз | “Укучылар маршы”( Зәкия Туфайлова шигыре. Луиза Хәйретдинова музыкасы) | Бөтен һәм уналтылы ноталарны табу | Совет армиясе маршы. Салих Сәйдәшев музыкасы | 1 | 21.09 | ||
4.Марш. Паузалар. Петр Чайковский. | Кул чабып санап карау | “Укучылар маршы”( Зәкия Туфайлова шигыре. Луиза Хәйретдинова музыкасы) | Агач солдатлар маршы | 1 | 28.09 | |||
5. Халык биюләре. Михаил Глинка. | Кыю бас | “Куыш уйнаганда” (Әминә Бикчәнтәева шигыре. Ләлә Шиһабетдинова музыкасы) | Паузалар билгеләү Басымлы һәм басымсыз авазлар | Камаринская | 1 | 5.10 | ||
6. Татар халык җыры “Шома бас” | Татар халык җырларын җырлау | «Шома бас» - Татар халык җыры | Тремоло. | Татар халык җырларын тыңлау | 1 | 12.10 | ||
7.Полька. Заһид Хәбибуллин | Полька. ”Мәче уены” | “Аю баласы белән Курчак полька бииләр”. (М. качурбина шигыре һәм музыкасы. Г.Әхмәтҗанова тәрҗемәсе) | Такт. Такт сызыгы. | Бию көйләре | 1 | 19.10 | ||
8.Нәҗип Җиһанов | Вальс | Кыш турында җырлар өйрәнү.”Ява карлар” (Роберт Миңнуллин шигыре. Роза Мөхетдинова музыкасы) | Нокталы ноталар | Вальс | 1 | 26.10 | ||
9. Беренче чирек темасын гомумиләштереп кабатлау | Өйрәнелгән җырларны кабатлау, башкару | Музыка төрләре | Татар халык җырлары. | 1 | 2.10 | |||
2 нче чирек «Музыканың тәэсир итү һәм сүрәтләү чаралары» – 7 сәгать. | 1. Дмитрий Кабалевский | “Балалар җыры бу”(Гәрәй Рәхим шигыре. Алмаз Монасыйпов музыкасы) | Затакат. Барабан. Труба | Труба һәм барабан | 1 | 16.11 | ||
2.Рөстәм Зарипов | Сеңлем авырый. Сикергеч. | «Балалар ярдәм итә”(Гасым Лотфи шигыре. Заһид Хәбибуллин музыкасы) | Нота. Такт өлешләре. | «Тараканнар кар көри» (Татар халык җыры.) | 1 | 23.11 | ||
3.Бәрмә уен кораллары | Бәрмә уен коралларында уйнап җырлап карау | «Чыршы” (Нур Баян шигыре. Җәүдәт Фәйзи музыкасы) | Басымлы һәм басымсыз авазларны кул хәрәкәтләре белән күрсәтү | 1 | 30.11 | |||
4. Юрий Виноградов. | Ноталар атап җырлау.Җырны кашык һәм барабан кушып җырлау. | “Кыш бабай”( Әнәс Кари шигыре .Татар халык көе, Разия Еникиева эшкәртүендә) | Нота | “Аю балалары биюе”. | 1 | 7.12 | ||
5. Александр Ключарев. | Тыпыр, тыпыр биергә, дуслар килде биергә ! | “Кыш бабай”( Әнәс Кари шигыре .Татар халык көе, Разия Еникиева эшкәртүендә) | “Бәйрәмдә” | 1 | 14.12 | |||
6. 2 нче чирек темаларын гомумиләгштереп кабатлау | «Уйна гармун, уйна курай» | Музыка сәнгатенең төп өч төрен белергә.Композитор лар турында белергә | Кыш турында җырлар тыңлау | 1 | 21.12 | |||
7.Уен-дәрес | Такт, такт сызыгы, композиторлар, Бию исемнәрен белү. | 1 | 28.12 | |||||
3 нче чирек «Музыка сәнгатенең төп өч төре музыканың тагын нинди төрләренә алып керә? » – 10 сәгать. | 1. Татар халык җыры | “Дуслар” (полька) | “Тараканнар кар көри” (канон) Татар халык көе | Канон | Кыш турында җырлар тыңлау | 1 | 18.01 | |
2. Петр Чайковский | “Дуслар” (Вальс) | «Рәхим итегез!”( Хәкимҗан Халиков шигыре. Әнвәр Хәйретдинов музыкасы.) | Балет | “”Кечкенә аккошлар биюе” (“Аккош күле” балетыннан) | 1 | 25.01 | ||
3. Фәрит Яруллин | “Дуслар” (Вальс) | «Рәхим итегез!”( Хәкимҗан Халиков шигыре. Әнвәр Хәйретдинов музыкасы.) | Балетның эчтәлеге. Балет | “Сөембикә һәм кошлар биюе”. (“Шүрәле “ балетыннан) | 1 | 1.02 | ||
4. Нота һәм паузаларның сузынкылыкларын арттыру билгеләре.. | “Асия” Әхмәт Фәйзи шигыре. Исмай Шәмсетдинов музыкасы.. | Лига | “Сөембикә һәм кошлар биюе”. (“Шүрәле “ балетыннан) | 1 | 8.02 | |||
5.Бәрмә музыка уен кораллары | “Дуслар” (марш) | “Туган илебез” . (Хәй Вахит шигыре. Заһид Хәбибуллин музыкасы) | Бәрмә уен кораллары | “Во поле береза стояла” | 1 | 15.02 | ||
6. Луиза Хәйретдинова. | “Дуслар” (Җыр) | «Чебиләрем» (Т. Моталибов шигыре, Г. Гусейнли музыкасы) – башкару. | Опера. Дүрт аваз өлешле такт. | Марш( “Мәкерле песи “ операсыннан финал) | 1 | 22.02 | ||
7. Татар халык көйләренә сюита | “Дуслар” (Җыр) | «”Өебезнең кояшы”. (Фирая Зыятдинова шигыре. Энҗе Гыйльфанова музыкасы) | Сюита | “Рәйхан” Татар халык җыры. | 1 | 1.03 | ||
8. Луиза Батыр - Болгарии | “ Су буеннан әнкәй кайтып килә” | “Кырмыскалар җыры” (Нәби Дәүли шигыре. Луиза Батыр - Болгари музыкасы.) | Әсәрнең характерын билгели белү | “Җырлап узган җәй” музыкаль әкиятенә кереш. | 1 | 15.03 | ||
9. Уен - дәрес | “ Су буеннан әнкәй кайтып килә” | Җырлау кагыйдәләре. Канон | “Җырлап узган җәй” музыкаль әкиятенә кереш. | 1 | 22.03 | |||
10. 3 нче чирек материалын кабатлау. | Өйрәнгән җырларны җырлау. | Өйрәнелгән җырларны кабатлау | Викторина сораулары | Өйрәнгән җырларны тыңлау. | 1 | 5.04 | ||
4 нче чирек «Музыка теле нәрсә ул?» 9 сәг. | 1. Темп | «Яз» | «»Яз җитә” (Фатих Кәрим шигыре. Җәүдәт Фәйзи музыкасы.) | Адажио, анданте, аллегро | Яз турында | 1 | 12.04 | |
2. Җәүдәт Фәйзи | “Карак песи” (М.Җәлил шигыре. Җәүдәт Фәйзи музыкасы.) | «Урман кызы» | 1 | 19.04 | ||||
3. Ике өлешле үлчәм | Чеби, чеби, чебиләр | «Тал песие” (Рафис Әхмәтов шигыре. Фасил Әхмәтов музыкасы ) | Метр. Үлчәм. | “Неаполь җыры”. Петр Чайковский музыкасы. | 1 | 26.04 | ||
4. Өч өлешле үлчәм. | Чеби, чеби, чебиләр | “Әлли- бәлли” (Разил Вәлиев шигыре. Шамил Тимербулатов музыкасы. ) | Өч өлешле метр | Лирик җыр. (Татар халык җыры “Ал, Зәйнәбем” фортепиано өчен пьеса) | 1 | 3.05 | ||
5. Дүрт чирекле үлчәм | Күнегүләрне ике төркемгә бүленеп җырлау (тыныч холыклы балалар, тынгысыз балалар.) | “Сфетофорлы юлларда.” ( Вил Казыйханов шигыре. Вәсил Әхмәтшин музыкасы.) | Дүрт өлешле метр | “Сфетофорлы юлларда.” ( Вил Казыйханов шигыре. Вәсил Әхмәтшин музыкасы.) тыңлау | 1 | 10.05 | ||
6. Башкаруның үзенчәлекле ысуллары. | “Без, без, без идек» “Йөзек салыш “ уены. | «”Игезләр” (Мөнир Мазунов шигыре. Хөснул Вәлиуллин музыкасы.) | Штрих, легато стаккато. | “Әкият”. Нәҗип Җиһанов музыкасы | 1 | 17.05 | ||
7. Рөстәм Яхин | «Өй артында шомыртым» (Татар халык җыры.) | Татарстан гимны | “Җыр” Рөстәм Яхин музыкасы. | 1 | 24.05 | |||
8. Ренат Еникиев | Татарстан гимны | “Дүрт мәсәл” (Симфоник сюита) Ренат Еникиев музыкасы | 1 | 27.05 | ||||
9. Уку елында өйрәнелгән темаларны кабатлау - гомумиләштерү | Өйрәнгән җырларны җырлау. | Дәрес –концерт. | Башваткычлар, табышмаклар, музыкаль мәсьәләләр. | Өйрәнгән җырларны тыңлау. | 31.05 | |||
Кулланылган материал:
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 4 5 6 7 8 9 |


