Партнерка на США и Канаду по недвижимости, выплаты в крипто

  • 30% recurring commission
  • Выплаты в USDT
  • Вывод каждую неделю
  • Комиссия до 5 лет за каждого referral

9 нчы сыйныф өчен

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

Васильево урта гомуми белем бирү мәктәбе №2

Төзүче: Наматова Гүзәлия Әнсар кызы

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик совет утырышында гамәлгә керде

1 нче  беркетмә «____ » __________  2010 нчы ел

2010-2011 нче уку елы

1. Аңлатма язуы

  Рус телле балаларга татар телен укытуның  төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик. лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү; татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү; программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү; татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү; халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

  Татар теленнән эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р. З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. (; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, Мәгариф, 2003; Р. З. Хәйдәрова, . Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы 1-11. Казан, 2003.)

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Татар теле, Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек Казан, Мәгариф, 2002 ел.

  2. . (; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, Мәгариф, 2003; Р. З. Хәйдәрова, . Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы 1-11. Казан, 2003.)

  3.  Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең  дәүләт стандарты

  4.  Тата теле морфологиясе. /. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

  5.  Ниг. – Нигматуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә” китабы

9 нчы сыйныфны тәмамлаучы  укучыларның ел ахырына  лексик  - грамматик минимумы:


Гади һәм кушма җөмләләрне аера белүгә өйрәтү. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмлә турында мәгълүмат бирү. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне танып белергә һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Иярченле кушма җымләләрнең сөйләмдә актив аналитик һәм синтетик төрләрен өйрәнү, аларга хас бәйләүче чараларны һәм рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү. Иярченле кушма җымләләрнең мәгънәләре ягыннан төрләрен аңлап төзи белү. Иярчен ия җөмләнең төзелешен  гамәли үзләштерү. Иярчен хәбәр җөмләнең төзелешен һәм аңа хас бәйләүче чараларны гамәли үзләштерү. Иярчен тәмамлык җөмләнең синтетик һәм аналитик төрләрен кулланырна өйтәтү. Иярчен аергыч җөмләнең синтетик һәм аналитик төрләрен кулланырна өйтәтү. Иярчен хәл җөмләнең синтетик (аналитик) төрләрен (иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, сәбәп җөмлә, рәвеш җөмлә, күләм җөмлә, шарт җөмлә, кире шарт җөмлә) аңлап, урынлы куллануга ирешү. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү күнекмәләрен үстерү. Катлаулы кушма (күп тезмәле, күп иярченле, катнаш) җөмләләрне танып белергә һәм мәгънәләрен дөрес аңларга күнектерү. Сөйләмнең иң зур берәмлеге буларак текст төзелеше турында төшенчә бирү. Мөстәкыйль сүз төркемнәренең төрләнешләрен, ясалышларын һәм җөмләдә кулланышларын кабатлау. Бәйләгеч сүз төркемнәрен телдән һәм язма сөйләмдә урынлы куллануга ирешү. Модаль сүз төркемнәре турындагы мәгълүматны системалаштыру һәм гамәли күнекмәләрне тирәнәйтү. Фразеологик берәмлекләрне кулланып, җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту. Өйрәнелгән сүзләрнең мөмкин булган синонимнарын, антонимнарын табып әйтергә өйрәтү.

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3