Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы  Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе»


  КАРАЛДЫ

  КИЛЕШЕНДЕ

  РАСЛЫЙМ

Фән укытучылары методик берләшмәсе утырышының 3 номерлы беркетмәсе

Мәктәпнең укыту – тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

Мәктәп директоры

________

«28» август  2015 ел

__________

Приказ № 48

  28.08. 2015 ел

.

«28» август  2015 ел.

Эш программасы

Укыту фәненең исеме - биология

Сыйныф - 8

Уку елы – 2015-2016

Укыту планы буенча сәгатьләр саны:

Барысы  70 сәгать, атнага  2 сәгать

  Планлаштыру

Биология фәне буенча эш программасы РФның 2004 елгы төп гомуми белем бирү стандартына,  биология буенча якынча программага  һәм мәктәпнең 2015-2016 уку елына укыту планына таянып төзелде. 

  Эш программасын төзеде:  Гиниятуллина  Дилә Раил кызы

Биологиядән якынча программа төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компонентына, Россия Федерациясе Мәгариф белем бирү Министрлыгы тарафыннан расланган “Норматив документлар җыентыгы”на нигезләнеп төзелде. Дәүләт стандарты федераль таләпләренә һәм мәктәпнең  2015-2016 уку елына укыту  планына  таянып төзелде.

НЕ нашли? Не то? Что вы ищете?

  Атнага 2сәгать, уку елына 70 сәгать.

  Укыту авторлары :  , , ”Биология. Кеше” 8 класс Казан: Мәгариф, 2009  булган Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган дәреслек буенча алып барыла.

  Электрон өйрәнү чараларыннан биологиядән дисклар, интернет - ресурслар  файдаланыла.

  8 сыйныф укучыларында мөстәкыйльлек күнекмәләренең булуын истә тотып дәреслек материалы үз белемеңне күтәрү, ныгытуга, эзләнү, анализлау, информацияне эшкәртә белүгә юнәлдерелгән. 

  Материалны үзләштерү дәрәҗәсен арттыру максатыннан, программага нигезләнеп лаборатор, практик эшләр алынган.

  Укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү максатыннан үтелгән материалны ныгыту өчен эш дәфтәрләрендә күнегүләр, биремнәр урнаштырылган. Таблицалар, схемалар, телсез рәсемнәр  белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән.

  Якынча программа укыту стандартына предмет темалары эчтәлеген конкретлаштыра, укыту сәгатьләрен якынча бүлекләргә бүлә һәм предметара һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, укыту процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып укыту предметының бүлек һәм темаларын өйрәнүнең якынча тәртибен тәкъдим итә.

Якынча программа ике төп функция башкара:

Информацион-методик функция укыту процессында катнашучыларга укучыларны әлеге предмет җиһазлары ярдәмендә укыту, тәрбияләү һәм үстерүнең максатлары, эчтәлеге, гомуми стратегиясе турында күзаллау алырга мөмкинлек бирә.

Организацион-планлаштыручы функция укыту этапларын аеруны, укыту материалын структуралаштыруны, һәр этапта аның сыйфат һәм микъдар  характеристикаларын билгеләүне алдан күрә.

  Биология предметына гомуми характеристика.

  Төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә биология курсы укучыларда терек табигатьнең аерымлык  үзенчәлекләре, аның күптөрлелеге һәм эволюциясе, кешенең биосоциаль зат булуы турында күзаллау булдыруга юнәлтелгән. Курсның эчтәлеге мәдәниятле бала тәрбияләүгә нигезләнеп төзелгән. аның нәтиҗәсенд укучылар әйләнә-тирәлекнең һәм үзенең сәламәтлеген саклап калу буенча төп белем һәм күнекмәләр алырга тиеш. Эчтәлекнең структурасы нигезендә берничә блок аерылган: “Тере организмнарның төп билгеләре”, “Терек табигатьнең системасы, күптөрлелеге һәм эволюциясе”, “Кеше һәм аның сәламәтлеге”, “Организмнарның  һәм әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнешләре”. Биология курсын өйрәнүнең нигезе экологик-эволюцион  һәм функциональ якын килү тәшкил итә. Аның буенча организмнарның күптөрлелеген өйрәнү аспектларын аерым вәкилләрнең төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнүгә, аларның тормыш эшчәнлеге процессларын һәм эволюция барышында катлаулануын, яшәү тирәлегенә җайлашуларын, экосистемалардагы ролен ачыклауга күчерелә. “Кеше һәм аның сәламәтлеге” бүлегендә кешегә социаль зат буларак һәм әйләнә-тирәлектәге роленә игътибар бирелә.

  Төп гомуми белем бирү баскычында биологияне өйрәнү түбәндәге максатларны тормышка ашырырга юнәлтелгән:

Терек табигать һәм аңа хас закончалыклар, тере организмнарның төзелеше, тормыш эшчәнлеге һәм тирәлек барлыкка китерүче роле турында; биосоциаль зат буларак кеше турында; кешеләрнең практик эшчәнлегендә биология фәненең роле; терек табигатьне танып белү методлары турында белемнәрне үзләштерү;

Терек табигать күренешләрен һәм процессларын аңлату өчен биологик белемнәрне куллану; сәламәтлек һәм аңа тискәре йогынты ясаучы фактлар, биология һәм экология өлкәсендәге заманча уңышлар турында информация куллану; биологик приборлар, инструментлар, справочниклар белән эшләү күнекмәләрен булдыру;

Тере организмнарны күзәтү, биологик экспериментларны үтәү, төрле информация чыганаклары белән эшләү процессында иҗади, интеллектуаль һәм танып белүгә кызыксынучанлык үстерү;

Терек табигатькә үзеңнең һәм башка кешеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш, табигатьтә үз-үзеңне әхлаклы тотуга тәрбияләү;

Алган белем һәм күнекмәләрне үсемлекләр, йорт хайваннары тәрбияләгәндә, үз сәламәтлегеңне кайгыртканда, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә беренче ярдәм күрсәткәндә, табигый тирәлеккә, үз организмыңа, башка кешеләрнең сәламәтлегенә карата эшчәнлекнең нәтиҗәләрен бәяләүдә, әйләнә-тирәлектә үз-үзеңне  тоту кагыйдәләрен, сәламәт яшәү рәвеше нормаларын үтәгәндә, авыруларны, травматизмны, стрессларны, начар гадәтләр һәм ВИЧ-инфекцияләрне профилактикалауда куллану.

  Төп гомуми белем бирү баскычында биология предметы өчен приоритет булып торалар:

объектларны  танып белү, чагыштыру, классификацияләү, анализ һәм бәяләү.

Уку предметына гомуми характеристика

  Тема

Сәг. саны

Тема 1.  Введение

2

Тема 2. Происхождение человека

3

Тема 3.  Строение организма

5

Тема 4.  Опорно-двигательная система

8

Тема 5.  Внутренняя среда организма

3

Тема 6. Кровеносная и лимфатическая система

7

Тема 7.  Дыхание

4

Тема 8. Пищеварение

6

Тема 9. Обмен веществ и энергии

4

Тема 10. Покровные органы. Терморегуляция. Выделение.

4

Тема 11. Нервная система

6

Тема 12. Анализаторы. Органы чувств 

5

Тема 13. Высшая нервная деятельность. Поведение, психика

5

Тема 14. Эндокринная система

3

       Тема 15. Индивидуальное развитие организма

5

Всего

70



Укыту программасының мәҗбүри минималь эчтәлеге

Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2