Тестлар
Тест. «Танып белү шатлыгы»
1.Кайсы терек табигать җисемнәре :
А) кеше, хайван, үсемлек, гөмбә, микроб
Б) кояш, Җир, һава, су,
2. Терек түгел табигать җисемнәрен сайла :
А) кеше, хайван, үсемлек, гөмбә, микроб
Б)таш, су, кар, балчык, йолдыз.
3. Терек табигать җисемнәре тере түгеленнән ничек аерыла :
А)сулый, туклана, үсә, эрчи, үлә.
Б)сөйләшә, чаба, сикерә, көлә, үсә, үлә.
В)хәрәкәтләнә, үсә, йөзә.
4.Хайваннар :
А) кошлар, җәнлекләр, балыклар, кәлтәләр, суалчаннар,
Б) кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр, микроблар,
В) гөмбәләр, микроблар, кошлар, җәнлекләр.
Тест. 1нче чирекне йомгаклау.3 кл.
1 . Үсемлекләр турындагы фән ничек атала?
А - ботаника, б - зоология, в – астрономия.
2. Экология нәрсәне өйрәнә?
А) табигатьне, Б) үсемлекләрне генә, В) өйне.
3.Тәрзәне кышкылыкка ике катлы итеп куялар. Ни өчен? (Дәфтәреңә яз)
4. Бу очракта сүз һаваның нинди үзлеге турында бара:
А) үтәкүренмәлелеге,
Б) суларга рәхәт булуы, В) җылыны начар үткәрүчәнлеге турында.
5. Кайсы аяк киемендә аяк өшеми?
А) кысып торганында, Б) бушрак торганында.
6. Су туңганда нишли?
А) киңәя, Б) кысыла.
7.Табигый җисемнәрне сайлап ал :
а)Ромашка б) линейка
Балчык ручка
тау машина
болыт өй
кош шкаф
8. Түбәндәге җисемнәр арасыннан каты халәтендәгесен сайлап ал:
А) пар, Б) су, В) ком
Тест. 2нче чирекне йомгаклау.
1.Язып ал һәм уклар җибәр :
01 газ хезмәте
02 пожар хезмәте
03 ашыгыч ярдәм
2.Өйдә кинәт кенә пожар чыгып, син аны үзең генә сүндерә алмасаң нишлисең ?
А... чабып чыгып китәм
Б... кычкырырга, ярдәм чакырырга
В... 01 номеры буенча шалтыратам.
3. Өйдә газ исе сизсәң , нишләргә ?
А...тәрзәне ачарга,
Б... 04 номеры буенча шалтыратырга,
В... шырпы сызарга.
4.Зур юлларда ничә яшьтән велосипедта йөрергә ярый?
А... 10 Б...14 В.. 18
5.Тыючы билгеләр нинди?
А... кызыл өчпочмак рәвешендә
Б...кызыл әйләнә рәвешендә
В... зәңгәр әйләнә рәвешендә
6.Табигый җисемнәрне сайлап ал :
а)Ромашка б) линейка
7. Түбәндәге җисемнәр арасыннан газ халәтендәгесен сайлап ал:
А) пар, Б) су, В) сөт.
8. Һаваның иң күп өлешен нинди газ алып тора?
А) кислород, Б) водород, В) азот.
9. Суның ничә халәте бар:
А) 2, Б) 3 В) 4.
Тест. «Дөнья ул - йорт».
1.Туфрак турындагы дөрес билгеләмәне сайла.
Я) җирнең ком һәм балчык булган өске катламы.
Е) җирнең ком, һава, су һәм балчык булган өске катламы.
О) җирнең өске уңдырышлы катламы.
2.Туфракның төп өлеше.
Т) черемә,
Д)ком,
Б)балчык.
3.Микроблар тәэсирендә черемәдән нәрсә балыкка килә ?
М)су,
Л) тозлар,
К) һава.
4.Үсемлекләр туклану өчен нәрсә файдалана?
Е)микроблар, И)тозлар, Ч) черемә.
5.Үсемлек калдыклары һәм хайван үләксәләреннән нәрсә барлыкка килә ?
Ш) ком, Д)балчык, Ч) черемә.
6. Хайваннар турындагы фән ничек атала?
А - ботаника, б - зоология, в – астрономия.
7.Хайваннар – ул...
А – кошлар, җәнлекләр, балыклар, кәлтәләр, еланнар, бакалар.
Б - кошлар, җәнлекләр, балыклар, гөмбәләр, үсемлекләр.
В – кеше, , микроб, кошлар, җәнлекләр, балыклар.
8.Балыкны гына сайлап ал :
А – дельфин, б - бегемот, в – карп.
«Йорт - дөнья ул»
1.Үз организмыңны белү нигә кирәк?
А--- сәләмәтлегеңне саклау һәм ныгыту өчен,
Б--- кеше уйлый, сөйләшә, эшли белсен өчен,
В--- үз мөмкинлекләреңнән оста файдалану өчен.
2.Кеше тәненең төзелешен кайсы фән өйрәнә ?
А--- физиология,
Б--- анатрмия,
В---гигиена.
3.Кешедә ничә тою органы бар?
А--- 7 Б---- 6 В ---- 5
4.Нинди органнан башка күреп, ишетеп, тәм һәи ис тоеп булмый?
А--- эчәклек, Б--- баш мие, В--- талак.
5.Кайсы юлда сәламәт кешене күрсәтүче билгеләр?
А---бөкре, нык, озын,
Б--- бөкре, төссез, хәлсез, бәләкәй,
В--- төз, көчле, җитез.
6.Телевизорны күпме вакыт карарга ярый?
А--- 1, 5 сәг,
Б--- 2 сәг.,
В--- 1 сәг.
7.Нинди сизү органы кагылу, авырту, җылыны һәм салкынны тоя?
А---тиеп сизү,
Б--- ис сизү,
В--- тәм тою.
8.Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турындагы фән ничек атала?
А--- анатомия,
Б --- гигиена,
В --- физиология.
Тест «Бөтендөнья мирасын эзләгәндә»
1.Бу шәһәрнең исеме почмак сүзеннән килеп чыккан :
А.... Ростов, Б... Углич, В... Владимир.
2.Россиянең иң төньяк күршесе :
А... Норвегия, Б... Финляндия, В... Латвия.
3.Таллин кайсы илнең башкаласы?
А... Латвия, Б... Литва, В... Эстония.
4.Бу илләрнең кайсысы Скандинавия илләренә керми?
А... Норвегия, Б... Швецария, В... Финляндия, Г... Исландия.
5.Бенилюкс илләрен санап яз.
6.Кайсы илне мең күл иле дип атыйлар?
А... Норвегия, Б... Швеция, В... Финляндия, Г... Исландия.
7.Тюльпаннар илен тап :
А.... Голландия, Б... Швецария, В... Финляндия,
8.Атаклы әкиятчеләр бертуган Гриммнар кайсы шәһәрдән?
А.... Осло, Б.... Бремен, В.... Берн, Г...Берлин.
9.Австриянең башкаласы?
А... Вена, Б... Париж, В...Бонн.
10. Саннарга хәрефләрне дөрес туры китер, кайсы кайда урнашкан :
1)Сидней операсы а)Азия,
2)Таҗ-Махал б)Америка,
3)Мисыр пирамидалары в)Австралия,
4)Азатлык статуясы г)Африка
|
Из за большого объема этот материал размещен на нескольких страницах:
1 2 3 |


